Анкилозлаучы спондилит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Анкилозлаучы спондилит latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Анкилозлаучы спондилит (АС) яки Бехтерев чире ялкынсыну, кальцификация һәм нәтиҗәсендә бәйләвеч аппараты һәм буыннар капсуласының оссификациясе белән сыйфатлана, бу күчәр сөлтәренең сөякле анкилозына китерә. Гадәттә ир-атлар чирли, аларның 95% HLA-B27-уңай, кайберләре эчәклекнең ялкынсынулы чирләре белән интегә (энтеропатияле артрит).

1.    Яшь чакта авырту һәм билдә яки әвернә өлкәсендә кысынкылык белән билгеләнә. Симптомнар дәвамлы ялдан соң күбрәк чагыла, ләкин йөкләр күтәргәндә көчәя ала.

2.     Билгеләре

а) артрит.Патологик барышка ешрак әвернә-оча, умырткалык, бот, кабырга һәм җилкә буыннары җәлеп ителә. Умырткалыкның көчәюче хәрәкәт чикләнүе барлыкка килә һәм нәтиҗәсендә ул бөгелү торышында кала (рәс. 24.14a). Күкрәк читлеге хәрәкәте кимүе үпкә инфекциясе барлыкка килүенә китерә ала;

б) энтезопатия сеңерләр сөяккә беркетелү урыннарында ялкынсыну һәм авырту белән сыйфатлана.

3.    Өзлегүләр. Үпкә очларында фиброз, аорталь җитешсезлек, йөрәк үткәрүчәнлеге бозылу.

4.    Ачыклау. ЭУТ күтәренке. Башлангыч стадияләрдә рентгенологик тикшерүләрдә әвернә-оча буыннарының буын яны остеопорозын ачыклыйлар, алар алга таба склероз һәм сөякле облитерациягә дучар була. Умырткалык бәйләвечләре, буыннар кебек, кальцификациягә дучар була ала («бамбуклы» умырткалык — рәс. 24.14б).

NB Рентгенологик үзгәрүләр клиник симптомнар алдыннан еш була.

5.    Дәвалауга физиотерапия, СЯКЧ, сульфазалазин һәм стероидларны буын эченә кертеп куллану керә. Сөякле деформацияләрне хирургик юл белән төзәтү кирәклеге барлыкка килә ала.

6.    Офтальмологик күренешләре. Кискен алгы увеит (бик еш), склерит (сирәк).

Анкилозлаучы спондилит (АС) ялкынсыну, кальцийлану һәм нәтиҗәдә — бәйләвечләр һәм буын капчыклары сөякләнү белән сыйфатлана, бу күчәр сөлтәрнең сөякле анкилозына китерә. Чир күбесенчә ир-атларны зарарлый, 95% HLA-B27 йөртүче була (24 нче бүлекне кара).

HLA-B27 таралышы:

•      АКШ'ның ак тәнле 6-8% халкы арасында.

•      Калган тәне сәламәт булган кискен алгы увеит белән 50% авыру арасында.

•    Бергә булган спондилоартропатия һәм кискен алгы увеит белән 90% авыру арасында.

HLA-B27 белән бәйле кискен алгы увеит берьяклы зарарлану, авыр кабатланучы барыш белән сыйфатлана һәм арткы синехияләр ясалу белән бергә бара. Алгы камерада еш фибринозлы экссудат билгелиләр. HLA-B27 булмаган авыруларда увеит барышы гадәттә җиңелрәк һәм кабатланулар ешлыгы кимрәк була.

1. КАУ АС белән якынча 25% авыруда үсеш ала һәм киресенчә: кискен алгы увеит белән 25% ир-атта АС үсеш ала. Ике күз дә бер-бер артлы зарарлана ала, ләкин бер үк вакытта ике яклы ялкынсыну хас түгел. Бу очракта күз зарарлану авырлыгы һәм активлыгы буын чире белән тәңгәл түгел. Еш кабатлану белән кайбер авыруларда ялкынсыну әкренләп хроникка әйләнә ала.

2. Башка сирәк күренешләре. Склерит һәм конъюнктивит.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.