Андрей Громыко
Андрей Громыко | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | белар. Андрэй Андрэевіч Грамыка |
Туган | 5 (18) июль 1909 яки 5 июль 1908[1] Иске Громыки[d], Һомел өязе[d], Мәгилү гөбернәсе, Россия империясе[2] |
Үлгән | 2 июль 1989[3] Мәскәү, СССР[4] |
Күмү урыны | Новодевичье зираты[d] |
Ватандашлыгы | ![]() |
Әлма-матер | Беларус дәүләт техника университеты[d] |
Һөнәре | сәясәтче, дипломат, икътисадчы, мимуарис |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Балалар | Анатолий Андреевич Громыко[d] һәм Эмилия Андреевна Громыко[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | икътисад фәннәре докторы[d] |
Андрей Громыко (рус. Андрей Андреевич Громыко, белар. Андрэй Андрэевіч Грамыка, 5 (18) июль 1909, Старые Громыки, Һомел өязе, Могилёв губернасы, Рәсәй империясе — 2 июль 1989, Мәскәү, ССРБ) — Совет дәүләт һәм фирка эшлеклесе, күп еллар (1957—1985) дәвамында ССРБ чит ил эшләре министры.
1939 дан ССРБ чит ил эшләре министрлыгында эштә. 1943 дән АКШта ССРБ илчесе, 1946 дан БМОда ССРБ даими вәкиле. Ялта һәм Потсдам конференцияләрен әзерләүдә катнашкан. 1949-1952 дә ССРБ чит ил эшләре министры беренче урынбасары. 1952 дән Бөекбританиядә ССРБ илчесе. Сталин үлеменнән соң Мәскәүгә чакрытып алына һәм элекке вазыйфасына кайтарыла. 1957 дән — ССРБ чит ил эшләре министры.
Дипломатик сөйләшүләр алып барганда күрсәткән үҗәтлекләре өчен Көнбатышта аңа «Юк әфәнде» кушаматын такканнар.[5]
ССРБ ЮШ депутаты (2, 5-11 чакырылышлары, 1946-1950, 1958-1989), «Халыкара тормыш» журналының баш мөхәррире (1958-1987). 1988 дән — пинсәдә.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Find A Grave — 1995.
- ↑ 2,0 2,1 Большая советская энциклопедия / мөхәррир О. Ю. Шмидт — Москва: Большая российская энциклопедия, 1926. — ISBN 978-5-85270-292-0, 978-5-85270-324-8
- ↑ filmportal.de — 2005.
- ↑ 4,0 4,1 Алмания дәүләт китапханәсе, Берлин дәүләт китапханәсе, Бавария дәүләт китапханәсе һ.б. Record #118857886 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ https://www.peoples.ru/state/ambassador/gromyko/