Андрей Алексеев (1930)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Андрей Алексеев (1930) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Андрей Алексеев
Туган 11 декабрь 1930(1930-12-11)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Үлгән 9 сентябрь 2015(2015-09-09) (84 яшь)
Санкт-Петербург, Россия
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясе[d] һәм МДУ тарих факультеты[d]
Һөнәре хайванатбелгеч, паразитулыг, бөҗәкбелгеч, акаролог
Эш бирүче Институт усовершенствования врачей МО РФ[d], Научно-исследовательский институт дезинфектологии Роспотребнадзора[d], Институт эволюционной физиологии и биохимии им. И. М. Сеченова РАН[d] һәм Россия ФА Зоология институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d] (1969)
Гыйльми исем: профессор

 

Алексеев Андрей Николаевич (11 декабрь 1930 ел9 сентябрь 2015 ел) — СССРның галим-зоологы. Акарология, медицина энтомологиясе, теоретик һәм гамәли паразитология өлкәсендә белгеч. Медицина фәннәре докторы (1969), профессор. РФА каршындагы Паразитология җәмгыятенең беренче Президенты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Андрей Николаевич Алексеев 1930 елның 11 декабрендә Ленинград шәһәрендә туган. Атасы Николай Михайлович Алексеев Хәрби-медицина академиясен тәмамлаган, хәрби табиб. Әнисе, Алексеева-Вербова Зинаида Давыдовна, хореограф,СССРда беренчеләрдән булып нәфис гимнастика буенча мәктәп оештыра[1][2]. Бөек Ватан сугышы елларында гаилә Свердловскига, ә аннары Фрунзе каласына эвакуацияләнә.

1954 елда Хәрби-медицина академиясен алтын медаль белән тәмамлый. Һөнәрен Е. Н. Павловскийның гомуми биология һәм паразитология кафедрасы буенча сайлый, аннары бизгәк һәм Паппатачи бизгәген таратучыларны өйрәнү һәм репеллентларны сынау өчен профессор А. В. Гуцевич җитәкләгән ведомство экспедицияләрендә катнаша.

1954-1960 елларда армиядә хәрби хезмәттә була һәм аны СССР Оборона министрлыгының гыйльми-тикшеренү институтында Загорск һәм Кировта үтә[1][3].

1960 елдан СССР Сәламәтлек саклау министрлыгының Дезинфекцияләү һәм стерильләштерү гыйльми-тикшеренү институтында эшли.

1966 елда читтән торып Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый. Диплом эшен «Афины V в до н. э.» темасы буенча яклый.

1963 елда «медицина фәннәре кандидаты» дәрәҗәсенә «Изучение биологии и чувствительности к инсектицидам блох Ceratophyllus consimilis Wagn. 1898» дигән тема буенча диссертация яклый.

1969 елда «медицина фәннәре докторы» дәрәҗәсенә «Взаимоотношения кровососущих членистоногих и возбудителей болезней человека (количественная характеристика взаимоотношений пар возбудитель—переносчик, изученных методом индивидуального дозированного заражения членистоногих)» темасына диссертация яклый. 1970 елдан ул «профессор».

1971 елдан 1986 елга кадәр Е. И. Марциновский исемендәге медицина паразитологиясе һәм тропик медицина институтында эшли. 1977-1982 елларда Табибларның белемен камилләштерү буенча үзәк институтның медицина энтомологиясе кафедрасы мөдире була.

1986-1990 елларда СССР Медицина фәннәре академиясенең Полиомиелит һәм вируслы энцефалитлар институтында, 1990-1992 елларда И. М. Сеченов исемендәге физиология һәм биохимия институтында эшли. 1992 елдан Русия Фәннәр академиясенең Зоология институтында гыйльми хезмәткәр[3].

Андрей Николаевич Алексеев 2015 елның 9 сентябрендә вафат була.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Антропоген йогынты шартларында кан суыручы буынтыкаяклыларның төрле төркемнәренең үзенчәлекләрен өйрәнә[4]. Алексеев паразитик системаның эмерджент үзенчәлекләре төшенчәсен кертә, инфекция тапшыру юлының күп санлы юлларының законын, күп компонентлы антагонистик һәм синергетик үзара бәйләнешләрнең концепциясен һәм иксод талпаннарның катнаш инфекцияләренең концепциясен әйтеп бирә. Шулай ук ул катлаулы паразитар системаларда процессларның төп механизмнарын аңлау өчен чир таратучылар популяциясенең фенотипик һәм генотипик үзгәрүчәнлегенең әһәмиятен ачыклый[2].

Лайм чире, талпан энцефалиты, агуланган буынтыкаяклылар-таратучыларның организм эчендә эрлихиоз кузгаткычлар арасындагы мөнәсәбәтләрне тикшерә. Авыр металл ионнары мохитендә микъдары арту очрагында талпаннар трансмиссив чирләрнең актив таратучылары булып тора[1][3]. Кошларның күчү юлы үзгәрешенең чир таратучы талпаннар ареалына йогынтысын һәм соңгыларының күчү юлларында эпиззотий үсешендәге ролен өйрәнә.

Борынгы текстларда чирләрнең тасвирламасын анализлау нигезендә Алексеев Пелопонесс сугышы сөземтәсенә (б.э. кадәр 431-404 елларда) тимгел тиф эпидемиясе йогынты ясый, бу авыл халкының шәһәрдә туплануы һәм бетләр белән агулануы һәм антисанитар шартлар белән бәйле булуын исбатлый[1].

Е.И. Марциновский исемендәге институт хезмәткәрләре белән бергә Алексеев бизгәк таратучы гнус белән көрәшү өчен бактериаль препаратларны куллану буенча мәгълүматларны гомумиләштерә. Тере агулы борчалар белән эш иткәндә хәвефсезлекне тәэмин итәр өчен Алексеев аларны фиксацияләү, автомат рәвештә бу бөҗәкләрне исәпләү өчен прибор уйлап таба. Аннары бу прибор «Алексеев аппараты» дип атала һәм Ысыккүл вирусы листериоз һәм башка чирләрнең кузгаткычлар һәм таратучылары арасында булган мөнәсәбәтләрне өйрәнү өчен кулланыла. Шулай ук ул «тере кан суыручы буынтыкаяклыларны мәҗбүри ашату аппаратын» уйлап таба[1]. Борелиоз һәм талпан энцефалитының катнаш чыганагында боррелияләр вируска бирешүчәнлекне киметүен һәм кешеләрдә талпан энцефалиты барышын йомшартуын исбатлый.

РФА карамагында Паразитология җәмгыятен оештыра һәм 1992 елда 2003 елга кадәр аның беренче президенты була. Аның җитәкчелегендә биш съезд үткәрелә. 2003 елда Паразитология җәмгыятенең мактаулы Президенты итеп сайлана[1][2].

1976 елдан алып 2005 елга кадәр «Биология переносчиков и борьба с ними» комитетында бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының эксперты була, 1980-1994 елларда бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы /ФАО/ карамагындагы «Управление внешней средой для борьбы с переносчиками» комитетына керә. 16 аспирант һәм 1 доктор әзерли.

Гыйльми җәмгыятьләрдә әгъзалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күп гыйльми җәмгиятьләрдә тора[5][3], шул исәптән:

  • Рус энтомология җәмгыяте (1966 елдан алып)
  • Американың энтомология җәмгыяте (1995 елдан)
  • РФА каршындагы Паразитология җәмгыяте (1992 елда, җәмгыятькә нигез сала)
  • Скандинавия-Балтыйк паразитологлар җәмгыяте (1998 елдан)
  • Нью-Йорк Фәннәр академиясе (1995 елдан)

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «СССР Кораллы көчләре 40 ел» медале
  • III дәрәҗә «Намуслы эшчәнлеге өчен» медале[6].
  • Алексеев хөрмәтенә таракан alexeevi Rhabdoblattella Anisyutkin, 2016 аталган[7].

Басмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

568 басма авторы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Дубинина Е. В. {{{башлык}}} // Историко-биологические исследования. — Т. 11. — № 1. — С. 7—35. — ISSN 2076-8176. — DOI:10.24411/2076-8176-2019-11983
  2. 2,0 2,1 2,2 Pugachev O. N., Tobias V. I. {{{башлык}}} // Entomological Review. — Т. 91. — № 1. — С. 127–130. — ISSN 0013-8738. — DOI:10.1134/S0013873811010118 Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «:2» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «:2» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 {{{башлык}}} // Пест-Менеджмент. — № 3. — С. 42—43. — ISSN 2076-8462. Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «:3» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «:3» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «:3» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  4. {{{башлык}}} // журнал «Паразитология». — № 3. — С. 243‒245. — ISSN 0031-1847.
  5. {{{башлык}}} // журнал «Паразитология». — Т. 30. — № 3. — С. 243‒245. — ISSN 0031-1847.
  6. {{{башлык}}} // журнал «Паразитология». — № 3. — С. 243‒245. — ISSN 0031-1847.
  7. {{{башлык}}} // Zootaxa. — С. 41–64. — ISSN 1175-5326.