Андрей Ушаков
Андрей Ушаков | |
---|---|
Туган | 13 декабрь 1900 Красноусол, Гафури районы |
Үлгән | 25 май 1992 (91 яшь) Уфа, Россия |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Һөнәре | укытучы |
Эш бирүче | Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты, Башкорт дәүләт медицина университеты һәм Уфа дәүләт авиация техник университеты |
Андрей Ушаков (13 декабрь 1900 ел — 25 май 1992 ел) — галим, педагог, Бөек Ватан сугышында катнаша, Советлар Союзы һәм Россия Федерациясенең җәмәгать һәм хуҗалык эшлеклесе, Уфа шәһәренең мактаулы гражданы (1987).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Андрей Артемьевич Ушаков 1900 елның 13 декабрендә Уфа губернасы Красноусол бистәсендә, хәзерге Башкортстан Республикасы Гафури районында күп балалы тимерче гаиләсендә туа.
14 яшендә Богоявление пыяла заводында торбачы, мастер ярдәмчесе булып эшли башлый.
Гражданнар сугышы елларында Андрей Ушаков соңыннан регуляр Кызыл Армия сафына кушылган Богоявление эшчеләр отряды әгъзасы була. Сугыш тамамлангач, ике ел Петроград янында хезмәт итә. Аннан кайткач, Богоявление пыяла заводында эшли.
1925 елдан Уфа шәһәрендә яши һәм профсоюз инструкторы булып эшли, бер үк вакытта Ленинградта югары белем ала.
1934 елдан тулысынча педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә[1].
Андрей Артемьевич Башкорт педагогика институтының кафедра мөдире, деканы, шулай ук ректоры була. Сугыш алдыннан аңа Уфа чит ил телләре институтын җитәкләүне ышанып тапшыралар.
1941 елның июлендә фронтка чакырыла. Бөек Ватан сугышында катнаша, аны башыннан ахырына кадәр гамәлдәге армиядә үтә. Легендар "катюша"ларны булдыруда катнаша, Волхов, Көнбатыш һәм Беренче Белоруссия фронтларында дивизия штабында хезмәт итә. 60 нчы укчылар дивизиясенең 1285-нче укчылар полкы штабы начальнигы була. Польшаны азат иткәндәге хәрби хәрәкәтләр өчен Кызыл Байрак орденына лаек була. Сугышны Одер янында подполковник дәрәҗәсендә тәмамлый. Каты яраланганнан соң демобилизацияләнә[2][3]
Сугыштан соңгы тыныч тормышта укытучы булып эшли. Егерме ел чамасы Башкорт медицина һәм Уфа авиация институтларында укыта. Авиация институтында марксизм-ленинизм кафедрасы мөдире, шулай ук 1968 елдан 1972 елга кадәр фәнни коммунизм кафедрасы доценты була. «Белем» җәмгыятендә уникаль лекцияләр белән чыгыш ясый[4].
1987 елда Ушаков Андрей Артемьевичка «Уфа шәһәренең мактаулы гражданы» исеме бирелә[5].
Уфа шәһәрендә яши. 1992 елның 25 маенда вафат була.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ленин ордены
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
- Кызыл Байрак ордены
- Хезмәт Кызыл Байрак ордены,
- Хөрмәт Билгесе ордены
- «Сталинградны обороналаган өчен» медале
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале
- башка медальләр
- Уфа шәһәренең мактаулы гражданы (1987).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Ушаков Андрей Артемьевич.
- ↑ #дорогапамяти Участник ВОВ ✩ Ушаков Андрей Артемьевич|Артемович. әлеге чыганактан 2021-06-24 архивланды. 2022-05-23 тикшерелгән.
- ↑ Подвиг народа
- ↑ Кузнец своего счастья.
- ↑ Ушаков Андрей Артемьевич - Почётные граждане - Уфа. Республика Башкортостан. Городской информационно-деловой портал. Новости. Бизнес. Общество. Образование. Спорт. Здоровье. Недвижимость. Работа. Авто. Афиша. Отдых. Общение. әлеге чыганактан 2021-06-24 архивланды. 2022-05-23 тикшерелгән.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Кузнец своего счастья
- Участник войны — Ушаков А. А. 2021 елның 24 июнь көнендә архивланган.
- 13 декабрь көнне туганнар
- 1900 елда туганнар
- Гафури районында туганнар
- 25 май көнне вафатлар
- 1992 елда вафатлар
- Уфада вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Ленин ордены кавалерлары
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- Кызыл Байрак ордены кавалерлары
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләре
- Уфа шәһәренең мактаулы гражданнары
- ССРБ педагоглары