Андрей Баталов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Андрей Баталов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Андрей Баталов
Андрей Баталов.jpg
Туган 1 июль 1955(1955-07-01) (66 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Россия
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Әлма-матер Мәскәү мигъмарият институты[d]
Һөнәре мигъмар
Эш бирүче Мәскәү мигъмарият институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: сәнгать фәннәре докторы[d]

Андрей Леонидович Баталов (1955 елның 1 июле, Мәскәү, ССРБ) — совет һәм Россия сәнгать белгече, борынгы рус архитектурасы буенча белгеч, 100 дән артык фәнни эш авторы. Сәнгать белеме докторы, профессор, Россия Сәнгать академиясенең мактаулы академигы (2017)[1].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Андрей Баталов 1955 елның 1 июлендә Мәскәүдә архитекторлар гаиләсендә туган. Әтисе — Леонид Ильич Баталов (1913—1989) — СССР атказанган архитекторы, ике Дәүләт премиясе лауреаты, Останкино манарасы проекты авторы, ике телеүзәк һәм Ленинград проспектындагы аэропорт бинасы авторы; әнисе — Баталова Ирина Викторовна (1928 елда туган) — архитектор.

1978 елда Мәскәү архитектура институтын, торак-иҗтимагый төзелеш факультетын, архитектура һәйкәлләрен реставрацияләү кафедрасын тәмамлый.

1986 елда кандидатлык диссертациясен яклый. 1996 елда «XVI гасыр азагындагы Мәскәү таш сәнгате: заманның сәнгатьчә фикерләү мәсьәләре» дигән темага докторлык диссертациясен яклый. 2004 елда профессор исеме бирелә.

1978—1992 елларда Теория һәм тарих институтында архитектор, кече фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәткәр, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр булып эшли.

1992 елдан Мәскәү Кремлендә даими рәвештә баш архитектор, Мәскәү Кремле Музейларының фәнни эш буенча генераль директор урынбасары булып эшли.

1994 елдан — Дәүләт сәнгать белеме институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, Мәскәү архитектура институты һәм Православие Изге Тихон гуманитар университеты профессоры.

Хатыны — сәнгать белгече М. А. Демидова (1969 елда туган)[2]; балалар: Ксения (1991 елда туган) һәм Леонид (1994 елда туган).

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2021);
  • «Дуслык» ордены (2017)[3];
  • Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (2011);
  • Италия теләктәшлеге Йолдызы ордены кавалеры;
  • Россия Сәнгать академиясе мактаулы академигы (2016);
  • I дәрәҗә Макарьев премиясе лауреаты, II дәрәҗә И. Е. Забелин исемендәге премия лауреаты;
  • башка бүләкләр: Россия Сәнгать академиясенең көмеш медале, РСА алтын медале, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Мәскәү премиясе, III дәрәҗә преподобный Сергий Радонежский ордены, III дәрәҗә Изге кенәз Даниил Московский ордены, III дәрәҗә преподобный Серафим Саровский ордены.

Төп хезмәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Баталов А. Л. Принципы научной реконструкции памятников архитектуры // Современный облик памятников прошлого. М., Стройиздат, 1983.
  • Баталов А. Л. Четыре памятника архитектуры конца XVI в. // Архитектурное наследство. № 32. М., Стройиздат, 1984.
  • Баталов А. Л. Вознесенский собор Московского Кремля // Памятники культуры. Новые открытия. 1983. М.-Л., Наука, 1985.
  • Баталов А. Л., Бусева-Давыдова И. Л. О методологии изучения символики древнерусской архитектуры. // История архитектуры. Объект, предмет и метод исследования. Сб. научных трудов ВНИИТАГ / под ред. А. А. Воронова. М., 1989.
  • Баталов А. Л. На грани культур. // Архитектура и строительство Москвы, 1989, № 5.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Состоялось вручение регалий академика РАХ Андрею Леонидовичу Баталову
  2. Демидова Мария Александровнана сайте ГИИ 2018 елның 8 февраль көнендә архивланган.
  3. Указ Президента Российской Федерации от 12 июля 2017 года № 315 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]