Анатолий Луначарский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Анатолий Василий улы Луначарский
Anatoliy Lunacharskiy 1925.jpg
 
Туу: 23 ноябрь 1875(1875-11-23)
Полтава, Русия империясе
Үлем: 26 декабрь 1933(1933-12-26) (58 яшь)
Ментона, Франция
Туу вакытында исеме: Анатолий Александр улы Антонов
Хатыны: Н. Розенель

Анатолий Василий улы Луначарский (рус. Анатолий Васильевич Луначарский, 11 [23] ноябрь 1875, Полтава, Русия империясе — 26 декабрь 1933, Ментона, Франция) — Русия инкыйлабчысы, совет дәүләт эшлеклесе, язучы, тәрҗәмәче, публицист, тәнкыйтьче, сәнгатьче. ССРБ ФА академигы (1930).

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гамәлдәге стат киңшәчесе гаиләсендә туган. Киевтагы Беренче ирләр гимназиясендә, соңрак Цүрих университетында фәләсәфә факультетында белем алган. Русиягә кайтып, инкыйлаби эшчәнлек белән шәгыльләнә башлаган. Калугада, Вологдада һәм Тотьмада сөргендә булган.

1906 елдан мөһәҗирлектә, «Вперед», «Пролетарий» гәҗитләрендә мөхәрририят әгъзасы булган. Мәктәп һәм педагогика мәсьәләләре белән шөгыльләнгән. Феварль инкыйлабыннан соң Русиягә кайткан, Петроград Думасына депута булып сайланган. Октябрь инкыйлабыннан соң — РСФСР мәгариф халык комиссары (1929 елга кадәр). Надежда Крупская һәм Михаил Покровский белән берлектә. Латинлаштыру тарафдары булган.

1930-елларда Әдәбият һәи сәнгать ФТИның директоры. 1933 елда Испаниягә тулы вәкаләтле вәкил итеп җибәрелә, ләкин ул Испаниягә барып җитмичә Ментона курортында үлгән.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]