Ангкор Тхом

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ангкор Тхом latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Angkor Thom, Nokor Thom
Angkor Thom M2.png
Ил [[Камбоджа]]
Урнашу урыны Angkor Thom District[d] һәм Ангкор[d]
Координатлары 13°26′36″ т. к. 103°51′35″ кч. о.HGЯO
Кайсы дини агымга карый Һинд дине (шулай ук Буддачылык дине)
Мигъмарият стиле Байон (эчтәге кайбер һәйкәлләрдән башка)
Нигезләнгән безнең эраның 12-енче гасыр (эчтәге кайбер һәйкәлән башка)

Ангкор Тхом ((Кхмер телендәːlang-km|អង្គរធំ); турыдан-туры мәгънәдә: "Бөек Шәһәр"), (альтерантив атамасы: Nokor Thom, (Кхмер телендәːនគរធំ)) хәзерге көн Камбоджада урнашкан, Кхмер империясенең соңгы һәм иң озак булып торган башкала шәһәре. Ул уникенче гасыр ахырында Патша Джаяварман VII тарафыннан нигезләнгән булган.[1]:378–382[2]:170 Ул 9 км² мәйданны биләп тора, монда иртәрәк чорлардан берничә һәйкәл урнашкан һәм шулай ук Джаяварман һәм аның дәвамчылары тарафыннан нигезлән булганнар тора. Шәһәрнең үзәгендә Джаяварманның дәүләт гыйбадәтханәсе Байон, шул ук вакытта башка төп урыннар Җиңү Мәйданы тирәли төньякка таба якында тупланган.

Этимологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ангкор Тхом (Кхмер телендәː អង្គរធំ}) ул Нокор Тхом атамасының (Кхмер телендәːនគរធំ}}) альтернатив формасының трансформацияләнгән атамасы, ул дөрес әйтелеш дип санала. Нокор сүзе (Кхмер телендәːនគរ) турыдан-туры мәгънәдә Санскрит сүзе Нагарадан алынган (Devanāgarī: नगर), мәгънәсе Шәһәр, ул Кхмер сүзе Тхом (Кхмер телендәːធំ}) белән комбинацияләнгән, аның мәгънәсе Зур яки Бөек һәм шулай ук Нокор Тхомны формалаштырырга, ул хәзерге Ангкор Тхом сүзенә әйләнә.[3]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ангкор Том Джаяварман VII-нең империясе башкаласы итеп нигезләнгән булган һәм массакүләм төзелеш программасы үзәге булган. Шәһәрдә табылган бер язма Джаяварманга кияү буларак, ә шәһәргә килен буларак мөрәҗәгать итә.[4]:121

Ангкор Тхом бу урында беренче Кхмер башкаласы булмаган дип фараз ителә. Моңа кадәр өч гасыр элек Ясодхарапураның үзәге бераз гына төньяк-көнбатыштарак урнашкан, һәм Ангкор Тхом аның өлешләре белән кисешкән. Шәһәр эчендә иң элек гыйбадәтханәләр Бапхуонның элеккеге дәүләт гыйбадәтханәсе һәм Пхимеанакас, ул Патша Сараена инкорпорацияләнгән булган. Кхмерлар Ангкор Тхом һәм Яшодхарапура арасында ачык аерма ясамаганнар: хәтта ундүртенче гасырда элеккеге исем кулланылган булган.[4]:138 Ангкор Тхомның исеме - 16-ынчы гасырдан бирле кулланылышта булган. Ангкор Тхомда соңгы булып төзелгән гыйбадәтханә Мангалартха булган, ул 1295 елда багышланган булган. Шуннан соң булган корылмалар вакыттан-вакытка кадәр модификацияләнгән булган, әмма яңа корылмалар озак чыдамый торган материаллардар булган һәм сакланып калмаган. Патша Бороммаратчатхират II тарафыннан җитәкләнгән Аюттхайя Патшалыгы Ангкор Тхомны яулап алган һәм Понһеа Ят җитәкчелегендәге Кхмерларны башкалаларын көньяк-көнчыгышка таба күчерергә мәҗбүр иткән.[5]:29 Ангкор Тхом 1609 елга кадәр калдырылган булган, шул вакытта иртә Көнбатыш зиярәт кылучысы кеше яшәми торган шәһәр турында "Платонның Атлантидасы кебек фантастик" дип язган.[4]:140 Ул 80,000–150,000 кеше халык тәэмин иткән дип ышаныла.

Стиле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ангкор Тхом Байон стиленда. Ул үзен корылышның зур дәрәҗәсендә чагылдыра, биредә латерит киң кулланылышында, шәһәрнең һәр керүендә бит-манараларында һәм манараларының гаять зур Нага фигураларында.

Урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр Сиэм Реап Елгасының көнбатыш ярында урнашкан, ул Тонле Сапның кушылдыгы, ул елгадан якынча дүрткел миля арада. Анкор Тхомның көньяк капкасы Сием Реаптан 7,2 км төньякта, һәм Ангкор Ватка керүдән 1,7 км төньякта. Стеналар 8 м биеклектә һәм ян-ягында канаулар, аларның һәрберсе 3 км озынлыкта һәм 9 км² мәйданны били. Латериттан ясалган стеналар җир тарафыннан тәэмин ителә һәм түбәсендә парапет. Кардиналь нокталарның һәрберсендә капкалар бар, алардан юллар шәһәрнең үзәгендә Байонга илтә. Байонның үзендә стена яки сулы канау юк, шәһәрнекеләр археологлар тарафыннан Байонның Меру Тавыны чолгап алучы таулар һәм океаннарны чагылдыра дип ышаныла.[6]:81 Башка капка—Җиңү капкасы—көнчыгыш капкадан 500 м төньякта урнашкан; Җиңү Юлы Җиңү Мәйданының көнчыгыш юлыннан һәм Байонның Патша сараеннан параллель бара.

Шәһәр капкаларында 23 метрлы манаралар, төп корылмаларга соң кушылмалар булып, Байондагылардан соң һәм шул ук интерпретация проблемнарына ия. Алар патшаны үзен, Бодхисаттва Авалокитешвараны, империянең кардиналь сакчыларын һәм боларның кайбер комбинацияләрен чагылдыра. Тротуар һәрбер манара алдындагы сулы канауны эченә ала: боларның сул ягында дэвалар рәте һәм уң ягында асуралар рәте бар, һәрбер рәттә сугыш мөнәсәбәтендә наганы тота. Бу Ангкорда популяр миф буларак күренә, бу Сөт океаныннан май язу дигәнне аңлата. Байонның гыйбадәтханә тавы яки бәлки капка үзе шуннан соң май язу булырга тиеш нигез булырга тиеш.[6]:82 Нагалар кешеләр дөньясыннан Ходайлар дөньясына күчүне чагылдырырга мөмкин (Байон), яки сакчы фигуралар.[7] Капкалар үзләре 3.5-кә 7 м, һәм оригиналь рәвештә алар агач ишекләр белән ябылырга тиеш булган.[6]:82 Көньяк капкага хәзер еш сәфәр кылалар, һәм шулай ук төп керү шәһәр туристлары өчен. Шәһәрнең һәр почмагында Прасат Чрунг почмагы гыйбадәтханәсе ул комташтан төзелгән һәм Авалокитешварага багышланган. Алар хач формасында үзәк манаралы, һәм көнчыгышка таба юнәлгән. Шәһәр эчендә арыклар системасы булган, шулар аша су төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба аккан. Җирнең чыгып торган өлешендә стеналар булган һәм аларны шәһәрнең дөньяви биналары биләп торган, шуларның берсе дә калмаган. Бу мәйданны хәзер урман биләп тора. Ангкорның бөек хәрабәләренең күбесендә Борынгы Һинд дине риваятьләреннән һәм эпосларыннан (соңрак гасырларда Буддачылык кушылып) төрле Ходайларны, Алиһәләрне, башка дөнья мәхлукатлары белән барельефлар ясалган. Шул сурәтләр белән катышкан күбрәк мәгълүм хайваннар бар, мәсьәлән филләр, еланнар, балыклар һәм маймыллар, шуларга өстәп аждаһа сыман мәхлукатлар алар стильләштерелгән, озынлаштырылган еланнар (аяклары һәм тырнаклары белән), болар Кытай сәнгатендә бар.

Әмма Та Проһм хәрабәләре арасында, зур таш керү янында, гадәти булмаган конструкцияле көнбатыш керүдә "пилястрларда түгәрәкләрне" күреп була.

Күренгәннәрнең кайберәүләре төрле хайваннар - дуңгызлар, маймыллар, су буйволлары, әтәчләр һәм еланнар. Түгәрәкләр арасында мифологик фигуралар юк, моннан монда уникенче гасырда борынгы Кхмер халкы күргән хайваннар фигуралары ясалган дип әйтергә була.[7]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Популяр мәдәнияттә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ангкор комплексы кыскача 1933 фильмы Кинг Конгта күрсәтелгән.[8]
  • Lara Croft: Tomb Raider фильмында берничә персонаж Камбоджадага сәяхәте дәверендә Ангкор Тхомга сәфәре вакытында Нур Өчпочмагының беренче өлешен табар өчен сәяхәт кылалар.
  • Джеймс Роллинс'ның SIGMA Force Book 4: The Judas Strain (2007), персонажлар чумага каршы дәва табар өчен сәяхәт кылалар, ул Марко Поло эзләре буйлап баруны таләп итә, бу аларны Ангкор Тхомга илтә.
  • Питер Борн'ның The Golden Pagans романында (якынча 1956), төп персонажлар Гарәбстанга Тәре походлары вакытында җибәрелә, тотыла һәм Кхмерларга хезмәт итәргә мәҗбүр булалар. Тоткыннар хәзер Ангкор Тхом дип аталаганның өлешен төзиләр.
  • Patlabor the Movie 2-да ачу сәхнәсе Ангкор Тхомда нигезләнгән, моны Хаяо Миязаки Animage журналына (1993 елның октябре) интервьюсына әйткән.
  • Civilization IV: Beyond the Sword-да, Ангкор Тхом Кхмер Империясенең Ясодхарапура һәм Харихаралайядан соң өченче шәһәре.
  • Eternal Darkness: Sanity's Requiem-да, Ангкор Тхом Камбоджа гыйбадәтханә урнашкан төбәк, анда борынгы Mantorok урнашкан.
  • Civilization VI-да Ангкор Тхом Кхмер Империясенең башкаласы булып тора.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Билгеләмәләр

Библиографиясе

  • Albanese, Marilia, The Treasures of Angkor, Vercelli, White Star Publishers, 2006, Paperback, 88-544-0117-X
  • Freeman, Michael, Jacques, Claude, Ancient Angkor, Bangkok, River Books, 2003, Paperback, isbn=974-8225-27-5
  • Jessup, Helen Ibbitson, Brukoff, Barry, Temples of Cambodia - The Heart of Angkor, Bangkok, River Books, 2011, Hardback, isbn=978-616-7339-10-8}}

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Higham, C., 2014, Early Mainland Southeast Asia, Bangkok: River Books Co., Ltd., Калып:ISBN
  • Coedès, George (1968). Walter F. Vella. ed. The Indianized States of Southeast Asia. trans.Susan Brown Cowing. University of Hawaii Press. ISBN 978-0-8248-0368-1. 
  • word Nokor Thom and Nokor Wat in Khmer dictionary adopted from Khmer dictionary of Buddhist institute of Cambodia, p. 444 and 445, pub. 2007.
  • 4,0 4,1 4,2 Higham, Charles. 2001. The Civilization of Angkor. Phoenix. Калып:ISBN.
  • Chakrabongse, C., 1960, Lords of Life, London: Alvin Redman Limited
  • 6,0 6,1 6,2 Glaize, Maurice. 2003. English translation of the 1993 French fourth edition. The Monuments of the Angkor Group. Retrieved 14 July 2005.
  • 7,0 7,1 Freeman, Michael and Jacques, Claude 1997. Angkor Cities and Temples. Bangkok: River Books.
  • https://www.springfieldspringfield.co.uk/movie_script.php?movie=king-kong