Анатолий Рябов
Анатолий Рябов | |
---|---|
Туган телдә исем | эрз. Рябовонь Анатолий |
Туган | 15 апрель 1894 Лобаски[d], Лукоянов өязе, Түбән Новгород губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 23 май 1938 (44 яшь) Саран, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | Россия империясе![]() |
Әлма-матер | Нижын дәүләт үнивирситите[d] |
Һөнәре | телбелгеч, укытучы |
Эш бирүче | Мордовия дәүләт университеты |
Анатолий Рябов (15 апрель 1894, Лобаски[d], Лукоянов өязе, Түбән Новгород губернасы, Россия империясе — 23 май 1938 (44 яшь), Саран, РСФСР, СССР) — телләр белгече, педагог, җәмәгать эшлеклесе. Нежин педагогика инсититутын тәмамлагачтын (1916) Омск шәһәренең мәгариф оешмаларында эшли. 1922-1924 елларда – Түбән Новгород губерна халык мәгарифе бүлеге хезмәткәре, 1924-1930 елларда РСФСР Халык мәгарифе комиссариаты каршындагы милли азчылыклар шурасында мордва асбүлеге мөдире; шуннан соң яңа әлифба Бөтенсоюзүзәк комитетында эшли. 1934-1937 елларда – Саранск аграр-педагогика институтының мордва телләре кафедрасы мөдире. Репрессияләнә (атып үтерелә), 1956 елда аклана.[1] Әлифба китаплары, эрзә мәктәпләре өчен дәреслекләр һәм уку әсбаплары, мордва телләренең морфологиясенә һәм фонетикасына караган фәнни хезмәтләр, латин хәрефләренә нигезләнгән эрзә әлифбасы проекты (1932) авторы.