Ангкор Борей һәм Пһном Да

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ангкор Борей һәм Пһном Да latin yazuında])
Гыйбадәтханә
Ангкор Борей һәм Пһном Да
Ангкор Борей урынында Моһа Руссеи ашрамы
Ангкор Борей урынында Моһа Руссеи ашрамы
Ангкор Борей урынында Моһа Руссеи ашрамы
Ил Камбоджа
Төбәк / район көньяк Камбоджаның Такео Провинциясе, Ангкор Борей районы
Төп даталар:
11-енче гасыр

Борынгы Фунань патшалыгының Ангкор Борей (Кхмер телендә:អង្គរបុរី) һәм Пһном Да (Кхмер телендә:ភ្នំដា) урыннары көньяк Камбоджаның Такео Провинциясендә Ангкор Борей районында урнашкан.[1] Бу урыннардан иң элек даталанган археологик материал безнең эрага кадәр якынча 400 елга карый.[2] Аларда иң элек даталанган Кхмер язуы һәм Кхмер сынчылыгының иң иртә традициясе бар.[2] Пһном Да калкулыгында һаман да булган 11-енче гасыр гыйбадәтханәсе бар. Соңгы елларда археологик урыннарга туристларның үсүче саннары килә башлаган. Шул ук вакытта даирәдә җитди проблема булып борынгы әйберләрне талау һәм законсыз трафиклау тора.[3]

Дөнья Мирасы статусы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урын 1992 елның 1 сентябрендә мәдәни төркемгә ЮНЕСКО Дөнья Мирасы алдан исемлегенә кертелгән булган.[1] Тәкъдим итү 2020 елның 27 мартында яңартылган булган.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Site d'Angkor Borei et Phnom Da - UNESCO World Heritage Centre Retrieved on 2009-03-27.
  2. 2,0 2,1 Peregrine, Peter Neal; Ember, Melvin, eds (2001). Encyclopedia of Prehistory. 3 : East Asia and Oceania (2 ed.). Springer Publishing. ISBN 978-0-306-46257-3. 
  3. Miriam T. Stark and P. Brion Griffin, “Archaeological Research and Cultural Heritage Management in Cambodia's Mekong Delta: The Search for the ‘Cradle of Khmer Civilization,’” in Marketing Heritage: Archaeology and the Consumption of the Past, ed. by Yorke Rowan and Uzi Baram, Walnut Creek, California: Altamira Press, 2004, 117–141.
  4. The Site of Angkor Borei and Phnom Da (en) (2020).