Анастасия Станко

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Анастасия Станко latin yazuında])
укр. Анастасія Романівна Станко
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Украина
Туу датасы 8 август 1986(1986-08-08) (37 яшь)
Туу урыны Нижнев[d], Тлумачский район[d], Ивано-Франковск өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Язма әсәрләр теле украин теле
Һөнәр төре журналист, телеалыпбаручы, радиоведущий, җәмәгать эшлеклесе
Эш урыны Slidstvo.info[d]
Әлма-матер Львов милли университеты[d]
Катнашучы Евромәйдан
Бүләкләр
 Анастасия Станко Викиҗыентыкта

Анастасия Романовна Станко (укр. Анастасія Романівна Станко; ; 8 август 1986, Нижнев, Ивано-Франковск өлкәсе) — украин журналисты, телевидение алып баручы һәм җәмәгать эшмәкәре. «Громадское телевидение» тапшыруының баш мөхәррире (2020 ел).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Анастасия Романовна Станко 1986 елның 8 августында Ивано-Франковск өлкәсенең Нижневе шәһәрендә туган. Бала чагында журналист яки археолог булырга хыялланган[2]. «Пласта» скаут оешмасы әгъзасы, «Пласта» Киев ячейкасының пресс-секретаре[3].

Иван Франко исемендәге Львов дәүләт университетының журналистика факультетын (2008) тәмамлаган. Беренче курста курсташлары белән бергә студентларның «13» гәзитен оештыра[4]. Икенче курстан Львовта «Эко Радиода» эшли башлый, «Бергә» телеканалы оештыруда катнаша. Бишенче курста «Ровно 1» телеканалы белән хезмәттәшлек итә башлый. 2008 елда Киев каласына күченә, «Беренче милли» каналның журналисты була. 2011 елда ТВі журналисты була. «Стоп цензуре!» хәрәкәте әгъзасы[5].

2013 елда «Громадское телевидение» проектын оештыручыларның берсе була[6]. «Громадское радио» проектын төзү өстендә эшли[7]. 2013 ел сентябрендә «Генплан» авторлык программасын алып бара башлый[8]. 2013 елның ноябрендә Польшада әзерлек үтә[9].

Евромайдан вакытында Киевта үткән вакигалар трансляциясен алып бара[10][11]. 2014 елның маенда «Демократик альянс» партиясен хуплавы турында белдерә[12]. 2014 ел башыннан Украинаның көнчыгышында кораллы низаг башлану белән хәрби хәрәкәт зонасындагы вакигаларны яктырта[13]. 2014 елның 14 июнендә Станконы Луганск өлкәсенең Меловые касабасы янында Россия чик сакчылары кулга ала[14]. Өч сәгать үткәннән соң журналисты җибәрәләр[15]. Моннан соң Украинаның Прокуратурасы журналист Анастасия Станконы законсыз кулга алулары һәм профессиональ эшмәкәрлегенә комачау ясаганнары өчен тикшерү башлый[16].

2014 елның 1 июлендә Станко һәм оператор Илья Безкоровайныйны Луганск Халык Республикасы вәкилләре кулга ала. Журналистарның югалу факты буенча Украинаның Эчке эшләр министрлыгы сайты җинаять эше ача[17]. Украина Президенты Петр Порошенко Станко һәм Илья Безкоровайныйны коткару өчен барысын да эшләргә куша. ОбСЕ вәкиле Дуня Мияткович җаваплы кешеләрне кичекмәстән журналисларны азат итәргә чакыра[18]. ЛНР вәкилләре сүзе буенча, журналистар шымчылык эшмәкәрлеге өчен кулга алына[19]. Икенче көненә өч эре Россия телекомпанияләр җитәкчеләре Олег Добродеев (ВГТРК), Константин Эрнст (Беренче канал) һәм Владимир Кулистиков (НТВ) ЛНР җитәкчелегенә «Громадское телевидение» журналистларын иреккә чыгару өчен үтенеч белән мөрәҗәгать итә[20]. Нәтиҗәдә ЛНР башлыгы Валерий Болотов журналистарның иреккә чыгарылуы турында хәбәр итә[21].

2014 елның 10 ноябрендә Станко «Громадское телевидение» җәмәгать оешмасы әгъзасы итеп алына[22]. 2015 елның маенда «Громадское телевидение» оешмасының программа советы составына керә[23]. 2015 елның июнендә «Хезмәтләре өчен» дәүләт орденыннан баш тарта[24][25]. «Стоп цензуре! Граждане за свободные страны» конкурсының жюри составына керә[26].

2016 елның 8 июлендә АТО штабы матбугат үзәге Украина хәвефсезлек хезмәтеннән Украина Кораллы Көчләренең хәрби объектларын урнаштыру турындагы маглүмәтләрне таратуы өчен хәрби хәрәкәтләр зонасында Анастасия Станко, Константин Реуцкий һәм Юлия Полухинаның аккредитациясен туктатуны сорый[27]. 2016 елның 29 авгусында Станко һәм Реуцкийга аккредитация төзелә[28].

2020 елның апреленнән — «Громадское телевидение» проектының баш мөхәррир урынбасары [29]. 2020 елның авгусында «Громадское телевидение» проектының берләшкән редакциясен җитәкли[30].

Фильмнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2015 елда Анастасия Станко Александр Жеребко белән бергә «Битва за „Октябрь“» фильмында төп рольне башкара. Фильм «86» кинофестивале программасының финалисты була[5].

Ангелина Карякина белән бергә Евромайдан турында «20 февраля. Излом» һәм «Амнистия» фильмнарын төшерә[31][32]. «20 февраля. Излом» фильмы Mezhyhirya fest-2016 фестиваленең «профессиональ тикшерү» номинациясендә бүләк ала[33].

«Тайный изолятор СБУ» фильмы басмасыннан соң Украина территориясендәге яшерен төрмәләр турындагы Анастасия Станконың мәгълүматары «Миротворец» сайты базасына кертелә[34].

Йогынтысы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Станко 2020 елда «Фокус» атналыгы төзегән «Украинаның 100 иң тәэсирле хатын-кызлары» исемлегенә керә[35].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче ире — Антонюк Владимир[40]. 2020 елның июлендә оператор Илья Безкоровайныйга кияүгә чыга[41]. 2021 елның 1 гыйнварында улы Остап туа[42].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://www.iwmf.org/awards/courage-in-journalism-awards/
  2. Мусаева – балерина, Станко – археолог, МакГаффи – бармен. Параллельная реальность украинских журналистов.detector.media (6 июня 2015).Дата обращения: 8 марта 2021.
  3. Тікайте в "Пласт" від пожеж, убивств і Тимошенко (укр.). oldvideo.detector.media(26 января 2013).Дата обращения: 8 марта 2021.
  4. Відома франківчанка Анастасія Станко. Біла ворона чи журналістика як покликання. (2019-04-26). 2021-03-08 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 Людей завжди складно обманути, якщо вони думають (2014-06-06). 2021-03-08 тикшерелгән.
  6. «Громадське ТБ»: «Все гірше, ніж ви думаєте, але надія є» (2013-06-14). 2021-03-08 тикшерелгән.
  7. Українські журналісти працюють над запуском «Громадського радіо» (2013-07-17). 2021-03-08 тикшерелгән.
  8. Настя Станко розповіла про свій «Генплан» на «Громадському радіо» (2013-09-27). 2021-03-08 тикшерелгән.
  9. Про те, чому більшість українських журналістів хоче до Євросоюзу (2013-11-14). 2021-03-08 тикшерелгән.
  10. На роботу як на… службу. Як стрімери готуються до своїх трансляцій (укр.).detector.media(4 февраля 2014).Дата обращения: 8 марта 2021.
  11. «Громадське ТБ»: реальный протест в реальном времени.detector.media (20 января 2014). Дата обращения: 8 марта 2021.
  12. YouTube сайтында Анастасія Станко: Я підтримую Демократичний Альянс
  13. Долженкова Інна.Війна. Жіночий погляд (укр.). detector.media(1 июля 2014). Дата обращения: 8 марта 2021.
  14. Настя Станко зникла на російському кордоні (ОНОВЛЕНО) (укр.).detector.media (14 июня 2014). Дата обращения: 8 марта 2021.
  15. Станко затримали за те, що вона нібито на метр перейшла кордон з Росією. Журналістку вже відпустили (укр.).detector.media(14 июня 2014). Дата обращения: 8 марта 2021.
  16. Розпочато розслідування за фактом затримання російськими прикордонниками журналістки «Громадського ТБ» (укр.). detector.media (18 июня 2014).Дата обращения: 8 марта 2021.
  17. Столична міліція почала розслідувати зникнення Станко та Безкоровайного (2014-07-01). 2021-03-08 тикшерелгән.
  18. Дуня Міятович закликала звільнити журналістів «Громадського ТБ» (2014-07-01). 2021-03-08 тикшерелгән.
  19. Станко та Безкоровайний затримані терористами «за шпигунство на користь української армії» - ЛНР (2014-07-01). 2021-03-08 тикшерелгән.
  20. Российские телеканалы попросили ЛНР освободить украинских журналистов (2014-07-02). 2021-03-08 тикшерелгән.
  21. Журналистку "Громадського ТБ» Настю Станко отпустили боевики ЛНР (2014-07-02). 2021-03-08 тикшерелгән.
  22. «Громадське ТБ» замінило Мустафу Найєма в програмній раді Кірою Толстяковою (2014-11-10). 2021-03-08 тикшерелгән.
  23. Романа Скрыпина сместили с поста руководителя «Громадського ТБ» (2015-05-27). 2021-03-08 тикшерелгән.
  24. Станко, Гуменюк, Задорожний, Левін, Стек відмовилися від президентського ордену «За заслуги» (2015-06-05). 2021-03-08 тикшерелгән.
  25. Непотрібні ордени від Президента? (2015-06-06). 2021-03-08 тикшерелгән.
  26. Оголошено переможців 4-го Міжнародного конкурсу «Стоп цензурі! Громадяни за вільні країни» (2016-09-17). 2021-03-08 тикшерелгән.
  27. СБУ просят приостановить аккредитацию журналистов, засветивших позиции сил АТО (2016-07-08). 2021-03-08 тикшерелгән.
  28. СБУ поновила акредитацію журналістам «Громадського» Станко та Реуцькому (коментар Горчинської) (2016-08-30). 2021-03-08 тикшерелгән.
  29. «Громадське» створило об’єднану редакцію (2020-04-02). 2021-03-08 тикшерелгән.
  30. Настя Станко очолила редакцію hromadske (2020-08-05). 2021-03-08 тикшерелгән.
  31. Фільм «20 лютого. Злам». Сумління Насті Станко (2016-02-24). 2021-03-08 тикшерелгән.
  32. «Амністія». Нестерпна правда про Майдан (2016-04-22). 2021-03-08 тикшерелгән.
  33. Mezhyhirya fest-2016 назвав імена найкращих журналістів-розслідувачів (2016-06-07). 2021-03-08 тикшерелгән.
  34. «Миротворець» хоче запроторити журналістку Станко до «секретної в’язниці СБУ для представників Amnesty International» (2018-03-28). 2021-03-08 тикшерелгән.
  35. #63 Анастасия Станко в рейтинге «самых влиятельных женщин Украины по версии журнала Фокус». 2021-03-08 тикшерелгән.
  36. Андрій Цаплієнко став володарем премії «Фаворит телепреси – 2014» (+ результати голосування експертів) (укр.). detector.media (22 октября 2014). Дата обращения: 8 марта 2021.
  37. Закусило Мар'яна. «Громадське» засуджує цькування Оксани Гаврилюк і Насті Станко: «Ми думаємо над більш системною, організованою реакцією спільноти» (укр.). detector.media (14 июня 2017). Дата обращения: 8 марта 2021.
  38. Настя Станко та ще троє іноземних журналістів отримали Міжнародну премію за свободу преси (2018-11-21). 2021-03-08 тикшерелгән.
  39. Рябоштан Іра. Дві українські журналістки стали лауреатками премії за сміливість у журналістиці (укр.). detector.media (10 июля 2019). Дата обращения: 8 марта 2021.
  40. Родители Насти Станко открыли памятник Героям Небесной сотни (ФОТО) (2014-11-24). 2021-03-08 тикшерелгән.
  41. Анастасія Станко та Ілля Безкоровайний одружились (2020-07-25). 2021-03-08 тикшерелгән.
  42. У Насті Станко народився син (2021-01-02). 2021-03-08 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]