Аналыктан тыш йөклелек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аналыктан тыш йөклелек latin yazuında])
Аналыктан тыш йөклелек
Сурәт
Саклык белгечлеге акуширлык[d] һәм хатынкызбелем[d]
Симптомнар Эч авыртулары
Дәвалануда кулланыла торган дару Мифепристон[d][1] һәм метотрексат[d][2]
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/ectopic_pregnancy[3][4]
ICD-9-CM 633[5][6], 633.9[5][6], 633.90[6] һәм 633.8[6]
ICPC 2 идентификаторы W80
NCI Thesaurus идентификаторы C34945[5]
 Аналыктан тыш йөклелек Викиҗыентыкта

Табигый юл белән аталану процессы, ягъни сперматозоид белән күкәй күзәнәкнең кушылуы, билгеле булганча, аналык көпшәсендә башкарыла.

Шуннан соң бүленә башлаган күзәнәкләр аналыкка үтә. Мәгълүм ки, аналыкта яралгы үсү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Аталанган күкәй күзәнәк аналык көпшәләренең берсендә тоткарланып, аналык куышлыгына эләкмәскә дә мөмкин. Мондый очракта аналыктан тыш йөклелек күзәтелә, яралгы аналык көпшәсендә урнаша. Бүгенге көндә андый очраклар авырга узуларның гомуми саныннан 5 процент тәшкил итә. Әни булырга җыенган хатын-кызның аналыктан тыш йөккә узуы, аның аналыгына яисә бәвел куыгына инфекция эләккән, аналык көпшәләре тумыштан ук үзенчәлекле булып үскән, аналык көпшәләрендә яман булмаган шеш, эндометриоз (аналыкның лайлалы тышчасына охшаш тукыма башка әгъзаларда барлыкка килү) белән чирләгән һәм элегрәк аборт ясатканы булган очракларда күзәтелә. Әлеге сәбәпләрнең һәркайсы аналык көпшәләрен тарайта һәм аларның үткәрүчәнлекләрен киметә.

Хатын-кызларның күпчелеге, балага узмас өчен, аналыкка спираль куйдыруны кулайрак саный. Әмма алар хуплаган әлеге ысул да шушы ук фаҗигагә китерергә мөмкин. Аналыктан тыш йөккә узганда, гади йөклелек чорындагыча, беренче айларда ук күрем килү туктала, аппетит югала, күңел болгана, косасы килә башлый, сөт бизләре үсеп китә. Корсак асты тирәсе вакыт-вакыт сызлап авырта. Мондый йөклелек 6-8 атнадан өзелә. Кайбер очракта аналык көпшәләрендәге яралгыга аборт ясала.

Йөклелекнең аналыктан тыш икәнлеге иртәрәк ачыкланмаса, яралгы зурая башлагач, аналык көпшәләре шартлый. Бу вакыт корсак астыннан эч авырта, хатын-кызның хәле китә, йөзе агарына, ул тирләп чыга, хәтта аңын да югалта. Көпшәләр шартлагач, тиз арада хирургик ярдәм күрсәтелмәсә, хатын-кыз бик күп кан югалтудан үләргә дә мөмкин. Шуңа да аналыктан тыш йөклелекнен беренче билгеләре үзен сиздерүгә, «Ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк. Табиб килеп җиткәнче, авыртуны баса торган дарулар эчәргә дә, эчкә җылыткыч, боз куярга да ярамый. Аналык көпшәләренең яралгы урнашканы шартласа, табиблар операция ясап, аның зыян күргәнен алып ташлыйлар, ә сау-сәламәтен калдыралар. Аналык көпшәсенең берсен югалтса да, хатын-кыз үзенең бала табу сәләтен югалтмый, бер аналык көпшәсе белән дә балага уза ала һәм аны исән-имин килеш табарга мөмкин.

Кешелек дөньясы алга атлаган саен, медицинада да яңа ысуллар киң кул­ ланыш таба. Аналык көпшәсе кисеп алып ташларлык булмаса, яралгыны көпшә эченнән алып, органны кире тегеп куярга мөмкин. Ул яңадан торгызылып, үзенең функциясен тулы көчкә булмаса да, 20-25 процентка баш­ карырга сәләтле. Әгәр хатын-кызның тәүге тапкыр йөккә узу очрагы шушы хәл белән тәмамланса, ул бит киләчәктә сау-сәламәт бала тудырырга сәләтсез була дигән сүз түгел. Иң мөһиме, һәр хатын-кызның балага узгач кына түгел, йөклелекне планлаштырганчы ук табибка барып тикшеренүе яхшы.

Кайбер очракта күкәйлектә халык телендә «киста» дип аталган яман булмаган шеш үсеп чыга. Бу шешне консерватив рәвештә генә дәвалап булмый, шуның өчен аны операция ясап алырга туры килә. Операция барышында бар шешләр күкәйлек белән бергә алына дигән сүз түгел. Әгәр шеш күкәйлек янәшәсендә генә урнашкан булса, әлеге очракта ул үзе генә алына. Кайвакыт ул күкәйлеккә бөтенләе белән берегеп беткән булырга мөмкин. Менә бу очракта һич кенә дә шаярырга ярамый. Күкәйлекне саклыйм дип, шешне калдырудан файда юк. Чөнки әлеге зарарланган күкәйлек үз функциясен тулысынча башкара алмаячак. Ә икенче сәламәт күкәйлек анысы өчен дә эшли ала. Шуңа күрә бер күкәйлектән шешне операция ясатып алдырган хатын-кызлар бала табарга мөмкин.

Табиблар практикасында баланы ике мәртәбә кесарев кисеме белән табучы хатын-кызлар очрап тора. Андый хатын-кызларның кайберсе өченче мәртәбә бала табарга хыяллана. Әлеге хатын-кыз, әлбәттә, өченче баласын да таба ала. Ләкин аңа даими рәвештә табиблар күзәтүе астында булырга туры киләчәк. Чөнки бу очракта төп куркыныч шунда — аналыктагы җөй юкарырга мөмкин. Ике тапкыр кесарев кисеме ярдәмендә бала тудырып, өченчесен үзе тудыручы хатын-кызлар да очрый. Аларны УЗИ аша карап, җөйнең калынлыгы ничә миллиметр тәшкил иткәнлекне тикшереп торалар. Моны балага узганчы да УЗИ аша тикшереп белеп була.

Бала табарга теләүче хатын-кызның яшенә дә игътибар ителә. Чөнки геннар буенча бирелә торган авыруларның баш калкытуы ихтимал. Олы­ гайгач, хатын-кызның күкәй күзәнәкләрендә хромосома һәм геннарның нисбәте дөрес булмаска мөмкин. Андый хатын-кызларны генетиклар да тикшереп узарга тиеш. Алар хромосомалар җыелмасын өйрәнеп, җентекле тикшерү үткәрәләр. Тагын бер тапкыр әни булырга теләүчеләргә шуны әйтергә була: һәр проблемадан чыгу юлын табарга мөмкин, өметне генә өзмәскә кирәк.

Ана булырга җыенган һәм йөкле хатын-кызларга табигый продуктлар белән туклану зарур. Авырга узган хатын-кызның рационын пешкән ит, пешкән балык, сөт ризыклары, ярмалар, яшелчә, җиләк-җимешләр тәшкил итәргә тиеш. Тозлы, какланган ризыклардан тыелып торырга кирәк. Теге яисә бу ризыкны сатып алыр алдыннан составын игътибар белән карау мәслихәт. Төрле кушылмаларны үз эченә алган ризыклар авырлы хатын-кыз өчен аеруча куркыныч. Баллы, камыр ризыкларының күләмен киметсәң яхшы. Чөнки алар гәүдә авырлыгының артуына сәбәпче. Ә артык авырлык бала тудырганда кыенлыклар китереп чыгарачак. Кайберәүләрдә «Әфлисун, шоколад кебек аллергия китереп чыгару куркынычы булган ризыклардан авыз итү ярыймы икән?» дигән сорау туар. Аларның һәрберсе ярый, әмма чама хисен югалтмаска кирәк. Ә менә көмәнлекнең соңгы айларында әфлисун белән шоколадтан тыелып тору зыян итмәс.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]