Анатолий Буганов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Анатолий Буганов latin yazuında])
Анатолий Буганов
Туган 21 август 1936(1936-08-21)
Хабаровск, РСФСР, СССР
Үлгән 6 гыйнвар 2019(2019-01-06) (82 яшь)
Мәскәү, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре эколог
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Анатолий Буганов (21 август 1936 ел6 гыйнвар 2019 ел) — совет һәм русия экологы, Россия Медицина фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы (1999), Россия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (2014).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Буганов Анатолий Алексеевич 1936 елның 21 августында Хабаровскида хәрби хезмәткәр гаиләсендә туган.

1966 ел — Әстерхан медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлый.

1975 елда кандидатлык диссертациясе яклый (фәнни җитәкчесе — профессор И. Б Лихциер) һәм Тамбовта Тамбов өлкәсе Табиб-хезмәт экспертизасы буенча (ВТЭ) баш эксперт булып эшли.

1981 елда — конкурс буенча ССРБ МФА ВКНЦ Томск филиалының өлкән гыйльми хезмәткәре итеп сайлана, 1983 елда — Төмәнгә җибәрелә, анда ССРБ МФА ВКНЦ Төмән филиалының 220 койкалык клиника белән Кардиология бүлеген җитәкли.

1991 елда — докторлык диссертациясе яклый һәм Ямал-Ненец автономияле округының Надым шәһәрендә РСФСР югары мәктәбе һәм фән буенча Дәүләт комитетының экология һәм профилактик медицина лабораториясенә нигез сала, 1993 елда лаборатория РМФА-на тапшырыла, 1994 елда Ерак Төньяк медицина проблемалары гыйльми-тикшеренү институты итеп үзгәртелә, гомеренең ахырына кадәр аның җитәкчесе була.

1998 елда — профессор гыйльми исеме бирелә.

1999 елда — РМФА мөхбир әгъзасы итеп сайлана

2002 елда — Россия Тәбигатьне өйрәнү академиясенең академигы итеп сайлана

2014 елда — РФА мөхбир әгъзасы итеп сайлана

2019 елның 6 гыйнварында Мәскәүдә вафат була[1].

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ерак Төньякта экологиясе өлкәсендәге белгечләр.

Поляр медицинасы гыйльми мәктәбенә нигез салучы.

Аның җитәкчелегендә экология, кардиология, эпидемиология, физиология һәм гигиена проблемалары буенча тикшеренүләр үтә

Төньяк төбәкләрдә интенсив икътисади үсешләр шартларында Ерак Төньяк халкының сәламәтлеген медик-экологик күзаллау буенча киң масштаблы гыйльми программаларны әзерләү һәм кертү буенча тикшеренүләр үткәрә, һәм экология белән бәйле чирләрне күзаллау, диагностикалау һәм коррекцияләү чараларын һәм ысулларын эшләп, Ерак Төньяк тирә-як мохитенең организмга йогынтысы механизмнарын өйрәнү буенча тикшеренүләр үткәрә.

500-дән артык басма авторы, алар арасында 10 нан артык монография бар.

Аның җитәкчелегендә 20-дән артык кандидатлык диссертациясе яклана.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2007)[2]
  • Россия Федерациясенең атказанган табибы (2000)[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Буганов Анатолий Алексеевич (ИС АРАН). isaran.ru. Дата обращения 9 декабря 2019.
  2. Указ Президента Российской Федерации от 31.01.2007 № 109. kremlin.ru. 2019-12-8 тикшерелгән.
  3. Указ Президента Российской Федерации от 26.12.2000 № 2089. kremlin.ru. 2019-12-8 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Профиль Анатолия Алексеевича Буганова РФА рәсми сайтында