Андрей Говоров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Андрей Говоров latin yazuında])
Андрей Говоров
Туган 10 апрель 1992(1992-04-10) (31 яшь)
Акъяр, Украина
Ватандашлыгы  Украина
Әлма-матер Олесь Һончар исемендәге Днепропетровск милли университеты[d]
Һөнәре йөзүче
Спорт такымы әгъзасы Toronto Titans[d]

 Андрей Говоров Викиҗыентыкта

Андрей Андреевич Говоров (укр. Андрій Андрійович Говоров; 1992 елның 10 апреле, Акъяр) — Украин йөзүчесе, Атказанган спорт мастеры, Беренче яшүсмерләр Олимпия уеннары чемпионы, 50 м га баттерфляй белән йѳзүдә ике тапкыр дөнья рекордчысы, яшүсмерләр арасында күп тапкырлар дөнья һәм Европа чемпионатлары призёры, яшүсмерләр арасында 50 м га баттерфляй белән йѳзүдә ике тапкыр Европа рекордчысы, 50 м га ирекле стиль һәм 100 м га баттерфляй белән йөзүдә һәм 50 м га кыска бассейннарда баттерфляй белән йѳзүдә алты тапкыр Украина рекордчысы. 2012 елда Лондондагы Олимпия уеннарында ирекле стиль белән 50 метр дистанциягә йөзүдә ярымфиналга барып җитә, ул 2 августның кичке сессиясендә 22,09 секунд һәм 22,12 секунд вакыт күрсәтә.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2015 елда Казанда дөнья чемпионатында (уртада)

2013 елның июль аенда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада 50 м га баттерфляй ысулы белән йөзүдә финалда алтын медаль яулый.

Андрейның тренеры — Украинаның атказанган тренеры Константин Николаевич Карташов, ә 2016 елдан — Бразилия тренеры Arilson Soares da Silva.

2015 елның августында Мәскәүдә йөзү буенча Дөнья кубогының беренче этабында алтын һәм бакыр медальләргә ия була[1][2].

2015 елның декабрь аенда 22,36 вакыт белән Нетаниядә (Израиль) кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионатында алтын медаль яулый.

2016 елның 10 июнендә «Маре Нострум» (Барселона) турнирының йомгаклау этабында җиңү яулый, ярышлар рекордын яңарта — 23,16 сек., 50 м баттерфляй белән йөзү.

2017 елда Будапештта узган су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында баттерфляй белән 50 метр дистанциядә бакыр медаль яулый[3].

2021 елның маенда Будапештта узган Европа чемпионатында украин спортчысы баттерфляй белән 50 метр дистанциягә йөзүдә, финалда 23,01 вакыт күрсәтеп, көмеш призёр була.

Иң яхшы нәтиҗәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вакыт күрсәткечләре буенча[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәүләт бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • III дәрәҗә «Казанышлар өчен» ордены (2013 елның 25 июле) — «Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән, фидакарьлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәткән, Украинаның халыкара абруен күтәргән өчен»[4]

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Днепропетровск югары физик культура училищесын тәмамлый. О. Гончар исемендәге Днепропетровск милли университетында(рус.) укый. Өйләнгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]