Ана бал корты

Ана бал корты — умартадагы кортларның анасы. Гаиләдә бер ана корт, бер ничә йөз сорыкорт, 10-80 мең эшче корт була. Ана корт башка кортлардан үзенең зурлыгы, авырлыгы белән аерылып тора.
Аның озынлыгы 20-25 мм, авырлыгы 190-300 мг була. Тәүлегенә ана корт 1500-2000 йомырка сала, ә мизгеленә 150+200 меңгә җиткерүе мөмкин. Биш ел яши, тәүге ике ел иң сөземтәле еллары.
Ана корт гаиләдә тик бер генә вазифа башкара, ул йомырка гына сала. Бер генә тапкыр аталана. Йомырка салган чакта күзәнәкләргә карап, аталанган яки аталанмаган йомырка сала. Сорыкорт күзәнәкләре эре була, анда йомырка салу өчен әзерләнгән ана кортның хәрәкәтенә махсус бизе аша спермотозоид коелмый. Ана корт көбесенә һәм эшче корт күзәнәкләренә өелгәндә махсус бизләр спермотозоид бүлеп чыгара һәм йомырка аталана. Аталанмаган йомыркалардан тик сорыкортлар гына үсә.
Аның каявы бар, тик аны башка ана кортлар белән алышкан вакытта гына файдалана.[1].
Эшче кортлар ана кортлар ана корт сөте белән ашаталар. Күч аерыр алдынан ашатуны туктаталар. Ана корт кәрәздән үзе бал белән туклана башлый. Һәм корсагы нәзегәя, һәм ул очарлык хәлгә җитә.
Соры ана корт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Соры ана корт дип гел генә аталанмаган йомырка салучы ана кортка әйтәләр. Ул йомыркалардан тик сорыкортлар гына үрчи.
Соры ана юкка чыгарыла, яшь ана бирелә, юкса гаилә юкка чыгачак.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Акимушкин И. И.Пчёлы.Насекомые. Пауки. Домашние животные.4-е изд.М.«Мысль»,1995,Т.3.134462,isbn=5-244-00806-4