Анатолий Егоров (1920)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Анатолий Егоров (1920) latin yazuında])
Анатолий Павел улы Егоров
Туган 1920(1920)
Татарстан АССР, Кайбыч районы, Федоровское авылы
Үлгән билгесез
Сембер, Сембер өлкәсе
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер РФ ЭЭМ Казан юридик институты
Һөнәре Сембер өлкәсе прокурорының өлкән ярдәмчесе
Бүләк һәм премияләре Кызыл Байрак ордены
«Сугыш казанышлары өчен» медале

Анатолий Павел улы Егоров (рус. Егоров Анатолий Павлович; 1920, ТАССР, Зөя кантоны, Федоровское) — судларда граждан эшләре каралуын күзәтү буенча Сембер өлкәсе прокурорының өлкән ярдәмчесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Анатолий Павел улы Егоров 1920 елда ТАССРның Зөя кантоны Кошман вулысы Федоровское авылында (хәзерге Татарстан Республикасы Кайбыч районы Федоровское авылы) туган.[1]

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң шәһәр башкарма комитетында шикаятьләр буенча инструктор булып эшли. 1940 елның ноябрендә Киров район хәрби комиссариаты хәрби-диңгез авиация училищесына укырга җибәрелә. 1941 елның ноябрендә хәрби-һава көчләре командующие боерыгы буенча вакытыннан алда чыгарыла һәм хәрби хезмәткә җибәрелә.

Сафонов исемендәге 2 гвардия истребитель авиаполкы составында немец-фашист илбасарларына каршы сугышларда, ә аннары 9 гвардия минно - торпеда Кызыл Байрак авиаполкы составында катнаша.

1945 елда югары сроклы хезмәткә кала. 1948 елда демобилизацияләнеп, Казан юридик мәктәбенә укырга керә.

1950 елдан алып 1952 елның сентябренә кадәр аны тәмамлаганнан соң, Татарстан АССР прокуратурасының милиция органнарын күзәтү бүлеге прокуроры булып эшли.

1952 елның ноябреннән Ульяновск шәһәре Сталин районы прокуроры ярдәмчесе булып эшли.

1953 елның мартыннан өлкә прокуратурасының җинаять-суд бүлеге прокуроры вазыйфаларын башкара.

1956 елның октябреннән судларда граждан эшләре каралуын күзәтү буенча өлкә прокурорының өлкән ярдәмчесе вазыйфасында эшли.

Бүләк һәм премияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыл Байрак ордены һәм «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]