Андрей Иванченко

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Андрей Иванченко latin yazuında])
Андрей Иванченко
Туган телдә исем Иванченко Андрей Фёдорович
Туган 15 июль 1904(1904-07-15)
июлендә Украинаның Кировоград өлкәсе Шевченко авылы (хәзерге Долинская шәһәре)
Үлгән 6 март 1945(1945-03-06) (40 яшь)
Маҗарстан
Күмү урыны Кишкорпад посёлогы (Венгрия) янында туганнар кабере
Ватандашлыгы Украин Халык Республикасы[d]
 СССР
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены
Хәрби дәрәҗә Өлкән лейтенант

 Андрей Иванченко Викиҗыентыкта

Андрей Иванченко - Өлкән лейтенант, III Украина фронтының 57 нче армиясе 299 нчы Харьков укчылар дивизиясе 843 нче Кызыл Байраклы артиллерия полкында взвод командиры, Советлар Союзы Герое

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иванченко Андрей Фёдорович 1904 елның  15 июлендә  Украинаның Кировоград өлкәсе Шевченко авылында (хәзерге Долинская шәһәре) туган. Украин милләтеннән. 1939 елдан ВКП(б) әгъзасы. 1935 елда авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, авыл хуҗалыгын механизацияләү мәктәбе директоры, Саратов өлкәсенең Краснополье машина-трактор станциясендә агроном булып эшли. 1925–1927 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. 1942 елның 15 декабрендә Саратов өлкәсе Ровное РХК тарафыннан фронтка алына. Шушы көннән 1943 елның 1 июненә кадәр Иванченко Волхов фронтында сугыша. 1943 елның 1 июненнән 2 сентябренә кадәр – Дала, 1943 елның 2 сентябреннән 1944 елның 30 сентябренә кадәр – II Украина, аннары III Украина фронтында сугыша. 1943 елның 11 августында каты яралана. 1945 елның 6 мартында Венгриянең Капошвара шәһәреннән көнбатыш юнәлештә урнашкан Яко авылы янында дошманның зур пехота һәм танк гаскәрләре, артиллерия уты ышыгында, совет частьләрен камау омтылышы ясый. Өлкән лейтенант Иванченконың взводы туры төзәп немец пехотасының һөҗүмнәрен кире кайтара. Сугышчылар төз атып 200 гә якын фашистны кырып сала, әмма дошман пехотасының ике батальоны кыю совет сугышчыларын камалышка алуга ирешә. Лейтенант Иванченко әйләнә буенча оборонага оештыра, аның орудиеләре ике сәгать тирәсе 200 метр диярлек ераклыктан дошманны утка тота. Бервакыт снарядлар бетә. – Дусларым! – дип мөрәҗәгать итә өлкән лейтенант Иванченко взводның шәхси составына. – Без гади тупчылар гына түгел бит. Әйдәгез, хәзер дә дошманга каршы Сталинград янындагыча аяусыз сугышыйк! Иванченко взводы сугышчылары шәхси кораллары һәм гранаталар белән дошманга каршы тора. Патроннар һәм гранаталар бөтенләй төкәнгәч, алар кул сугышына күтәрелә. Тигез булмаган әлеге сугышта 2 рота диярлек немец солдаты һәм 5 станоклы пулемёт юкка чыгарыла. Өлкән лейтенант Иванченко 1945 елның 6 мартында тигезсез сугышта

батырларча һәлак була. Иванченко Кишкорпад посёлогы (Венгрия) янында туганнар каберендә җирләнгән.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

https://minsport.tatarstan.ru/file/File/!!!!_MDMS/Kniga_geroev_RT2.pdf(үле сылтама)