Амнайялар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Амнайялар latin yazuında])

Амнайялар  Һинд диненең Тантра мәктәбенең изге язмалары булып тора. Амнайя (आम्नाय) ул Санскрит сүзе, аның мәгънәсе кабатлаудан килеп чыккан изге традиция яки хәтергә багышланган нәрсә.[1] Амнайя (आम्नाय) Һинд диненең Агама язмаларының Каула классификациясенә карый, күбесенчә Шайвизм һәм Шактизм эчендә Кула традициясенә караган тантралар. Дүрт амнайяларның чыганакларда, мәсьәлән, Кубҗикамтатантра, Мантханабхайраватантра (йогакханда) һәм Самкетанаддһати кебек иң борынгы һәм киң танылган төркемләштерелүе бар. Бу дүрт амнайя, һәрберсе юнәлеш һәм юга белән тәңгәл килә:

  1. Пурвамнайя(көнчыгыш доктрина, Крита-Юга),
  1. Дакшинамнайя (көньяк доктрина, Трета-Юга),
  1. Уттарамнайя(төньяк доктрина, Двапара-Юга),
  1. Пашчимамнайя(көнбатыш доктрина, Кали Юга).

Шулай да,амнайяларның башка төркемләштерелүләре бар, биштән алтыга кадәр, алар бик серле булып тора.[2] Урдһвамнайя Өстә Чирек һәм Ануттарамнайя, Тышта Чирек  бишенче һәм алтынчы серле Амнайя булып тора. Тантралар буенча алты Амнайя Ходай Шиваның алты йөзе булып тора. Боларның дүртесе җиңел ачыла, әмма бишенче һәм алтынчы йөз качырылган һәм серле булып тора.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. {{Cite web|url=http://www.hindupedia.com/en/%C4%80mn%C4%81ya%7Ctitle=Āmnāya - Hindupedia, the Hindu Encyclopedia|website=www.hindupedia.com}}
  2. {{Cite web|url=https://www.wisdomlib.org/definition/amnaya%7Ctitle=Amnaya, Āmnāya: 5 definitions|date=February 26, 2015|website=www.wisdomlib.org}}
  3. {{Cite web|url=https://www.kamakotimandali.com/srividya/amnaya.html%7Ctitle=Srividya Amnaya Krama|website=www.kamakotimandali.com}}