Амелия Андерсдоттер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Амелия Андерсдоттер latin yazuında])
швед. Amelia Andersdotter
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык  Швеция[1]
Туу датасы 30 август 1987(1987-08-30)[1] (36 яшь)
Туу урыны Уппсала[d], Уппсала[d], Уппсала[d], Швеция[1]
Һөнәр төре сәясәтче
Башкарган вазыйфа рәис[d], рәис[d] һәм Аурупа парламенты депутаты[d][2]
Әлма-матер Лунд үнивирситите һәм Уппсала университеты[3]
Активлык урыны Страсбург һәм Брюссель
Сәяси фирка әгъзасы Пиратская партия Швеции[d]
E-mail mailto:amelia.hp@andersdotter.cc[4]
Рәсми веб-сайт ameliaandersdotter.eu
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 11 059
 Амелия Андерсдоттер Викиҗыентыкта

Андерсдоттер Анна Амелия Матильда Катарина (швед. Anna Amelia Matilda Katarina Andersdotter; 30 август 1987 ел, Швеция, Уппсала, Энчепинг) — швед сәясәтчесе һәм 2009 елда Швециянең Пират фиркасе исемлеге буенча Европа парламентына сайлаулы депутат.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Амелия Андерсдоттер Лунда яши һәм сайлаулар вакытында Лунд университетында икътисад һәм испан телен[5] өйрәнә. 2007 елдан 2010 елның мартына кадәр Пират партиясенең Яшь пират (инг.  Ung Pirat) яшьләр оешмасында халыкара координатор була.

Андерсдоттер фирка исемлегендә Кристиан Энгстремнан кала икенче килә һәм алынган тавышлары 2009 елның июнендә мандат алуга җитми. Әмма парламентта Лиссабон килешүен яклап ясаган чыгышынан соң, Швеция Европарламентта өстәп ике урын алгач мандатка ия була[6][7]. Кайбер илләр Евросоюзга өстәмә депутатларны дәррәү сайламаганлыктан, яңа 18 депутат, шул исәптән Андерсдоттер шунда ук парламенттагы урынын били алмый. Вазифасына рәсми керүе 2011 елның декабренә туры килә[8][9]. Андерсдоттер 21 яшендә иң яшь сайлаулы, ә 24 яшендә — Европарламентның гамәлдәге иң яшь депутаты була[10].

Лунд университеты гәҗитенә биргән интервьюсында белдерүенчә, Андерсдоттер депутат булып сайланганнан соң эш хакының бер өлешен альтруистик Attac (инг.  Attac) хәрәкәтенә һәм «халыкара амнистия»[11] хокук саклау оешмасының Ordfront нәшриятенә күчерәчәген фаразлый.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]