Ангуштха Пуруша

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ангуштха Пуруша latin yazuında])

Катха Упанишадада (1.12-13) пуруша (кеше, мәхлукат) искә алына, ул баш бармак зурлыгында (ангуштха) һәм ул кешенең йөрәк эчендә яши (hridaye guhaayaam "йөрәк мәгарәсе"ндә).

"Баш бармак зурлыгындагы пуруша тән эчендә яши.
Баш бармак зурлыгындагы пуруша - ул төтенсез яктылык (jyoti)."

Башка Упанишадаларда пуруша алтын төстә (хиранмайя) һәм пуруша алтын мәхлукат (хиранмайя пуруша). Пуруша кеше йөрәге мәгарәсе эчендә утыра. Һинд дине ышанулары буенча, йөрәкне тән эчендә илаһиның яшәү урыны белән тәңгәл китерәләр. Бхагавад Гитада Ходай Кришна ул һәр кешенең йөрәгендә тора дип игълан итә.

Бу йөрәк эчендә яшәүче "мәхлукат" ‘джива’ яки ‘үз’ белән тәңгәл китерелә, ул аңны һәм мета-физик тәнне (пракрити) тота, шулай ук карана шарира төшенчәсе кулланыла. Карана шарираның иң трансцедент барлыгы бар һәм ул физик, җир тормышы тәҗрибәсен аккумуляцияли. Бу 'джива' рухилык ялкыны, һәм аның тәндә урыны - йөрәк өлкәсе.(Йөрәк физик йөрәк дигәнне аңлатмый, ә йөрәк чакрасының рухи йөрәген аңлата.)

Шри Ауробиндо буенча, ангушта пуруша чайтья (четна) элементларыннан гыйбарәт, ягъни ангуштха пуруша - ул физик (четас) сферасында торучы мәхлукат. Шри Ауробиндо билгеләп үткәнчә кешенең йөрәк өлкәсенең гадәти чакрасы артында, Упанишадаларда тасвирланганча тирән мәгарә эчендә нихите гухаям, үзәктә илаһи ялкын бар. Ригведа һәм Санкхья игезәк кош аналогиясендә бу баш бармак зурлыгындагы пуруша - ул кош (dvau suparna sayuja sakhaya), ул чынлыкта пракритида катнаша һәм Кармасының җимешләреннән рәхәтләнә һәм/яки интегә.

Упанишадалар буенча, хиранмайя ангуштха пуруша карана шарираны чагылдыра. Хиранмайя ангуштха пуруша туулар арасында җанның трансмиграция этәргече.

"Үз"нең зурлыгына карый торган визуализацияләр Упанишадларда гаять зур әһәмияткә ия. Брхадараньяка Упанишадта 5.6.1 шигырендә һәм Чандогья Упанишадта 3.14.3 шигырьдә үзнең зурлыгы орлык зурлыгында дип раслана. Шатапана Брахманада, 10.6.3 шигырендә билгеләнгәнчә:
...минем йөрәгем эчендә дөге яки арпа яки тары орлыгы кебек нәни һәм төтенсез яктылык (яки ялкын) сыман.

Ангуштха пуруша җимереп булмаслык, балкучы һәм Пуруша шуктаның пурушасыннан капма-каршы аермалы. Ангуштха пуруша дживаатма индивидуалистик, шул ук вакытта пуруша шукта җәмәгать параматмасы.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Билгеләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]