Анатолий Кукубаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Анатолий Кукубаев latin yazuında])
Анатолий Кукубаев
Туган 1 июль 1937(1937-07-01)
Бахтыбай, Бөре районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Үлгән 1 август 2002(2002-08-01) (65 яшь)
Уфа, Россия
Күмү урыны Бахтыбай
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы
Һөнәре композитор

Кукубаев Анатолий Кукубаевич (1 июль 1937 ел — 1 август 2002 ел) — композитор, 1964-2002 елларда Уфа сәнгать училищесы педагогы. 1998 елдан Башкортстан Республикасының Композиторлар берлеге әгъзасы. Башкорт АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1987), Башкортстан комсомолының Галимов Сәләм исемендәге премия лауреаты (1967).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Анатолий Кукубаевич Кукубаев 1937 елның 1 июлендә БАССРның Бөре районы Бахтыбай авылында Кугыбай Котлосатов гаиләсендә туа. Композитор "Кукубаев" дигән псевдонимны урман кошының «ку-ку» җырыннан алган.

Анатолий Кукубаевич 1961 елда Уфа сәнгать училищесының баян классын (педагогы И. П. Фоменков), 1966 елда — Гнесиннар исемендәге Музыка-педагогия институтын тәмамлый (А. А. Лубенниковның баян классын, С. П. Горчаковның дирижерлык классын).

1964 елдан алып Уфа сәнгать училищесы укытучысы булып эшли, 1971 елга кадәр «Салават Юлаев» мәдәният йортында музыка җитәкчесе һәм халык биюләре ансамбленең оркестр дирижеры була.

Милләте буенча мари, ул үзен башкорт музыкасы ижатына багышлый. 2002 елның 1 августында вафат була. Туган авылы Бахтыбайда җирләнә.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1996 елда Уфа сәнгать училищесында ел саен Кукубаев исемендәге конкурс оештырыла. 2004 елда училищеда аның исемендәге уку классы ачыла.

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Легенда» симфоник поэмасы (1996),

Г.Сәләм шигырьләренә «Республика иртәсе» ораториясе (1989).

Ю. А. Андрианов шигыренә «Башкортстан — туган җир» кантатасы (1987).

«Ирәндек үзәнендә» поэма-фантазиясе (1982),

«Халык бәйрәме» увертюрасы (1983), Мари рапсодиясе (1986), Салават маршы (1993);

Аккордеон, балалайка, баян, гармун, думбыра, кара һ. б. өчен пьесалар

И. Х. Йомаголовның «Нәркәс» пьесасы буенча «Куылган» спектакленә музыка

«Совет солдатлары җыры» җырлары (1955), «Кичке вальс» (1956);

Баян өчен пьесалар «Җиде кыз», «Башкорт темаларына вариацияләр», «Интермеццо».

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1987).
  • Г. Сәләм исемендәге премия (1967).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]