Америка Кушма Штатларында ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Америка Кушма Штатларында ислам latin yazuında])
Америка Кушма Штатларында ислам
Дәүләт  Америка Кушма Штатлары
 Америка Кушма Штатларында ислам Викиҗыентыкта
Бу мәкалә Ислам турында
Вашингтон Ислам үзәге

Америка Кушма Штатларында ислам (ингл. Islam in the United States, гарәп. الإسلام في الولايات المتحدة‎) ― азчылык дине. Христианлык һәм Яһүд диненнән кала, Кушма Штатларда тарафдарлары саны зурлыгы буенча өченче урында тора[1]. 2017 елда үткәрелгән тикшеренү Кушма Штатларда 2,45 миллион мөселман яшәгәнлеген күрсәткән, бу АКШ халкының гомуми саныннан (331 млн кеше, 2021 елга) 1,1 % тәшкил итә [2].

АКШта Ислам тарихы кыйтгага беренче колонистлар килү һәм Африкадан коллар китертә башлаганнан алып исәпләнә. Африкадан колониаль Америкага китерелгән колларның 10-20 % ы мөселманнардан торган[3][4][5].

XIX гасыр ахырына кадәр Төньяк Америкада ирекле мөселманнарның күпчелеге сәүдәгәрләр, сәяхәтчеләр һәм моряклар булган[4]. 1880 елдан алып 1914 елга кадәр берничә мең мөселман Кушма Штатларга Госман империясенең элекке территориясеннән һәм Британия Һиндстаныннан күченгән[6].

XIX гасырның II яртысыннан илгә Якын Көнчыгыш (Сирия, Ливан, Иордания һәм Фәлистыйн) мөселманнарының даими мөһаҗирлеге башлана. XX гасырның II яртысында АКШка Иран, Пакистан һ.б. илләр мөселманнары күчеп килә башлый.

АКШта мөселманнар саны, 1965 елда иммиграцион квоталарны гамәлдән чыгарган «Мөһаҗирлек һәм ватандашлык турында закон» кабул ителүгә бәйле рәвештә, кискен арткан[7] About 72 percent of American Muslims are immigrants or "second generation".[8][9]. XX гасыр ахырына АКШта мөселманнар саны ил халкының гомуми санының 1 % ын тәшкил итә башлаган. Америка мөселманнарының 72 % ы мөһаҗирләр яки аларның икенче буыны булып тора.

АКШта мөселманнар саны мөһаҗирләр һәм туучылар хисабына гына түгел, ә Ислам динен яңа кабул иткән кешеләр хисабына да арта бара. Кайбер галимнәр Исламны Төньяк Америкада иң тиз үсә торган дин дип саный. 2005 елда илгә күчеп килгән 96 000[10][11], 2009 елда 115 меңнән артык мөселман Кушма Штатларның законлы даими яшәүчесенә әйләнгән[12].

Мөселман җәмгыятенең төп өлеше АКШның эре шәһәрләрендә яши. Пью тикшеренү үзәге (Pew Research Center) бәясе буенча, АКШ мөселманнарның 55 % ы – сөнниләр, 16 % - шигыйлар, эре шәһәрләрдә (Атланта, Лос-Анджелес һ. б.) исмәгыйлиләр җәмгыяте оешкан [13]. АКШның кара тәнле мөселманнары арасында «Ислам милләте» оешмасы зур йогынтыга ия. 2017 елда Социаль сәясәт институты үткәргән тикшеренү нигезендә, АКШ мөселманнарының 26 % ы чыгышы буенча – ак тәнлеләр, 18 % ы – азияле, 18 % ы – гарәпләр, 9 % ы – кара тәнлеләр, 7 % ы – катнаш раса һәм 5 % ы – латин америкалы[14].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарихи күзәтү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа дөньяда(ингл.) Ислам тарихы башлану вакыты дискуссия предметы булып тора. Тарихчылар раслаганча, мөселманнар Америкага беренче тапкыр XVI гасыр башында хәзерге Нью-Мексико һәм Аризона территориясенә китерелгән. Барлык аналитиклар беренче миграция Африка колларыннан торган дигән фикердә. Кооларның күбесе көч кулланып христианлыкка күчерелгән. Госман империясе мөселманнарының башка Аурупа илләре мөһаҗирләре белән бер үк вакытта – XVII гасыр уртасында килүе документлар белән расланган. 1878 елдан 1924 елга кадәр Балкан һәм Сирия мөселманнары Иллинойс, Огайо, Мичиган, Айова һәм Дакота штатларында урнашкан. Ул чорда Ford компаниясе мөселманнарны, шулай ук афроамерикалыларны яллаган, чөнки алар аның заводларында катлаулы шартларда эшләргә риза булган. 1930-1940 елларда АКШ мөселманнары үзләренең дини йолаларын үтәү өчен мәчет төзи. Хәзерге вакытта АКШта мөселманнар саны төрле бәяләүләр буенча 3-4 миллион тәшкил итә, һәм тиздән ислам АКШта тарафдарлары саны зурлыгы буенча икенче дин булачак[15][16].

Беренче истәлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төньяк Америкада Ислам булу мөмкинлегенең иң иртә шаһитларының берсе 1528 елга карый, ул вакытта Мостафа әз-Замури(ингл.) (مصطفى الزموري) исемле Марокко колы утырган кораб хәзерге Галвестоннан (Техас штаты) ерак булмаган урында һәлакәткә юлыккан [17]. Алга таба ул һәм исән калган өч испанлы Американың көньяк-көнбатыш һәм Мексиканың эчке районнарының зур өлешен узган.

Бәйсезлек өчен көрәш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

АКШ бәйсезлеге өчен көрәш турында язмаларда берничә мөселманның АКШ армиясе ягында катнашуы искә алына: Юсуф бин Али (Көньяк Каролина), Бэмпетт Мөхәммәт [18], Питер Сәлим [19][20]

.

1777 елда Марокко солтанлыгы (солтан Мөхәммәд III бин Абдаллаһ хакимлек иткәндә) Кушма Штатларны бәйсез дәүләт буларак таныган беренче ил була [21]. Солтан президент Джордж Вашингтон белән элемтәдә булып, берничә мәртәбә хат алышкан. 1805 елның 9 декабрендә президент Томас Джефферсон үзенең кунагы Тунис илчесе Сәид Сөләйман Меллимелли (Sidi Soliman Mellimelli,) өчен Ак йортта кичке аш оештыра [22].

Билали Бен Али Мөхәммәд – 1803 елда Сапело утравына (Джорджия штаты Мэдисон округы) хәзерге Гвинея-Конакри территориясеннән килгән беренче мөселман була. Коллыкта булганда, ул дини лидер һәм аның плантациясендә яшәүче сиксәнгә якын мөселманны үз эченә алган коллар җәмгыяте җитәкчесе була. 1812 елгы сугыш вакытында Мөхәммәт һәм аның җитәкчелегендә сиксән мөселман ир-аты Сапело утравында үз хуҗасының милеген британиялеләр һөҗүменнән саклый [23]. Мөхәммәт Рамазан ае дәвамында ураза тоткан, фәс һәм кафтан киеп йөргән һәм, биш мәҗбүри намазга өстәп, мөселман бәйрәмнәрен бәйрәм итә торган булган [24]. 1829 елда Билали Бен Али Мөхәммәд ислам динен тоту кагыйдәләре, иртәнге намаз һәм намазга чакыру һәм тәһарәтләнү тәртипләре турында унөч битлек Гарәп ризаләсен язган. «Бинали документы» буларак танылып, хәзерге вакытта ул Атенс шәһәр-округында урнашкан Джорджия университетында саклана.

1785 елдан 1815 елга кадәр Алжирда йөздән артык Америка диңгезчесе алардан акча алу максатыннан тоткарлана. Аларның кайберләре соңрак үзләренең әсирлектә булган тәҗрибәсе турында истәлекләр яза, алар америкалыларның күбесенә гарәп дөньясы һәм мөселман гореф-гадәтләре турында беренче күзаллау бирә, һәм газеталар алар турында еш искә төшергән. Фикерләр, гомумән алганда, тискәре була. Ройалл Тайлер (Royall Tyler) кол сату белән шөгыльләнгән һәм үзе дә бәрбәр пиратлары тарафыннан әсир ителгән Америка табибының тормышын сурәтләгән «Алжир әсире» романын (The Algerine Captive, 1797) яза. Ниһаять, президентлар Джефферсон һәм Мэдисон Америка флотын пиратларга каршы торырга җибәргәннәр һәм 1815 елгы Беренче бәрбәр сугышы вакытында пиратлар җиңелгән [25][26][27].

XIX гасыр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1865 елның 4 апрелендә иртән, АКШ Ватандашлар сугышы ахырына якынайганда, полковник Дж. Томас М. Джонстон кул астындагы Союз гаскәрләре Алабама университетына ут төртә; университетның бер хезмәткәре Коръән күчермәсен уттан саклап кала [28].

Америкада Гражданнар сугышы вакытында якынча 292 мөселман Союзның кораллы көчләрендә хезмәт иткән [29]. Алар арасында Персиядә туган, Әфганстанда үскән һәм Кушма Штатларга эмиграцияләгән Мөхәммәд Хан (Mohammed Kahn) да була [30]. Союз армиясендә иң югары хәрби дәрәҗәгә мөселман офицеры – капитан Мозес Осман (Moses Osman) ия булган [29]. Николас Сәид (1836 елда туган), элеккеге гарәп остасы колы, 1860 елда Кушма Штатларга килеп, Детройтта укытучы эшен таба. 1863 елда Сәид Кушма Штатлар армиясенең 55нче Массачусетс төсле полкында хезмәт итә һәм сержант дәрәҗәсенә күтәрелә. Соңрак аны хәрби госпитальгә күчерәләр, анда ул медицинадан кайбер белемнәр ала. Аның армия документларында 1882 елда Браунсвиллда, Теннесси штатында вафат булуы язылган [31]. Гражданнар сугышында катнашкан тагын бер мөселман солдаты – армиядә йөк ташучы булып эшләгән Африка кешесе Макс Хәсән (Max Hassan) [32].

Исламны кабул иткән, Смирнада туган грек/сирияле Филипп Тедроны (үзен Хаҗи Али дип атаган) 1856 елда Аризона һәм Калифорниядә дөяләр көтү өчен Кушма Штатлары кавалериясе яллаган [33][34]. Соңрак ул Аризонада алтын эзләүче булган. 1903 елда вафат [31].

Гертрудис Серна & Хаҗи Али (Hi Jolly).

АКШта Гражданнар сугышы вакытында Төньякның «яндырылган җир» сәясәте чиркәү, ферма, мәктәп, китапханә, колледжлар һәм башка күп кенә мөлкәтне юкка чыгарган. Алабама университеты китапханәчеләре үз китапханә биналарының җимерекләре арасында бер китапны саклап кала алган. 1865 елның 4 апрелендә иртән Федераль гаскәрләр университетны юк итәргә дигән боерык белән кампуска килеп җиткәндә, профессор һәм китапханә сакчысы Андрей Делоффр командирга Көньякта иң яхшы китапханәләрнең берсе булган әлеге уку йортын саклап калу үтенече белән мөрәҗәгать итә. Мөрәҗәгать кире кагыла. Офицер вакыйганы хәтерләтеп торсын өчен бер китапны саклап калырга рөхсәт бирә, әлеге китап Коръән булып чыга [35].

Александр Рассел Уэбб(ингл.) ― 1888 елда ислам динен кабул иткән иң беренче инглиз-америкалы дип санала. 1893 елда ул дөнья диннәренең беренче парламентында бердәнбер ислам вәкиле була [36]. Россиядә туып-үскән язучы һәм мөселман галиме Әхмәд Абдулла (Александр Николаевич Романов, 1881-1945) Американың тагын бер күренекле мөселманы булган [37].

1891 елда АКШ Югары суды мөселманнарның башка диндәге кешеләргә, бигрәк тә христианнарга дошманый карашта булуын ассызыклый [38]. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында дистәләгән мөселман мөһаҗирләр АКШ портларында тоткарланып, кире борып җибәрелә [39].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Religious Composition by Country, 2010 2016 елның 29 март көнендә архивланган. Pew Research (Washington DC, April 2015)
  2. New estimates show U.S. Muslim population continues to grow (January 3, 2018).
  3. Tweed, Thomas A.. Islam in America: From African Slaves to Malcolm X. National Humanities Center.
  4. 4,0 4,1 Manseau, Peter. The Muslims of Early America, The New York Times (February 9, 2015). «An estimated 20 percent of enslaved Africans were Muslims, and many sought to recreate the communities they had known.»
  5. Curtis, Muslims in America, p. 119
  6. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок curtis не указан текст
  7. Muslim Immigration After 1965. Carleton College.
  8. The Future of the Global Muslim Population. The Pew Forum on Religion & Public Life (January 27, 2011).
  9. Wilgoren, Jodi. A Nation challenged: American Muslims; Islam Attracts Converts By the Thousand, Drawn Before and After Attacks, The New York Times (October 22, 2001).
  10. Elliott, Andrea. Muslim immigration has bounced back, Seattle Times (September 10, 2006).
  11. Migration Information Source – The People Perceived as a Threat to Security: Arab Americans Since September 11. Migrationinformation.org.
  12. "The Global Muslim Population: Projections for 2010–2030 2013 елның 30 июль көнендә архивланган." The Pew Research Center. January 27, 2011.
  13. Muslims and Islam: Key findings in the U.S. and around the world.
  14. American Muslim Poll 2017: Key Findings | ISPU (en-US), Institute for Social Policy and Understanding (March 21, 2017).
  15. Islam In America | History Detectives | PBS.
  16. The Puritans, vol 1, p. 225. Perry Miller and Thomas H. Johnson, eds.
  17. Manseau, Peter. The Muslims of Early America, The New York Times (February 9, 2015).
  18. Curtis, Edward E (2010). Encyclopedia of Muslim-American History. ISBN 9781438130408. https://books.google.com/books?id=owZCMZpYamMC&q=Yusuf+ben+Ali+and+Bampett+Muhamed&pg=PA561. Retrieved March 5, 2015. 
  19. Southwick, Albert B. (August 26, 2010). Exploring Peter Salem's roots.
  20. Samory, Rashid (2013) (in en). Black Muslims in the US: History, Politics, and the Struggle of a Community. Palgrave Macmillan. p. 78. ISBN 9781137337511. https://books.google.com/books?id=lR40AAAAQBAJ&pg=PA78. Retrieved December 18, 2015. 
  21. Capitalizing on the Morocco-US Free Trade Agreement: A Road Map for Success. ISBN 9780881325812. https://books.google.com/books?id=15OtZv_x9bMC&pg=PA1. Retrieved March 5, 2015. 
  22. Thomas Jefferson's Iftar, U.S. Department of State, July 29, 2011, archived from the original on March 5, 2013, retrieved February 12, 2013  Unknown parameter |url-status= ignored (help)
  23. Amir Muhammad (November 25, 2009). «History of American Muslims (2)». Middle East Studies Online Journal.
  24. Muslim roots of the blues 2011 елның 25 май көнендә архивланган., Jonathan Curiel, San Francisco Chronicle August 15, 2004
  25. Robert Battistini, "Glimpses of the Other before Orientalism: The Muslim World in Early American Periodicals, 1785–1800," Early American Studies Spring 2010, Vol. 8#2 pp. 446–74
  26. "Savages of the Seas: Barbary Captivity Tales and Images of Muslims in the Early Republic," Journal of American Culture Summer 1990, Vol. 13#2 pp. 75–84
  27. Frank Lambert, The Barbary Wars: American Independence in the Atlantic World (2007)
  28. Copy of Quran only book saved from Union's 1865 burning of UA.
  29. 29,0 29,1 Encyclopedia of Muslim-American History. New York: Facts on File. 2010. p. 561. ISBN 9781438130408. https://books.google.com/books?id=owZCMZpYamMC&pg=PA561. 
  30. Mersiovsky, Kate (June 23, 2017). Private Mohammed Kahn: Civil War Soldier. The National Archives NARAtions.
  31. 31,0 31,1 History of Muslims In America. Talkingaboutislam.com. әлеге чыганактан 2012-03-24 архивланды. 2022-03-20 тикшерелгән.
  32. 1800s. Muslims In America. әлеге чыганактан 2011-12-01 архивланды. 2022-03-20 тикшерелгән.
  33. Brief History of Islam in North America. әлеге чыганактан 2011-12-12 архивланды. 2022-03-20 тикшерелгән.
  34. SKSM.edu 2010 елның 27 ноябрь көнендә архивланган., History of Islam in the United States.
  35. Ishaq Zahid. American Muslim History. Islam101.com. әлеге чыганактан 2011-12-09 архивланды. 2022-03-20 тикшерелгән.
  36. M'Bow, Amadou Mahtar; Kettani, Ali (2001). Islam and Muslims in the American Continent. Beirut: Center of Historical, Economical and Social Studies. p. 109. 
  37. Edward E. Curtis, Encyclopedia of Muslim-American History, Facts on File, Inc., 2010, p. 198
  38. In re Ross, 140 U.S. 453 (1891) (ингл.), Justia Law.
  39. America banned Muslims long before Donald Trump (en).