Амо Сагиян

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Амо Сагиян latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Амо Сагиян
Hamo Sahyan.JPG
Туган 14 апрель 1914(1914-04-14)
Лор[d], Әрмәнстан[1]
Үлгән 17 июль 1993(1993-07-17)[2] (79 яшь)
Ирәван, Әрмәнстан[3]
Күмү урыны Могила Амо Саяна[d] һәм Комитас исемендәге пантеон[d]
Яшәгән урын Бакы
Ирәван
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Россия империясе
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Armenia.svg Әрмәнстан
Әлма-матер Азербайджанский государственный педагогический университет[d]
Һөнәре шагыйрь, тәрҗемәче
Эш бирүче Авангард[d], Возни[d] һәм Гракан терт[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Համո Սահյանի գերեզմանը, ArmAg.jpg
Hamo sahyan signature.png

Commons-logo.svg Амо Сагиян Викиҗыентыкта

Амо Сагиян (әрм. Համո Սահյան, чын исеме Амаяк Саакович Григорян; 1914 елның 14 апреле, Лор — 1993 елның 17 июле, Ереван) — Совет һәм әрмән шагыйре[4].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1914 елның 14 апрелендә Россия империясенең Лор авылында (соңрак — Әрмән ССРның Сисиан районы, хәзер — Әрмәнстанның Сюникс өлкәсе) крестьян гаиләсендә туа.

Туган ягында башлангыч белем алганнан соң укуын Бакыда дәвам итә, анда урта белем ала, ә Бөек Ватан сугышы алдыннан Бакы педагогика институтының (хәзер Азәрбайҗан дәүләт педагогика университетының) лингвистика бүлеген тәмамлый. 1939—1941 елларда Бакыда «Совет язучысы» журналында әдәбиятчы булып эшли. Сугышта катнаша, Каспий флотилиясендә хезмәт итә.

Сугыштан соң әрмән язучысы Стефан Зорьян чакыруы буенча Ереванга килә һәм күпмедер вакыт аның өендә яши. Ереванда гомер азагына кадәр яши һәм эшли. СБКФ әгъзасы, 1946 елдан КПСС.

1993 елның 17 июлендә Ереванда вафат була. Комитас исемендәге Пантеонда җирләнә[5].

Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе һәм Почёт Билгесе орденнары белән бүләкләнә. Әрмән ССР Дәүләт премиясе лауреаты (1975 ел, «Սեզամ, բացվիր» — «Сезам, ачыл» шигырьләр җыентыгы өчен).

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Амо Сагиян 1930 елларда бастыла башлый. 1939 елдан ССРБ язучылар берлеге әгъзасы.

Аның «Воротан ярында» исемле беренче шигырь җыентыгы 1946 елда чыга. Аннан соң «Биеклектә» (1955), «Яшел тупыл» (1959), «Армения җырларда» (1962), «Кояш батуы алдыннан» (1963), «Кыялар җыры» (1968), «Елларым минем» (1970), «Чакыр, торна!»(1973) һәм башкалар дөнья күрә.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ереванның Арабкир административ районы һәм 70 нче Ереван мәктәбе урамнарының берсе Амо Сагиян исеме белән аталган.
  • Сисиан шәһәрендә аңа һәйкәл куелган.
  • 1975 елда рәссам Грант Степанян Егише Чаренц исемендәге әдәбият һәм сәнгать музеенда урнашкан Амо Сагиян портретын яза.
  • 2007 елда Еревандагы Касьян урамында мемориаль такта (скульптор Гетик Багдасарян) куела.
  • 2014 елның 14 апрелендә шагыйрьнең туган авылында аның 100 еллыгы уңаеннан музей-йорт ачыла.
  • 2014 елда аның хөрмәтенә Әрмәнстанның почта маркасы чыгарыла.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Левон Мкртчян. Разговоры с поэтом. Ереван, Советакан грох, 1984.
  • Бодосян С. С. Лирика десятилетия (1958—1968), Ер., 1970.
  • Тамразян Г. На литературных путях, М., 1973, с. 250—54.
  • Агабабян С. Современность и литература, М., 1973, с. 57—66.
  • Армянская Советская Энциклопедия, том 10, Ереван, 1984.
  • Рунин Б., «Больше смелости — больше дерзаний»// «Лит. газета», 1956, 31 мая.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]