Андрес Иньеста
Андрес Иньеста | |
![]() Андрес Иньеста. Европа Чемпионаты 2012 | |
Гомуми мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исем |
Андрес Иньеста Лухан |
Туу | |
Туу урыны |
Фуэнтеальбилья, Альбасете, Испания |
Гражданлык | |
Позиция | |
Клуб турында мәгълүмат | |
Клуб | |
Номер |
8 |
Карьера | |
Яшьләр клублары | |
1996 | |
1996—2002 | |
Клуб карьерасы | |
1997—1999 | |
1998—х.в. | |
Милли җыелмасы | |
2006—х.в. | |
2004 | |
Халыкара медальләр | |
2008 | |
2010 | |
2012 |
Андре́с Инье́ста Луха́н (tat.lat. Andres İnyesta Luxan, исп. Andrés Iniesta Luján; 11 майда 1984, Фуэнтеальбилья, Альбасете) — Испания футболчысы, мәшһүр "Барселона" клубы уенчысы, Испания футбол җыелмасының үзәк һөҗүмдәге ярым-сакчысы.
Андрес Иньеста — Дөнья чемпионы (2010), Европа чемпионы (2008, 2012).
30 августта 2012 елда Андрес Иньеста иң яхшы Европа футболчысы FIFA тарафыннан танылган иде.
"Барселона" составында алты тапкыр Испания чемпионы кубогына ия булды. Иньеста — өч мәртәбә Чемпионнар Лигасы җиңүчесе (2005/06, 2008/09, 2010/11), иң яхшы Европа футболчысы (2012).
2013 елның 15 гыйнварендә IFFHS оешмасы Андрес Иньестаны – иң яхшы уен-ясаучы (плеймейкер)-2012 булып сайлады. Бастырылган IFFHS рейтингы буенча: 1) Андреас Иньеста («Барселона») – 146 2) Хави («Барселона») – 128 3) Лионель Месси («Барселона») – 98 4) Пирло («Ювентус») – 87 5) Өзил («Реал») – 43 6) Криштиану Роналду («Реал») – 34.
Иньеста Казанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Иньеста ике тапкыр "Барселона" составында Казанда Рубинга каршы Чемпион Лигасында уйнады (2009, 2010). Уеннар исәбе: 0:0, 1:1. 2009 елның ноябрендә «Рубин» "Камп Ноу" стадионында мәшһүр, җиңелми торган "Барселона"ны 1:2 исәбе белән җиңде.