Ангильяда ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ангильяда ислам latin yazuında])
Ангильяда ислам
Дәүләт  Бөекбритания
Административ-территориаль берәмлек Ангилья
Бу мәкалә Ислам турында
Ангилья картада

Ангильяда ислам (ингл. Islam in Anguilla, гарәп. الإسلام في أنغويلا‎) ― азчылык дине. Пью тикшеренү үзәгенең 2009 ел өчен хисабы буенча, Ислам тарафдарлары Ангилья халкының (13 572 кеше, 2011 елга) 0,3 % ын тәшкил итә. 2001 елгы халык санын алу вакытында 36 кеше үзен мөселман дип билгеләгән [1][2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ангилья гербы

XVIII гасырда Британия колонизаторлары утраудагы шикәр камышы плантацияләрендә эшләтү өчен Африкадан коллар китерә башлый, алар арасында кара тәнле мөселманнар да була. Шул вакыттан утрауның халкы, нигездә, африкалыларга әверелә, хәзерге вакытта да африкалыларның нәселләре халыкның күпчелеген тәшкил итә.

2001 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Бөекбританиянең үзидарәле диңгезарты территориясе булган Ангилья халкының зур күпчелеге христианнар: англикан чиркәве диндарлары – 29 %, методистлар – 23,9 %, илленчеләр – 7,7 %, җиденче көн адвентистлары – 7,2 %, Көнбатыш Һиндстан чиркәве диндарлары – 7,6 %, баптистлар – 7,3 %, католиклар – 5,7 %, Йәһвә шаһитлары – 0, 7 %. Башка диннәр (растаманнар, Һинд дине, плимут кардәшләре, Ислам) – 6 %, атеистлар – 4 % [3].

Ангильяда Мөселман мәдәни үзәге (Muslim cultural centre) ачылган һәм эшли[4].

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Demography & Culture tables. 2007 елның 24 ноябрь көнендә архивланган. gov.ai (ингл.)
  2. Muslimpopulation.pdf. Wayback Machine
  3. Население Ангильи (2001 год), archived from the original on 2007-11-24, retrieved 2022-02-18 
  4. Persons by Religion, Census 1992 and 2001 (Table 14). Statistics Department of Anguilla. әлеге чыганактан 2007-11-24 архивланды. 2022-02-18 тикшерелгән.