Америка Кушма Штатларында Һинд дине

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Америка Кушма Штатларында Һинд дине latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Американың Һинд дине гыйбадәтханәләре
Шива-Вишну Гыйбадәтханәсе, Ливермор, Калифорния
Питтсбург, Пенсильвания янында Шри Венкатешвара Гыйбадәтханәсе
Робинсвилль, Нью Җерсида BAPS Шри Сваминараян Мандиры
Американ Һиндулар
Тулаем халык 2230000 (2014), АКШ халкының 0,7%-ы, Пью Ресеч Үзәге
Дин агымнары Санатани, Арья Самадж, Брахмо Самадж, Һаре Кришна, Адвайта Веданта, Бали Һинд дине, Нео-Веданта, Сваминараян Сампрадая, Һинд дине деноминацияләре
Телләр Санскрит, Пракрит, Пали (дини текстлар һәм догалар өчен), Инглиз теленең Америка диалекты, Инглиз теленең Британия диалекты, Һиндстан Инглиз теле, Һиндстан Француз теле, Португал теле, Нидерланд теле, Хинди, Малаялам, Бенгалия теле, Тамил теле, Пәнҗаби теле, Гуҗарати теле, Кашмири теле, Синдхи теле, Догри, Каннада, Ория, Кутчи, Телугу, Тулу, Ассам теле, Конкани, Ладакхи, Непали, Маратхи, Пашто, Дзонгха, Бирма теле, Сингал теле, Индонезия теле, Ява теле, Бали теле, Кариб Хиндустани, Кариб Инглиз теле, Сранан Тонго, Маврикий Креол теле, Маврикий Бходжпури, Фиджи Хинди, башка Һиндстан телләре


Һинд дине Америка Кушма Штатларында азчылык дине; Һинд дине Америкалылар 2014 елда АКШ халкының фараз ителгәнчә 0,7%-ын тәшкил иткән.[1] 2017 елда, Америкалы Һинд дине тарафдарлары АКШ халкының фараз ителгәнчә 0,7%-ын тәшкил иткән, артыш бер миллион булган.[2] Америка Һинд дине тарафдарларының күпчелеге Көньяк Азиядән булган, күбесенчә Һиндстаннан, Непалдан, Шри Ланкадан, һәм Бангладештан, кайберәүләр Бутаннан, Мальдивлардан, Әфганстаннан, Пакистаннан һәм Мьянмадан, Индонезиядән (күбесенчә Бали), Кариблардан (күбесенчә Тринидад һәм Тобаго, Гайяна, Суринамнан, һәм Ямайкадан), Фиджидан, Африкадан (күбесенчә Көньяк Африкадан һәм Көнчыгыш Африкадан һәм Маврикийдан һәм башка илләрдән һәм шул илләрдән килгәннәрнең токымнары. Шуңа өстәп, Америка Кушма Штатларында күпсанлы Һинд диненә күчкәннәр бар. 19-ынчы гасыр дәвамында Һинд дине тарафдарларының аерым сәяхәтләре булып, Америка Кушма Штатларында Һинд дине 1965 ел Иммиграция һәм Гражданлык Актын кабул ителгәнчә бик чикле саннарда булган. Хәзерге вакытта Американ Һинд дине тарафдарлары Америка Кушма Штатларының дини җәмәгатьләре арасында иң югары белемгә ия, гәрчә бу белемле Һиндуларга форсат күрсәтүче иммиграция сәясәтенә күрә булса да.[3][4] Һинд диненең күп концепцияләре, мәсәлән, карма, реинкарнация һәм йога мэйнстрим Америкада гомуми кулланыла.[5]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Америка Кушма Штатлары Дәүләт Департаментының International Religious Freedom Report 2004 мәгълүматы буенча 1,5 миллион Һинд дине тарафдары булган, бу тулаем халыкның 0,5%-ы булган. АКШ-ның Һинд динен тотучы халкы дөньяда 8-енче урында тора; Азия Американнарның 10%-ы, алар бергә АКШ-ның 5,8%-ын тәшкил итәләр Һинд дине тарафдарлары.[6]

Статистика буенча АКШ-та Америка Һиндуларның барлык диннәр арасында белем дәрәҗәсе һәм йорт кереме иң югары һәм аларның аерылу дәрәҗәләре түбәнрәк. Американ Һиндуларның 48%-ының югары белеме бар.[7][8] Пью Ресеч Үзәге өйрәнүе буенча 2012 елда, Американ Һиндуларның 48%-ының кереме $100,000 яки күбрәк булган, ә 70%-ының кимендә $75,000 булган.[3][4]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Анандибаи Джоши Америка туфрагына баскан беренче Һинду хатыны булган дип фаразлана, ул Нью-Йоркка 19 яшендә 1883 елның июненда килгән. Ул 1886 елның 11 Мартында Пенсильваниянең Хатын-Кызлар өчен Медицина Колледжын медицина докторы дәрәҗәсе белән тәмамлаган, ул Көньяк Азия чыгышлы АКШ-да Көнбатыш медицина буенча беренче хатын-кыз булган. Джоши Һиндстанга 1886 ел ахырында кайткан, әмма кайткач беричә ай узгач вафат булган.[9]

1893 елда Чикагода Диннәр Парламенты Платформасында Свами Вивекананда

Һинд дине мәсьәләләре турында беренче төп бәхәс 1893 елда Чикагода Свами Вивекананданың Дөнья Диннәр Парламентына мөрәҗәгате булган. Ул АКШ-да ике ел уздырган, берничә шәһәрдә лекцияләр укыган, мәсәлән, Детройтта, Бостонда һәм Нью-Йоркта. 1902 елда Свами Рама Тиртха АКШ-ына ике ел дәвамына килгән һәм Веданта фәлсәфәсе буенча лекцияләр укыган.[10] 1920 елда Парамаханса Йогананда Һиндстанның Бостонда Халыкара Дини Либераллар Халыкара Конгрессында делегат булган.

1965 елга кадәр, Америка Кушма Штатларына Һиндуларның иммиграциясе бик кечкенә һәм аерым булган, 1965 елга кадәр илле меңнән азрак Һиндле күчкән. Бу иммигрантларның күбесе Пәнҗаби Сикхлар булган, аларга Американнар дөрес түгел итеп "Һинду"лар дип эндәшкән, шулай ук кайбер рәсми документларда булган.[11] 1907 елның 5 сентябренда Беллингам, Вашингтонда Беллингам Фетнәләрендә АКШ-та Һиндлеләр һәм Һинд дине тарафдарларына аз түземлелек булганны күрсәткән. 1923 ел АКШ-га каршы Бхагат Сингх Тинд эшендә, Югары Мәхкәмә Тинд һәм башка Көньяк Азиялеләр 1790 ел федераль законы буенча ак иммигрантлар гына гражданлык өчен мөрәҗәгать итә алган һәм алар "ирекле ак шәхесләр" булмаган.[12] 1924 ел Иммиграция Акты Якын Көнчыгышлылар һәм Һиндлеләр кебек Азиялеләрнең иммиграциясен тыйган. Бу алга таба Һиндлеләрне Америка Кушма Штатларына иммиграцияләүдән тоткарлаган.[13] Мондый чараларга карамастан, кайбер кешеләр, һөнәр ияләрен кертеп, 1965 ел Иммиграция һәм Гражданлык Хезмәтләре Акты кабул ителгәч калганнар һәм эшләгәннәр. Шулар санына Браминнар да кергәннәр, алар бу дин турында белмәгән кешеләр арасында бу дин турында белемне таратканнар. 1960 еллар дәвамында Һинду укытучылары АКШ контр-мәдәниятендә резонанс тапканнар, бу күп җәмгыятьләр барлыкка килүенә китергән, шулар арасында Свами Прабхупада нигезләгән Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте булган. Контр-мәдәният кешеләренә Рам Дасс, Джордж Һаррисон һәм Аллен Гинзберг кергән алар АКШ-та Һинд динен таратуда әһәмиятле булганнар. Рам Дасс Ричард Альперт исемле Һарвард профессоры булган һәм Һарвардтан эштән китәргә мәҗбур булгач массакүләм мәгълүмат бирү чараларныда аның турында күп сөйләнде. Ул Һиндстанга сәфәр кылган һәм Ним Кароли Бабадан өйрәнгән һәм Көнбатышка кайтып Һинду укытучысы булып исемен Рам Дасска үзгәрткән, бу Рамның хезмәтчесе дигәнне аңлата (Һинду Ходайларның берсе). Рам Дассның өйрәнчеге, Кришна Дас(Джеффри Кагел) алтмышынчы елларда тормышын Һинд диненә багышлаган һәм хәзер рухи шигырьләр һәм изге мантраларны җырлап күп CD-лар эшли. Ул бик уңышлы булган һәм йога йолдызы буларак танылган. Ул Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте Свами Прабхупаданың тугърысы булган. Джордж Һаррисон шигырьләрендә "Һаре Кришна"(мантрасы) булган җырларны яздыра башлаган һәм шул вакытта АКШ-та яшьләр арасында Һинд динен таратуда зур роль уйнаган. Howl-ның авторы Аллен Гинзберг алтмышынчы елларда Һинд динен тоткан нык тоткан кеше буларак билгеле һәм ул 1967 елда "Ом" мантрасын сәгатьләр буена җырлаган. Башка әһәмиятле Һинд дине Һиндлеләре Чинмой һәм Махариши Махеш Йоги булган.

2000 елның сентябренда, Америка Кушма Штатлары Конгрессының сессиясе Санскрит телендә дога белән башланган (кайбер Хинди һәм Инглиз сүзләре өстәлгән), аны Венкатчалапати Самудрала укыган, бу Һиндстан Премьер Министрын Атал Бихари Ваджпайины сәламләү өчен эшләнгән булган. Бу тарихи ишарә Оһайо Конгрессмены Шеррод Браунның инициативасы булган ул Парма, Оһайодан Шива Вишну Һинду Гыйбадәтханәсеннән Һинду каһинен чакырырга дип мөрәҗәгать иткән.[14] Башка Һинду догасы АКШ Сенатында 2007 елның 12 июленда Раджан Зед тарафыннан укылган булган, бу Невададан Һинду капеллян.[15] Аның догасын үзләрен "Христиан патритолар" дип әйткән бер пар һәм аларның кызы тарафыннан бүлдерелгән булган.[16] In October 2009, President Barack Obama lit a ceremonial Diwali lamp at the White House to symbolise victory of light over darkness.

92 323 Бутаннан качак АКШ-ка 2008 елдан бирле янә яши башлаганнар (2017 елның Февралена) һәм даимән тагын күбрәк Бутан качаклары АКШ-да яши башлаганнар. Һинд дине АКШ-да төпләнгән Бутан качакларының төп дине.[17][18]

Америка Кушма Штатлары президенты Барак Обама Мэрилендта, Ланһамда Шри Шива Вишну Гыйбадәтханәсеннән Һинд дине каһиненнән кызыл шәлне кабул итә. (Октябрь 2009)

Һинд дине гыйбадәтханәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Веданта Җәмгыяте 1906 елдан бирле АКШ-та иң иртә гыйбадәтханәләрне төзү өчен җаваплы булганнар, әмма алар формаль гыйбадәтханәләр булмаган. АКШ-та иң элек традицион мандир ул Шива Муруган Гыйбадәтханәсе, Конкорд, Калифорния (1957)[19] ул Паланисами Гыйбадәтханәсе буларак мәгълүм, ул җәмәгать яки сайланган әгъзалар тарафыннан җитәкләнә. Флашинг, Нью Йорк шәһәрендә Төньяк Америка Һинду Гыйбадәтханәләр Җәмгыятенең Маха Валлабха Ганапати Девастанам 1977 елның 4 июленда изгеләштерелгән булган. Күптән түгел генә бу гыйбадәтханәне гаять зурайтканнар һәм яңартканнар. .[20]

Хәзер АКШ-да 450-дән артык Һинд дине гыйбадәтханәсе бар,[21] алар бөтен ил буенча таралган, аларның күпчелеге көнчыгыш ярда урнашкан һәм Нью-Йорк төбәге тирәсендә үзәкләшкән, шул төбәктә генә 135-дән артык Һинд дине гыйбадәтханәсе бар,[22] аннан соң килүче иң зур сан - ул Техас, анда 28 Һинд дине гыйбадәтханәсе бар.[23] and Massachusetts with 27 temples.[24]

Башка мәшһүр гыйбадәтханәләргә Малибу Һинду Гыйбадәтханәсе тора, ул 1981 елда төзелгән һәм Калабасаста урнашкан, ул Көньяк Калифорниянең Һинду Гыйбадәтханәсе Җәмгыятенә карый. Гыйбадәтханә Малибу, Калифорния янында. Моннан кала, ил буенча берничә шәһәрдә Сваминараян гыйбадәтханәләре бар, аларның тарафдарлары күп.Калып:Citation needed

Техаста иң иске Һинду Гыйбадәтханәсе ул Шри Разешвари Радха Рани гыйбадәтханәсе Остин, Радха Мадхава Дамда.[25] Гыйбадәтханә Джагадгуру Крипалу Махарадж тарафыннан нигезләнгән һәм Көнбатыш Ярымшарында иң зур Һинду Гыйбадәтханә комплексларының берсе,[26] and the largest in North America.[27][28][29]

Көньяк Флоридада, Тампада, Шри Вишну Гыйбадәтханәсе 160 еллар элек нигезләнгән булган.

Понтиак, АКШ-та, Парашакти Гыйбадәтханәсендә Шакти Алиһәсе

[30] "Шакти" Алиһәсен "Бөек Илаһи Ана" дип атыйлар. Гыйбадәтханәне Доктор Джи Кришна Кумар тирән "Ади Шакти"ның медитатив кундалини тәҗрибәсендә 1994 елда күргән.[31]

Робинсвиль, Нью-Джерсида Акшардам АКШ-да иң зур таш Һинд дине гыйбадәтханәләрнең берсе.[32]

Һинд Америка Мәдәни Үзәге 2002 елның 9 Мартында, Меррилвиль, Төньяк-көнбатыш Индианада ачылган булган. 2010 елның 18 июненда гыйбадәтханә тәмамланган һәм ачылган булган, Bharatiya Temple of Northwest Indiana. Бу гыйбадәтханә Мәдәни Үзәккә янәшә урнашкан. Гадәттә Һинд динендә төрле секта төркемнәре бер гыйбадәтханәдә дога кылмыйлар. Бхаратия Гыйбадәтханәсендә аермалы буларак төрле секта төркемнәренә бергә дога кылырга рөхсәт ителә. Бхаратия Гыйбадәтханәсендә дүрт төрле Һинду төркеме бар, һәм шулай ук Джайн төркеме бар.[33]

Бу исемлеккә АКШ-да барлык Һинд дине гыйбадәтханәләре кертелмәгән, чөнки алар бик күп.

Искәрәмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өстәмә әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок religions.pewforum.org не указан текст
  • http://ummid.com/news/2015/May/13.05.2015/hindu-muslim-population-in-us.html
  • 3,0 3,1 Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Hindu-Americans Rank Top in Education, Income. 2012 елның 1 декабрь көнендә тикшерелгән.
  • 4,0 4,1 Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Hindu-Americans Rank Top in Education, Income. 2012 елның 1 декабрь көнендә тикшерелгән.
  • Americans turn to Hindu beliefs, The Times Of India (August 18, 2009). Тикшерелде 1 декабрь 2012.
  • Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Asian Americans: A Mosaic of Faiths. The Pew Forum on Religion & Public Life. Pew Research Center (19 July 2012). 2012 елның 13 октябрь көнендә тикшерелгән.
  • Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Study Shows, Hindus Have Lowest Divorce Rate and Highest Education Level in America. The Chakra (June 13, 2011). 2012 елның 28 май көнендә тикшерелгән.
  • Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. US Hindus have higher education and lowest divorce rate. The Global Indian. 2012 елның 28 май көнендә тикшерелгән.
  • Historical Photos Depict Women Medical Pioneers, Public Radio International (12 July 2013). Тикшерелде 29 октябрь 2013.
  • Arora, R.K. (1978), Swami Ram Tirath, his life and works, page 56, Rajesh Publications, New Delhi, India
  • Chan, Sucheng. Asian Americans: An Interpretive History. pp. 75. 
  • (2015) «British Imperialism, the Indian Independence Movement, and the Racial Eligibility Provisions of the Naturalization Act: United States v. Thind Revisited». Georgetown Journal of Law & Modern Critical Race Perspectives 7: 1–42.
  • Mann, Numrich, Williams, Gurinder, Paul, Raymond (2007). Buddhists, Hindus and Sikhs in America : A Short History. Cary, NC, USA: Oxford University Press. pp. 44–45. 
  • For the first time, a Hindu priest will pray before US Congress, rediff.com, 14 September 2000.
  • Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. California Senate opened with Hindu prayer for first time. Asian Tribune (29 август 2007). 2008 елның 24 июль көнендә тикшерелгән.
  • Boorstein, Michelle. Hindu Groups Ask '08 Hopefuls to Criticize Protest, The Washington Post (2007-07-27).
  • Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Nepali-speaking Bhutanese (Lhotsampa) Cultural Profile. 2015 елның 5 март көнендә тикшерелгән.
  • https://thehimalayantimes.com/nepal/where-in-earth-have-been-bhutanese-refugees-from-nepal-resettled/
  • Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Hinduism in America. 2015 елның 12 октябрь көнендә тикшерелгән.
  • Official website of the Flushing temple.
  • Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Hari Iyer. Global Hindu Temples directory ~ 2000 Temples in 50 + countries. - All Hindu Temples - America. All Hindu Temples. 2015 елның 5 март көнендә тикшерелгән.
  • Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Hari Iyer. Global Hindu Temples directory ~ 2000 Temples in 50 + countries. - All Hindu Temples - New York - America. All Hindu Temples. 2015 елның 5 март көнендә тикшерелгән.
  • Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Hari Iyer. Global Hindu Temples directory ~ 2000 Temples in 50 + countries. - All Hindu Temples - Texas - America. All Hindu Temples. 2015 елның 5 март көнендә тикшерелгән.
  • Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Hari Iyer. Global Hindu Temples directory ~ 2000 Temples in 50 + countries. - All Hindu Temples - Massachusetts - America. All Hindu Temples. 2015 елның 5 март көнендә тикшерелгән.
  • India today international. Volume 1, Issues 1–8. Living Media International. 2002.
  • Vedic Foundation Inaugurated at Barsana Dham, Austin 2011 елның 18 август көнендә архивланган.. Retrieved Dec 15th, 2011.
  • Ciment, J. 2001. Encyclopedia of American Immigration. Michigan: M.E. Sharpe
  • Hylton, H. & Rosie, C. 2006. Insiders' Guide to Austin. Globe Pequot Press.
  • Mugno, M. & Rafferty, R.R. 1998. Texas Monthly Guidebook to Texas. Gulf Pub. Co.
  • Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Parashakthi (Eternal Mother) Temple. 2012 елның 23 март көнендә төп чыганагыннан архивланган.]]
  • Honoring the eternal Divine Mother (2011-12-30).
  • PHOTOS: Stunning Hindu temple in New Jersey is one of the largest in America
  • Pati, George. «Temple and Human Bodies: Representing Hinduism». International Journal of Hindu Studies 15 (2): 191–207. DOI:10.1007/s11407-011-9103-x. Проверено 30 January 2014.