Андрей Поминов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Андрей Поминов latin yazuında])
Андрей Поминов
Туган телдә исем рус. Андрей Иванович Поминов
Туган 2 март 1958(1958-03-02) (66 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре радиофизик, электрончы
Эш бирүче Н.И. Лобачевский исемендәге лицей[1]
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Дуслык ордены (ТР) - 2023
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре кандидаты[d]

Андрей Поминов, Андрей Иван улы Поминов (рус. Андрей Иванович Поминов, 1958 елның 2 марты, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Казан) — Татарстан мәгариф министрының беренче урынбасары (2014 елдан). Физика-математика фәннәре кандидаты (1989).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1958 елның 2 мартында Казанда туган. Әтисе Иван Сергей улы Поминов (19201999), КДУ профессоры, Taᴛaрстаʜның атказанган фән эшлеклесе. А. И. Поминов В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының (2009 елдан федераль университет) физика факуᴫьтетын «радиофизика һәм электроника» белгечлеге буенча тәмамлаган (1980).

Хезмәт юлын үзе укыган университетта башлый: 1980-1992 елларда инженер, өлкән инженер, КДУның радиоспектроскопия һәм квант электроникасы кафедрасында кече фәнни хезмәткәр, фәнни хезмәткәр була. 1989 елда каты җисемнәр физикасы өлкәсендә кандидатлык диссертациясе яклый. 30 дан артык фәнни хезмәте бар. Кафедрада эшләвен дәвам итеп, Казанның Идел буе районы 83нче мәктәбе (соңрак физика-математика лицее[2]) директоpы була. 2001 елның октәбреннән 2007 елның ноябренә кадәр КДУ каршындагы Н. И. Лобачевскᴎй исемендәге лицейны (33нче лицей[3]) җитәкли.

2002 елдан дәүләт һәм муниципаль идарә органнарында эшли. 20022007 елларда Казанның Вахитов районы мәгариф бүлеге башлыгы.

2007 елдан Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында: 20072014 елларда министр урынбасары, 2014 елның августыннан министрның беренче урынбасары[4].

Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары буларак, махсус урта белем бирүче уку йортларының үсеше, шулай ук World Skills эшче һөнәрләрен популярлаштыру халыкара хәрәкәте ярышларына Татарстан җыелма такымын әзерләү мәсьәләләренең дә куратоpы булып тора.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2023 ― «Дуслык» ордены (Татарстан) ― «мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте» өчен[5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]