Анатолий Торкунов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Анатолий Торкунов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Анатолий Торкунов
Anatoly Torkunov, MGIMO.jpg
Туган 26 август 1950(1950-08-26) (71 яшь)
Мәскәү, СССР
Яшәгән урын Мәскәү
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты
Һөнәре дипломат, кореевед, тарихчы, сәясәт белгече, университет профессоры
Эш бирүче Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d] (1977) һәм сәясәт фәннәре докторы[d] (1995)

Commons-logo.svg Анатолий Торкунов Викиҗыентыкта

Анатолий Васильевич Торкунов (1950 елның 26 августы, Мәскәү, ССРБ) — Россия дипломаты, Корея белгече, тарихчы һәм политолог. МГИМО ректоры (1992 елдан)[1]. Тарих фәннәре кандидаты, сәяси фәннәр докторы, профессор, РФА академигы (2008 елдан). «Первый канал» АҖ директорлар советы рәисе (2011-2020). Мәскәү өлкәсе Иҗтимагый палатасы рәисе (2017 елдан)[2]. Россия Федерациясе дипломатик хезмәтенең атказанган хезмәткәре (2020).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Анатолий Торкунов 1950 елның 26 августында Мәскәүдә туа. Мәктәптә сыйныфның комсомол оешмасы секретаре була[3].

1967 елда Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының (МГИМО) халыкара мөнәсәбәтләр факультетына укырга керә. Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавровның, күп кенә дипломатларның, шул исәптән Александр Садовников, Александр Кадакин курсташы була.

1971—1972 елларда КХДҖда дипломатик хезмәттә була[4].

1972 елда МГИМОның халыкара мөнәсәбәтләр факультетын тәмамлагач, Азия Һәм Африка илләре тарихы һәм мәдәнияте кафедрасына укырга керә. 1974 елда ректор ярдәмчесе итеп билгеләнә, бер үк вакытта укытучы эшен алып бара.

1975 елда аспирантураны тәмамлый, 1977 елда «Көньяк Кореяда хәрби-бюрократик режимны торгызу һәм үстерү (1961—1976 еллар)» темасына тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

1977—1983 елларда Азия Һәм Африка илләренең тарих һәм мәдәният кафедрасы өлкән укытучысы, доценты, чит ил укучылары белән эшләү деканы, халыкара элемтәләр буенча проректор вазыйфасын башкара. 1979 елда аңа доцент исеме бирелә.

1983—1986 елларда АКШта дипломатик хезмәттә була: ССРБ Илчелегенең (Вашингтон) икенче, беренче секретаре.

1986 елда Халыкара мөнәсәбәтләр факультеты деканы итеп сайлана, 1989 елның маенда беренче проректор итеп билгеләнә. 1991 елда Торкуновка профессор исеме бирелә.

1992 елның октябрендә институт коллективының гомуми җыелышында МГИМО ректоры итеп сайлана. 1997, 2002, 2007, 2012 һәм 2017 елларда яңадан бу вазыйфага сайлана. Ул ректор булган чакта МГИМО университет статусын ала.

1993 елда Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илче дипломатик рангы бирелә.

1995 елда «Корея ярымутравында куркынычсызлык проблемалары: халыкара-сәяси һәм Корея эчендәге аспектлар» темасына сәяси фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

1997 елдан Россия Тышкы эшләр министрлыгы коллегиясе әгъзасы, 1999 елдан Россия Халыкара тикшеренүләр ассоциациясе (РАМИ) президенты булып тора[5].

2000, 2004 һәм 2018 елларда президент сайлауларында Владимир Путинның ышанычлы заты була[6].

2003 елның 22 маенда Россия фәннәр академиясенең иҗтимагый фәннәр бүлеге буенча әгъза-корреспонденты итеп сайлана, 2008 елның 29 маеннан — РФА академигы.

2006 елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы фән, технологияләр һәм мәгариф советы президиумы әгъзасы итеп билгеләнә.

2008 елдан — «МГИМО — Университет белдермәсе» журналының баш мөхәррире[7]. 2010 елның октябреннән Россия Фәннәр академиясенең глобаль проблемалар һәм халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге академик-сәркәтибе урынбасары, халыкара мөнәсәбәтләр секциясе җитәкчесе.

Россия тарих җәмгыяте рәистәше, «Просвещение» нәшриятының Россия тарих дәреслекләре сериясе баш мөхәррире.

2017 елдан — Мәскәү өлкәсе Иҗтимагый палатасы рәисе[8]. Россия БМОга ярдәм итү ассоциациясе рәисе (1996 елдан). «Первый канал»ның директорлар советы рәисе (2011—2020), Рособоронэкспорт директорлар советы әгъзасы.

Халыкара эшләр буенча Россия советының Попечительләр советы әгъзасы, Попечительләр советы әгъзасы, А. М. Горчаков исемендәге халык дипломатиясенә ярдәм фонды фәнни советы рәисе. БРИКС тикшеренүләр буенча Милли комитетының фәнни советы әгъзасы. Россия Федерациясе президенты каршындагы ягулык-энергетика комплексы үсеше стратегиясе һәм экологик куркынычсызлык мәсьәләләре комиссиясе[9], Федерация Советы рәисе каршындагы фәнни-эксперт советы, шулай ук Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән комитеты каршындагы фундаменталь һәм гамәли фәнни тикшеренүләр оештыру буенча эксперт советы составына керә. Россия куркынычсызлык советы каршындагы фәнни совет секциясе әгъзасы һәм җитәкчесе, Россия фән һәм югары белем министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы[10].

Россия ФИХ каршындагы һәм Россия тикшерү комитеты каршындагы иҗтимагый советлар әгъзасы[11]. Тышкы һәм оборона сәясәте буенча совет әгъзасы[12]. Россия ректорлар берлеге, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе югары уку йортлары ректорлары советы президиумы әгъзасы[13]. Швейцария халыкара хокук академиясенең күзәтү советы әгъзасы[14]. Россия Язучылар берлеге әгъзасы.

Кайбер чит ил университетларының мактаулы докторы, «Дөнья икътисады һәм халыкара мөнәсәбәтләр», «Халыкара тормыш», «Россия глобаль сәясәттә», «Хокук һәм идарә. XXI гасыр», «Мәскәү халыкара хокук журналы» һәм башка журналларның редакция коллегияләре һәм советлары составына керә.

Инглиз, корей һәм француз телләрен белә.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисе — Василий Иванович Торкунов (1913—1987) — Мәскәү карбюратор заводы директоры урынбасары, Бөек Ватан сугышында катнашучы, 7 орден һәм медальләр белән бүләкләнгән[15].

Әнисе — Торкунова Нина Петровна — инженер-конструктор, ЗИЛда эшләгән.

Хатыны — Ирина Торкунова (1951) — музыкант, фортепиано классы укытучысы, Россия Сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасы[16].

Кызы — Екатерина (1977) — адвокат, юридик фәннәр кандидаты, доцент, Страсбургта Кеше хокуклары буенча Аурупа мәхкәмәсендә эшләгән. 2003 елдан МГИМО Аурупа хокукы кафедрасында укыта, 2017 елдан «Тест на отцовство» телевизион программасын алып баручы[17].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия Федерациясе бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Владимир Путин Анатолий Торкуновны IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены белән бүләкли, 2000 ел
  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены (2020 елның 26 августы) — фәнни-педагогик эшчәнлектә, квалификацияле белгечләр әзерләүдә һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[18];
  • III дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены (2010 елның 14 мае) — Россия Федерациясенең тышкы сәяси курсын тормышка ашыруга зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте, фәнни-педагогик эшчәнлектә һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләүдә казанышлары өчен[19];
  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены (2000 елның 26 августы) — югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[20];
  • Александр Невский ордены (2015 елның 16 июле) — Россия Федерациясенең тышкы сәяси курсын тормышка ашыруга зур өлеш кертүе, фәнни-педагогик эшчәнлеге, югары квалификацияле белгечләр әзерләү һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[21];
  • Почёт ордены (2004 елның 21 октябре) — фәнни-педагогик эшчәнлектә һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләүдә зур казанышлары өчен[22];
  • Дуслык ордены (1997 елның 6 октябре) — икътисадны ныгытуга, социаль өлкәне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен һәм Мәскәүгә нигез салынуның 850 еллыгы уңаеннан[23].

Чит илләр бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Франция, Италия, Корея Республикасы, Маҗарстан, Монголия, Болгария, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казакъстан, Беларусия, Польша дәүләт бүләкләре бар, шул исәптән:

  • Мактаулы легионер ордены офицеры (Франция, 2011) — Россия белән Франция арасында хезмәттәшлекне һәм алмашуны ныгыту эшенә зур өлеш кертүе өчен[24];
  • Академик пальмалар ордены офицеры (Франция, 2005)[25];
  • Италиянең Йолдыз ордены офицеры (Италия, 2020)[26];
  • Сеул шәһәренең мактаулы гражданины (Корея Республикасы)[27];
  • Польша Республикасы алдындагы казанышлары ордены йолдызы белән Командор (Польша, 2010)[28];
  • Дуслык ордены (Вьетнам, 2014)[29];
  • I һәм II дәрәҗә Дуслык ордены (Казакъстан)[30][31];
  • Почёт ордены (Әрмәнстан, 2015 елның 23 октябре) — Әрмәнстан-Россия дуслыгын ныгыту һәм үстерү, шулай ук фәнни-мәгариф элемтәләрен тирәнәйтүгә юнәлдерелгән эшчәнлек өчен[32];
  • Почёт ордены (Днестр буе Молдавия Республикасы, 2006) — Россия Федерациясе һәм Молдова Республикасының мәгариф киңлегенең интеграциясен үстерүгә шәхси өлеш кертүе, Молдова Республикасына гуманитар ярдәм күрсәтүдә актив катнашуы өчен.

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Современная Корея: метаморфозы турбулентных лет» (2008-2020 гг.) — М.: Просвещения, 2021. — ISBN 978-5-09-081051-7
  • Торкунов А. В., Денисов В. И., Ли Вл. Ф. «Корейский полуостров: метаморфозы послевоенной истории». М., Олма Медиа Групп, 2008. 541 стр. — ISBN 978-5-373-02096-1; (переведена на японский язык)[33]
  • «Северная Корея: Полководец у власти. Tokyo, Soshisha, 2004. 268 с. — ISBN 4-7942-1308-5(яп.)
  • Торкунов А. В., Уфимцев Е. П. «Корейская проблема: новый взгляд». М., Анкил. 1995. 255 с. — ISBN 5-86476-068-4;
  • Маринов В. А., Торкунов А. В. «Южная Корея — база империализма на Дальнем Востоке». — М.: Международные отношения, 1979. — 132 с.
  • «История международных отношений» . В 3 т. — М.: Аспект Пресс, 2020, 2021. — ISBN: 978-5-7567-0787-8, ISBN: 978-5-7567-1117-2, ISBN: 978-5-7567-0673-4
  • Torkunov A., Wohlforth W., Martynov B. History of International Relations and Russian Foreign Policy in the 20th Century (Volume I ISBN 978-1-5275-4373-7., Volume II ISBN 978-1-5275-4379-9.), 2020, (Cambridge Scholars Publishing)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Об Эндаументе МГИМО. fund.mgimo.ru. 2020-06-04 тикшерелгән.
  2. Торкунов Анатолий Васильевич. opmo.su. 2019-12-25 тикшерелгән.
  3. Архивированная копия. әлеге чыганактан 2017-03-06 архивланды. 2017-03-06 тикшерелгән.
  4. Академику Торкунову Анатолию Васильевичу — 65 лет!
  5. Российская ассоциация международных исследований
  6. ЦИК зарегистрировал 259 доверенных лиц Путина на выборах президента ТАСС, 12.01.2018
  7. Сайт журнала «Вестник МГИМО—Университета»
  8. Анатолий Торкунов выбран новым председателем Общественной палаты Московской области | Телеканал 360°
  9. А.В.Торкунов вошел в состав Комиссии при Президенте по вопросам стратегии развития ТЭК и экологической безопасности. Официальный сайт МГИМО МИД России. 2020-04-24 тикшерелгән.
  10. Общественный совет при Министерстве науки и высшего образования Российской Федерации.
  11. Общественный совет при Следственном комитете при прокуратуре Российской Федерации. xn--n1aaac.xn--p1ai. 2019-12-25 тикшерелгән.
  12. Торкунов Анатолий Васильевич | Совет по внешней и оборонной политике. 2019-12-25 тикшерелгән.
  13. Президиум Совета ректоров. rectors.ru. 2019-12-25 тикшерелгән.
  14. Руководство АЮР приняло участие в заседании Наблюдательного и Ученого советов Швейцарской академии международного права. Ассоциация юристов России. 2020-06-05 тикшерелгән.
  15. Торкунов Анатолий Васильевич
  16. Заседание Президиума Российской академии художеств
  17. Шоу «Тест на отцовство»
  18. Указ Президента Российской Федерации от 26 августа 2020 года № 529 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  19. Указ Президента Российской Федерации от 14 мая 2010 года № 587 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  20. Указ Президента Российской Федерации от 26 августа 2000 года № 1570 «О награждении орденом „За заслуги перед Отечеством“ IV степени Торкунова А. В.»
  21. Указ Президента Российской Федерации от 16 июля 2015 года № 369 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  22. Указ Президента Российской Федерации от 21 октября 2004 года № 1338 «О награждении государственными наградами Российской Федерации сотрудников Московского государственного института международных отношений (Университета) Министерства иностранных дел Российской Федерации»
  23. Указ Президента Российской Федерации от 6 октября 1997 года № 1091 «О награждении государственными наградами Российской Федерации работников акционерных обществ, предприятий, учреждений и организаций города Москвы»
  24. А. В. Торкунов удостоен звания Офицера Ордена Почётного Легиона
  25. Ректор МГИМО награждён орденом Академических пальм. әлеге чыганактан 2014-02-21 архивланды. 2008-08-15 тикшерелгән.
  26. Награждение Анатоли Торкунов (Особняк Берга, 9 октября 2020). 2020-10-12 тикшерелгән.
  27. А. Торкунов стал почётным гражданином Сеула
  28. Postanowienie Prezydenta Rzeczypospolitej Polskiej z dnia 4 października 2010 r. o nadaniu orderu // M.P. 2011 nr 3 poz. 30(пол.)
  29. Секретариат Ректора. МГИМО награждён Орденом Дружбы Вьетнама, Сайт МГИМО (У) МИД России (2014-10-14).
  30. Ректор МГИМО А. В. Торкунов удостоен высокой награды Республики Казахстан
  31. Торкунов Анатолий Васильевич. Официальный сайт МГИМО МИД России. 2019-12-25 тикшерелгән.
  32. Указ Президента Республики Армения от 23 октября 2015 года № УП-769-А «О награждении А. В. Торкунова орденом Почёта»
  33. Корейский полуостров: метаморфозы послевоенной истории. Официальный сайт МГИМО МИД России. 2019-12-26 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]