Англия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Англия latin yazuında])
Англия
ингл. England
Байрак[d]Илтамга[d]
Сурәт
Рәсми исем England
Кушамат/тәхәллүс Blighty
... хөрмәтенә аталган англы[d] һәм коры җир
Демоним Angličan, English, англічане, englisch, Engländer, Engländerin, Engelsman, Engelse, 英國人, 英國人, 英國人, angol, englænder, Englez, англичанка, англичане, англичани, anglais, anglaise, engleză, inglese, inglese, inglesi, inglesi, inglés, inglesa, ingleses, inglesas, Sais, Saesnes, Saeson, English, نڭليزي, نڭليزية, نڭالزا, نڭليزيات, Anglež, Angležinja, ангелец, ангелька, ангельцы һәм Inglesi
Рәсми тел инглиз теле
Гимн Ходаем, патшаны сакла![d]
Дөнья кисәге Европа
Дәүләт  Бөекбритания[1]
Башкала Лондон[2]
Административ-территориаль берәмлек Бөекбритания
Сәгать поясы ECG[d]
Иң көнчыгыш ноктасы 52°28′52″ т. к. 1°45′46″ кч. о.
Иң төньяк ноктасы 55°48′00″ т. к. 2°02′00″ кб. о.
Иң көньяк ноктасы 49°51′ т. к. 6°24′ кб. о.
Иң көнбатыш ноктасы 49°53′00″ т. к. 6°27′00″ кб. о.
Геомәгълүматлар Data:England.map
Иң югары ноктасы Скофел-Пайк[d]
Иң түбән ноктасы Фенские болота[d]
Идарә итү формасы парламентская монархия[d] һәм Конституцияле монархия
Дәүләт башлыгы вазыйфасы король Великобритании[d]
Ил башлыгы Велс шаһзадәсе Чарлз
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Бөекбритания премьер-министрлары исемлеге[d]
Хөкүмәт башлыгы Риши Сунак
Халык саны 53 012 456 (2011),
57 106 398 (2022)[3]
Административ бүленеше Көнбатыш Англия[d], Төньяк-Көнбатыш Англия[d], Йоркшир и Хамбер[d], Көнчыгыш Мидленд[d], Көнбатыш Мидленд[d], Көньяк-Көнбатыш Англия[d], Көньяк-Көнчыгыш Англия[d], Северо-Восточная Англия[d] һәм Лундын төбәге[d]
Акча берәмлеге Стерлиң фунты
Нәрсә белән чиктәш Шотландия һәм Велс
Алыштырган Англия кыйраллыгы[d]
Кулланылган тел инглиз теле
Мәйдан 130 278 км²[2]
Официаль символ Роза Тюдоров[d]
Харита сурәте
Позиционная карта
Рельефная позиционная карта
Сурәтләнә Charles James fonds[d]
Тема җәгърафиясе География Англии[d]
Яклаучы изге Изге Георгий[d]
Феноменның икътисады экономика Англии[d]
Феноменның демографиясе demographics of England[d]
Хуҗалыклар саны 23 044 097[4]
Уртача яшь 38,6 аннум[5] һәм 39,3 аннум[4]
Рәсми веб-сайт visitengland.com
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме [d]
Илнең телефон коды +44
Карта
 Англия Викиҗыентыкта

Еш кына Бөекбритания аңламында кулланыла.

А́нглия (ингл. England [ˈɪŋɡlənd]) — Бөекбританиянең иң зур тарихи һәм административ өлеше. Британ утравының көньяк-көнчыгыш өлешендә урнаша. Гадәттә, инглизчә mainland дип йөртелә. Англия халкы Бөекбритания халык санының 84 %-н тәшкил итә.

Англия элек көндәш булган графлыкларның 927 елда берләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килде. Исеме герман кабиләләренең берсе булган англар атамасына бәйле. Башкаласы — Бөекбританиядә һәм Европа Берлегендә иң зур булган Лондон шәһәре.

Англия — инглиз теле һәм Англикан чиркәве барлыкка килгән урын, монда нигезләнгән инглиз хокукы күп илләрнең юридик система нигезенә тәэсир иткән. Лондон — Британ империясенең башкаласы иде. Сәнәгать инкыйлабы нәкъ Англиядә барлыкка килде, ул — дөньяда иң беренче сәнәгати үсеш алган ил иде. Илнең парламент демократиясе, конституцион, хөкүмәт, юридик үзенчәлекләре күп башка илләрнең нигезенә ятты.

1707 елда Англия (аның эченә кергән Велс белән) Шотландия белән Бөекбританиягә берләшә. Административ яктан Англия 9 регион һәм 48 графлыктан тора.

Географик мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Англия Бөекбритания утравының өчтән ике өлешен биләп тора. Төньякта ул — Шотландия, көнбатышта Велс белән чиктәш.

Илнең ландшафты калкулыклардан тора, төньяк районнарга таба алар күбрәк тауга әйләнә бара. Көнчыгышта күбесенчә сазлыклардан торган үзәнлекләр урнаша. Сазлыклар күбесенчә авыл хуҗалыгы өчен киптерелеп яраклаштырылган.

Англиянең иң зур алты шәһәре: Лондон, Бирмингем, Лидс, Шеффилд, Ливерпуль һәм Манчестер.

Англия төньякта Шотландия һәм көнбатышта Уэльс белән чиктәш. Ул Бөекбритания утравында һәм тагын йөздән артык вак утрауда урнашкан. Англия Ирланд, Кельт, Төньяк диңгез һәм Англия каналы (Ла-Манш) белән юыла. Англиянең күп өлешен тигезлекләр һәм түбән калкулыклар каплап тора, ләкин тау төбәкләре дә бар. Уртача диңгез климаты, уңайлы температуралар белән. Англия бәйсез ил түгел, бу Берләшкән Корольлекнең бер өлеше. Англиянең башкаласы - Лондон, ләкин аның үз хөкүмәте юк. Берләшкән Корольлекнең сәяси төзелеше шулай ук Англиягә дә керә (идарәнең парламент системасы белән конституцион монархия). Англиянең икътисады - дөньяда иң зурларның берсе. Шулай ук ул Берләшкән Корольлек икътисадының иң зур өлешен тәшкил итә. Сәнәгатьнең аеруча мөһим тармаклары: химия, фармацевтика, автомобиль, аэрокосмик сәнәгать, программа тәэмин итү индустриясе һәм туризм.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Христианлык
Ислам
Һинд дине

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

(https://www.interactive-english.ru/topiki/283-england/ 2021 елның 9 июль көнендә архивланган. сайтындагы "England" статьясының тәрҗемәсе.)