Аннамачарья
Аннамачарья | |
---|---|
Туган телдә исем | శ్రీ తాళ్ళపాక అన్నమాచార్య |
Туган | 1408 Таллапака (Андхра-Прадеш) |
Үлгән | 1503 Тирупати, Андхра-Прадеш |
Һөнәре | брамин, шагыйрь |
Җефет | Tallapaka Tirumalamma[d][1] һәм Tallapaka Akkamamba[d][2] |
Балалар | Tallapaka Pedatirumalacharya[d] |
Сайт | [1] |
Аннамача́рья (Annamācārya), шулай ук Таллапака Аннамачарья яки Аннамайя буларак мәгълүм (Taḷḷapāka Annamācārya, Annamayya) (1408—1503), — Көньяк Һиндстаннан изге шагыйрь, композитор һәм башлап җибәрүче музыкант, санкиртана формасында дини әсәрләр язган. Аннамачарьяның әсәрләре Андһра-Прадешта, Тирумала Веншкатешвара Гыйбадәтханәсендә булган Веншкатешвара Ходаена багышланган. Һинд динендә Аннамачарья изге шагыйрьләр - альварлар белән беррәттән Вишну Ходаеның бөек тугърысы буларак ихтирам ителә. Вайшнавизмда ул Веншкатешвараның кылычы (нандаки)ның чагылышы булып санала. Аннамачарья карнатик музыканың беренче композиторы булып санала. Аннамачарьяның әсәрләре гади һәм ачык итеп Телугу телендә язылган, бу аны гади кешеләр өчен аңлаешлы иткән - алар өчен бу шигырьләр язылган да. Аннамачарьяның тормышы турында аның оныгы Таллапака Чиннанна (Tallapaka Chinnanna) язган "Аннамачарья-читраму" (Annamacārya-caritramu) дигән шигырьләрдән мәгълүм.
Тормыш ахырында, яки мөгаен, аның үлеменнән соң якынча унөч мең җыр әсәре бакыр пластиналарда уеп ясалып Тирумала Гыйбадәтханәсендә махсус саклау урынында яшерелгән булган. Гыйбадәтханәнең агиографик традициясе раслаганча, сакланып калган язмалар Аннамачарьяның башлангыч иҗадының бары тик яртысы булып тора. Аның әсәрләре күп гасырлар буе онытылган булган, бу саклагыч XX гасырда ачылганчы. Хәзер Аннамачарьяның шигырьләре Көньяк Һиндстанда киң мәгълүм һәм Тирумаланың иң бөек гыйбадәтханә хәзинәсе булып тора.
[3].
Агиография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]X гасырда Варанасида ачлык булган, ул халыкның бер өлешен Көньяк Һиндстанга күчәргә мәҗбур иткән. Күчкәннәрнең кайберләре Нандаварам (Андхра-Прадеш) шәһәрендә төпләнгәннәр. Иммигрантларны «нандаварикалар» (Nandavarikas) дип атаганнар, алар арасында Аннамачарьяның бабалары булган. Аннамачарьяның килеп чыгышы турында оныгы Таллапана Чиннанна иншасы сөйли, ул шагыйрьнең тууына кадәр өч буынны күрсәтә. Мөгаен, шагыйрьнең бабалары ит ашаучы авыл Алиһәсе Чамудешварига табынганнар - бу Кали Алиһәсенең бер ипостасьларының берсе. "Караңгы" ритуалларны үткәрү гаиләнең табынуның бер өлеше булган. Бары тик Аннамачарья вакытында гаилә дини карашларын үзгәрткән. [4].
.Аннамачарьяның Нараяная дигән бабасы укырга яратмаган. Укытучылар аны җәзага тартканнар, шуңа күрә ул кимсетелү һәм оят хисе кичергән. Малай мондый мескен тормыштан үлем яхшырак дип уйлаган. Ул авыл Алиһәсе Чинталамма гыйбадәтханәсе янындагы елан өненә кулын тыккан. Риваять буенча шул вакытта аның алдында Алиһә пәйда булган һәм аңа үзенә кул салудан баш тартырга кушкан һәм аның Вишну Ходаеның өлешчә чагылышы оныгы туачак дип әйткән. Нараянаяның улы Нараяна Суриның балалары булмаган. Хатыны белән ул Веншкатешвара Ходаена багышланган Тирумала Веншкатешвара Гыйбадәтханәсенә дини сәфәр кылган. Риваять буенча Гаруда хөрмәтенә изге багана янында Веншкатешвара кылычыннан искиткеч нур Лаккамамбага үткән. Дини сәфәрдән соң Аннамайя дигән малай туган. Бала 1408 елның 22 маенда Таллапакада туган(14°14′09″ т. к. 79°08′50″ кч. о.HGЯO), бу Андхра-Прадешта ерак авыл, аның исеме гаиләгә фамилиясен биргән. Соңрак ул Аннамачарья буларак мәгълүм булган, ягъни «Аннамайя остаз»[5].
Аннамачарьяның иҗатка сәләте яшь вакытында ук чагыла башлаган. Бервакыт аның каен игәче яшь "ялкау"ны сыерлар өчен печән чабарга җибәргән. Печән чабу вакытында ул урагы белән чәнти бармагына җәрәхәт ясаган һәм авыртудан: «Хари, Хари!», ягъни «Ходай, Ходай!» дип кычкырган. Бу яшь кеше тормышының эпизоды борылу дип санала, шуннан соң ул гаилә белән элемтәсен өзә һәм үзен Ходайга табынуга багышлый. Аның янында дини сәфәр кылучылар төркеме уза иде, ул аңа спонтан рәвештә кушылган һәм гаиләсенә бер нәрсә дә әйтмәгән. Дини сәфәр кылучылар Тирумала калкулыкларына Веншкатешвара белән очрашуга барганнар [6].Калып:Внешние медиафайлы Тауларга барганда Аннамачарья көтүчеләр арасында популяр авыл Алиһәсе Шакти-гудига табыныр өчен туктаган. Ул Тирупати Алиһәсе яки кшетра-девата, Таллапака Гангамма булган дип санала, ягъни дини сәфәр кылучылар өскә менгәндә табына торган бу җир Алиһәсе. Шуннан ул Талайеру тавына барган аңа яшь кеше иртәнең ахырында килгән. Барганда ул бернәрсә дә ашамаган һәм бик зәгыйфьләнгән. Көчсезләнеп ул яссы ташта бамбук куагы астында яткан. Риваять буенча Лакшми (Аламелу) Алиһәсе аның алдында пәйда булып, аны үзе һәм ире Вишну гыйбадәтханәдә ашаган Прасад белән ашаткан. Ул аңа шулай ук сандалияләрен салырга киңәш иткән, чөнки ул аягы белән таптаган илаһи Тирумала калкулыклары изге ташлар Шалаграма белән капланган булган. Аяк киемен салгач, Аннамачарья илаһи алтын төсендә балкуда булган тау күренешен күргән.[6]. Аламелу килгәннән соң яшь кешегә илһам килгән һәм ул Алиһә данына беренче шатакасын (йөз шигырен) иҗат иткән. Аннамачарья гыйбадәтханә буасында коенган, Илака биредәге изге урында табынган һәм аңа тәңкә калдырган. Икенче көнне Аннамачарья тагын бер йөз шигырь инша иткән, бу юлы Веншкатешвараның үзе турында, аның тамгаларын ул үзенең тәнендә буяп ясаган. Тирумалага килгәч, яшь кеше гыйбадәтханә ишекләре ябык икәнлеген күргән. Аннамачарья гыйбадәтханә ишекләре алдында үзенең озын шигырен укыган да, һәм алар аңа таба ачылганнар. Изге урында ул гыйбадәтханәнең баш каһине булганда йөз шигырен янә укыган. Ходай потыннан аңа энҗе муенса төшкән - бу Веншкатешвараның шагыйрьгә беренче бүләге булган.[6].
Тирумалада Аннамачарья кабул итүне брахман-аскет Гхана Вишнудан алган, ул Веншкатешвараны төшендә күргән. Ходай брахманга яшь кеше киләчәген әйткән, ул Вишну атрибутларын - «шанкханы» һәм Сударшана-чакраны алырга тиеш булган. Шулай итеп, изге урынга килгәннән соң Аннамачарья вайшнав булып киткән, һәм Кали Алиһәсе культы тарафдары булу гаилә традициясен дәвам итмәгән. Шуннан соң брахман Аннамачарьяны өенә җибәргән, анда ул ике яшь бертуган кызга өйләнгән - Тирумаламмага (Тимакка) һәм Аккаламмага. Кызларның туганнары башта бу өйләнүгә каршы булганнар, чөнки кияү башка традициядән булган. Әмма Веншкатешвара төшендә кызларның әти-әнисенә килгән һәм туй булган. Полигамия урта гасыр Көньяк Һиндстанда еш булган, чөнки Веншкатешвараның ике хатыны булган - Шри-деви һәм Бху-деви.[6].
Риваять буенча, өйләнгәннән соң Аннамачарья рәт даршаннарга ия булган, — бу Ходай манзаралары, — һәм шулай ук алкышларга ия булган. Ахобилама Ходае, ярсулы Нарасимха образында Вишну аңа остаз буларак килгән. Хаягрива образында Вишну шулай Аннамачарья алдында өйрәтү өчен пәйда булган. Башка остаздан бөек олы фикер иясе Шатакопадан, Аннамачарья Ведантаны өйрәнгән. Бу барлык вакыт ул актив рәвештә шигырьләр һәм музыка инша иткән. Шактый тиз Аннамачарья туган өе тышыннан җырлар авторы буларак мәшһүр булган.
[7].
Аннамачарьяның агиографиясе шагыйрь инде Вайшнавизм традициясенә нык кергәч кенә язылганын билгеләргә кирәк. Аның гаиләсе һәм токымы Тирумаланың мәдәни һәм ритуаль тормышында күренекле роль уйнавын дәвам итә. Бу хикәянең характерына эз калдырмыйча алмаган. Агиография Аннамачарьяны шри-вайшнавизм традициясенең классик изгесе итеп, мәшһүр Тамил альварларга тоташкан сызыкта соңгысы һәм иң сәләтлесе итеп күрсәткән. Ахыр чиктә Шри-вайшнавизмда Аннамачарья бөек Наммальварның реинкарнациясе буларак карала башлаган.[8].
Vibhunikin ī māte vinnaviñcarā әсәре (SCP 259, 9:29)[9] | |
---|---|
|
|
Аннамачарья — хис лирикасы остазы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Аннамачарья халык мәхәббәтен һәм Телугу телендә «пада кавита питама» (pada kavita pithama) яки «бөек шигърият атасы» эпитетын яулаган. Шагыйрь бернчичә формада инша иткән, аларның төп формасы «падам» (padam) булган, ягъни җыр. Барлык әсәрләр дини сыйфатта булган, хәзер аларны санкиртаналар дип атыйлар. Падам «паллави»дан (рефреннан) һәм өч «чарана»дан (строфалардан тора). Композиция соңгы строфасында "мудра" яки автор билгесе белән тәмамлана. Мудра композитор исеменнән, яратылган Илаһ исеме яки авторның туган ягы атамасы белән тәмамлана.[10].
Аннамачарьяның әсәрләре, кагыйдә буларак, кыска мактау җырлары булып тора. Аларда өч, сирәгрәк ике яки дүрт строфа, алар рефреннан башлана. Паллави-рефрен барлык строфаларны бер-берсе белән бәйли һәм әсәргә берлек бирә. Паллави әсәргә төп теманы бирә, ул үзенә күрә "йөз" булып тора. Финаль строфада үзгәрүсез "Калкулыкта Ходай" Венкатешвара искә алына. Аны башкарганда җырның ахыры якынлаша икәнен белергә була. Паллавины кабатлау тавышның цикллануын эшли һәм тыңлаучыны сокландыра, ул Илаһи булуның аңлавы белән төрә.[11].
Шагыйрь үз фикерләрен чагыштырмача гади һәм аңлаешлы телдә тапшырган, ул аны махсус иншалары өчен иҗад иткән. Көн саен сөйләмгә алдый торган итеп якын булып, Аннамачарьяның теле, чынлыкта икеләтә һәм өчләтә мәгънәгә ия. Аны тыңлаучының аңлавына карап интерпретацияләргә була, бу мәгънәләрнең күп булу хисен барлыкка китерә. Музыкаль әсәрдә көтелмәгән лексик комбинацияләр һәм сүзнең мәгънәсенең нечкә нюансларына мул, һәм шулай ук дикция карнатик стиль өчен хас. Аннамачарья салмак иҗекләрне сайлый, җырлаганда укырга җиңел булган сузыкларны сайлый һәм аларда кискен тартыкларны эретә. Шагыйрь катлаулы Санскриттан читтә торып гади халык сөйләмен кулайрак күрә. Тыңлаучыны тавыш сокландыра, ул әкрен ләкин катгый шыпырт итеп әйтә һәм шулкадәр якын була ки, тыңлаучының эчендә яңгырый башлый. Шул ук вакытта тавыш җырлаган бөтен нәрсә җан алхимиясенең тирән белемен гөман итә. Боларның барысы Аннамачарьяны хис кичерешләре остазы һәм калкулыкта Ходайның якын "танышы" итә.[11].
ACP Әсәре 106, 2:22)[12] | |
---|---|
|
|
Серле бүлмә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Агиографиясе буенча Аннамачарья 95 яшь яшәп, 4 апреля 1503 елның 4 апрелендә үлгән. Үзенең тормышы вакытында ул берничә мең санкритана иҗат иткән, унике сатака (йөз шигырьдән әсәрләр), һәм шулай двипада формасындагы Рамаянаны һәм "Санкиртана лакшанаму"ны (Sankirthana lakshanamu) иҗат иткән. Аннамачарьяның оныгы бабасының 32 000 санкиртанасын санаган. Аннамачарья әсәрләрен пальма яфракларында язган. Безнең көнгә кадәр алар аның улы Тирумалачарья шигырьләрне бакыр пластиналарда уеп ясаганга күрә барып җиткән. Бакыр пластиналарның күбесе Тирумалада Тирумала Венкатешвара Гыйбадәтханәсендә хунди (иганә җыю өчен металлик контейнер) каршысында таш камерасында сакланган. 400 ел эчендә аларны киң җәмәгать күрмәгән. 1922 елда камера ачылган булган һәм 2289 бакыр пластина чыгарылган булган, аларда 13000 тирәсе санкиртан һәм берничә башка әсәр булган. Бакыр пластиналар бишәр итеп калын боҗра белән тоташтырылган булган. Боҗралар җырчы тоткан аларны берләштергән таякка тезелгән булган. Ачудан соң таш камерага "санкиртана бхандагарам" атамасын алган булган. Сакланып калган әсәрләрнең тулы нәшер ителгәне егерме тугыз том. 150 шигырьнең Инглиз теленә тәрҗемәсе Oxford University Press тарафыннан 2005 елда бастырылган булган.
Йөзләрчә бакыр пластиналарның ясалуы, мөгаен, озын һәм кыйммәтле булган. Мөгаен ул урта гасыр Көньяк Азия тарихында иң кыйммәтле бастыру чараларның берсе булган. Озак саклана торган күчермәләрне эшләү шагыйрь иҗады әһәмиятен һәм аның тирәли булган хөрмәт итүне ачыклый. Кайбер очракларда пластиналарда чокучылар исемнәре бар. Бишенче пластинада билгеләп үтелгәнчә, шагыйрьнең улы, Педда Тирумалачарья әсәрләрнең ясалауын үзе түләгән дип язылган. Ягъни, мирас кабул иткәннәр бабаларының әсәрен башкару өчен чакырылган булганнар, моңа рәхмәтле гаилә байый алган. Мәсьәлән, шагыйрьнең оныгы үз хисабына Тирупати янында Шриниваса-Мангапурамада Кальяна-Веншкатешвара гыйбадәтханәсен ремонтлаган (13°36′47″ т. к. 79°19′12″ кч. о.HGЯO) һәм янда Веншкатешвара һәм Лакшми (Аламелу) Алиһәсе һәм Көньяк Һиндстан укытучылары белән бабасының потын куйган.[8].
Тулува династиясеннән 1529-1542-енче елларда Ачьютадеварайя хөкеме вакытында Аннамачарьяның җырлары гыйбадәтханә йолаларының состав өлеше буларак кулланыла башлаган. Соңрак, 1541 елдан 1574 елга кадәр шигырьләр язмалары белән бакыр пластиналар табыну объекты булып киткән. Веншкатешвара гыйбадәтханәсендә Аннамачарья токымыннан кешеләр тарафыннан әсәрләрне башкару гыйбадәтханә хезмәтенең алынмый торган өлеше булып тора. Кайбер пластиналардан шәһадәт ителгәнчә, Аннамачарья 1424 елда иҗат итә башалаган, ягъни аңа Вишну күренеше килгәч уналты яшендә. Ул 1503 елга кадәр иҗат итүен дәвам иткән, бу аның үлем елы булып санала, әмма пластиналарда моның турында әйтелмәгән[13].
Шигырьләрнең бакыр күчермәләре Вайшнавларның башка дини сәфәр урыннарында да булган. Хосусан, Шрирангам, Ахобилам, Кадири, Чидамбарам һәм Симхачалам гыйбадәтханәләрдә. Моннан ары, саклану урыныннан кайбер шигырьләр кулъязма формасында Танджавурда "Сарасвати Махал"да китапханәдә һәм Тирупатида Таллапака гаиләсе йортларында сакланган (10°47′30″ т. к. 79°08′04″ кч. о.HGЯO). Аннамачарьяның мирасын өйрәнгән галимнәрнең берсе Аркакам Удаягири Шринивасачарья (Arcakam Udayagiri Srinivasacaryulu) 1949 елда Тирумала калкулыкларында шигырьләр язмаларын һәм ике таш яссы плитада рагалар тапкан. Алар Таллапака гаиләсе әгъзалары тарафыннан 1460 һәм 1512 еллар арасында ясалган булган.[14]. Шигырьләрне тиражлау Аннамачарья иҗатының популярлыгы үсешен чагылдыра — башта Тирупати янында гыйбадәтханәләрдә, ә соңрак бөтен Көньяк Һиндстан буйлап Вайшнав изге урыннарында.[15].
Аннамачарья иҗадының географиясен киңәйтер өчен үзе дә тырышлык куйган билгеләп әйтергә кирәк. Ул Вишнуның төрле образларына Тирупати чикләреннән тыш дан җырлаган, мәсьәлән, Кадапа шәһәрләрендә (Андхра-Прадеш яки Пандхапурда (Махараштра). Гыйбадәтханәсе Тирумала таулары итәгендә Венкатешвараның "олы абыйсына", Говиндараджага дан җырлаучы шигырьләр калган. Аннамачарьяның оныгы Чиннайя Тирумалачарья Мангалагерида Шри Панкала Нарасимха гыйбадәтханәсендә (16°26′13″ т. к. 80°34′04″ кч. о.HGЯO) башкару өчен җырлар аранжировкалары язмаларын калдырган. Шулай итеп, Тирумаладан бакыр пластиналарын тиражлау аның әсәрләрен гыйбадәтханә каноннарына кертү турында шәһадәт иткән. Аннамачарья үзе, һичшиксез, моның турында белгән. Шигырьләрнең берсендә ул искә ала: «Син мине сүзләр әйтергә мәҗбүр итәсең, — ул Венкатешварага әйтә, — һәм Син мине аларны язып куярга мәҗбур итәсең». Бер җырда башка искә алуда гыйбадәтханә каршында шигырьләр күчермәсе ясалавына ишарә итә:
ACP әсәре 169, 2:225)[16] | |
---|---|
|
|
"Хәзинә" астында, мөгаен, гыйбадәтханәдә ябык бүлмә дип аңлашыла. Бу баштан ук шулай уйланганмы-юкмы, Аннамачарья шигырьләре үзе белән Летага чумсын икәне турында без инде белмәбез. Хәзинәдә яткан әсәрләр югалтылган булган һәм гасырларга онытылган булганы гына билгеле. Пандит Ветури Прабхакара Шастри (Veturi Prabhakara Sastri, 1888—1950) пластиналарны очраклы рәвештә тапкан һәм җәмәгать манзарасына биргән. Аннамачарья әсәрләре тупланмасы өйрәнүдә казанышлар өчен хөкүмәт Тирупатида чын зурлыктагы бронза пандит потын корганнар.[17]. Бүгенгесе көндә бәһасе булмаган пластиналар Тирумалада музейда сакланалар. (Sri Venkateswara Dhyana Jnana Mandiram, 13°40′48″ т. к. 79°20′47″ кч. о.HGЯO), ул «Тирупати-Тирумала Девастханам»ныкы.[18].
Исеме | (YouTube) Веб-чыганагы |
---|---|
Аннамайяның популяр киртаннары. | Сылтама |
Аннамайяның телугуда үлемсез санкиртаннары. | Сылтама |
Аннамачарьяның мәңге мәхәббәте тарихы. Том I | Сылтама |
Аннамачарья мәхәббәтенең мәңге тарихы. Том II | Сылтама |
Аннамачарья мәхәббәтенең мәңге тарихы. Том III | Сылтама |
Аннамачарья мәхәббәтенең мәңге тарихы. Том IV | |
Аннамачарья мәхәббәтенең мәңге тарихы. Том V | Сылтама |
Аннамачарья мәхәббәтенең мәңге тарихы. Том VI | Сылтама |
Аннамачарья мәхәббәтенең мәңге тарихы. Том VII | Сылтама |
Аннамачарья мәхәббәтенең мәңге тарихы. Том VIII | Сылтама |
Бер шигърияттә мәхәббәт һәм рухилык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Аннамачарья үз иҗадына Венкатешварага чәчәк бәйләмнәрен бүләк итүгә сыман караган. Аннамачарья әсәрләрен тыңлаучы аның Венкатешвара белән шәхси диалгында булган кебек. Темаларның универсальлеге диалогны тыңлаучының эчке монологына әверелдергән кебек. Аннамачарья беренче заттан сөйли һәм хисләрен ачыклый. Шигырьләрдә ул Ходайга дан җырлый, аңа мәхәббәтен тасвирлый, Венкатешвара белән "бәхәсләшә" һәм "талаша", хаталарын таный һәм илаһи мәрхәмәткә бирелә. Аннамачарья санкиртаналары тугыз "тәмне" тасвирлый, ягъни Ходай һәм җан арасында мәхәббәт мөнәсәбәтләре. Аның иҗатлары ике жанрга бүленә: адхья-атма (рухи яки метафизик) һәм шрингара (романтик яки мәхәббәт). Рухи санкиртаналар Ходайга данны, читләшкәнлек һәм рухи кыйммәтләргә дан җырлый. Романтик жанрлар күбесенчә Венкатешварага һәм аның бхакталарына багышланган. Берәүләр Венкатешвара һәм аның хатыны Аламелу маҗараларын тасвирлый, шул ук вакытта башкалар Венкатешвара тугърыларының (бхакти)ның мәхәббәтенә дан җырлый. Романтик санкиртаналар күбесенчә "мадхура бхакти"ны яки татлы мәхәббәтне дан җырлыйлар, ул вакытта башкаручы үзен Ходайның сөйгәне белән тәңгәлләштерә һәм аның хисләрен сизә.[10]. Соңрак санкиртаннарда ул шигырьләрен дхармага һәм хакыйкатькә багышлый. Аннамачарья кагылмаслыклар кастасы тирәсендә иҗтимагый барьерларга каршы булган. Санкиртаннарда ул Ходай һәм кеше арасында мәхәббәтләргә дан җырлый, алар тән төсенә, кастага һәм керемгә бәйле түгел.[19]. Калып:Внешние медиафайлы
Brahmaṃ Okkatē Paraḥbrahmamokkatē әсәре[20] | |
---|---|
|
|
Мәхәббәт әсәрләре шагыйрьнең сакланып калган мирасының өч дүрткелен тәшкил итәләр. Алар Ходай белән чиксез нюансларын тасвирлыйлар, аларны Аннамачарья тирән һәм эмоциональ итеп ачыклый. Гадәттә романтик әсәрләр хатын-кыз тавышы белән башкарыла. Башка жанр, рухи әсәрләр, беренче заттан ир кеше тавышы белән башкарыла. Аларда Аннамачарья Ходай Веншкатешвара белән якын мөнәсәбәтләрен ачыклый. Ике жанр да бер-берсен бик яхшы тулыландыра - бергә алар тулысынча илаһи мөнәсәбәтләр дөньясын ачыклыйлар. Аларның авторы гасырлар элек яшәсә дә, алар хәзер дә тере һәм хисле булып күренәләр. Бу планда Аннамачарья иҗады универсаль шигырьләр белән тәкъдим ителгән, алар хәзерге заман тыңлаучысы өчен дә актуаль.[3].
Сарай яны шигри стиле өчен хас кавья традициясеннән аермалы буларак Аннамачарьяның манерасы кабарынкы түгел. Әлбәттә шагыйрь тәҗрибә ясаган, аның Санскритта берничә шигыре бар. Әмма әсәрләрнең күбесе халык Телугусында язылган һәм сөйләм жанрына якынайтылган. Аның шигырьләренең максаты җырлау һәм бию өчен. Нәтиҗәдә музыкаль компонента үзәк рольне башкаралар.[21].
Вакыт узгач, Аннамачарьяның шигырьләре популяр булып киткәч, ул Тирумала калкулыкларында Ходайга буйсыну ысулларында һәм характерында "модалар закон бирүчесе" булып киткән дип әйткән. Әсәрләрендә Аннамачарья без хәзер күргән урынга максималь якын итеп изге урын образын сурәтли. Бу ул шәхси Ходай янында барлыкка килгән ачык темперамент, һәрбер килүченең чакыруына җавап бирә торган дини сәфәр кылуның тере һәм уңышлы үзәге. Венкатешвара хөрмәтенә мең шигырьләр иҗат итеп Аннамачарья алар белән хисле мөнәсәбәтләр стилен барлыкка китергән. Соңыннан ул үз Ходаена тугърыларның үз Ходаена якынлыгы калыбы нигезенә яткан, ә соңыннан табынуның иң килешә торган формасы дип танылган булган. Сакланып калган Аннамачарьяның шигырьләре Венкатешвараның сизем культының килеп чыгышының яхшы иллюстрациясе булып торалар. Хәзерге дөньяда алар Телугуда әдәбияты казанышлары рәтендә лаеклы урын алган.
Шулай да классик Һинд әдәбияты дөньясында Аннамачарья үзешчән ялгыз каһарман булган. Аның исеме XVI гасыр башында әдәби канонда игнорирланган булган. Композиторлар һәм муызкантлар кагыйдә буларак, аны XX гасыр уртасына кадәр алдан килүчесе итеп искә алмаганнар. Болар барысы да аның токымы калдырган гаять зур иҗади мираска карамастан. Аннамачарья жанрлар һәм төп сәнгать стильләреннән тыш булып калган. Шуңа да карамастан, танылу гасырлар аша килгән. Аннамачарья аңа жанр авторы буларак хөрмәт ителә - Телугу һәм Тамил телендә сөйләшүче Көньяк Һиндстан төбәкләре буенча таралган кыска җыр һәм соңыннан ул Карнатик музыка нигезе булып киткән.[22].
Хөкүмәт һәм тугърылык дилеммасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәхәббәт шигърияте һәм аны дөньяви аңлавы Аннамачарья һәм биредәге хөкемдар тарихы үзәгендә булган. Тангчерда (Андхра-Прадеш) хөкем иткән Раджа Нарасимхарайя Чалува (Нарасимха I, ?—1491), Аннамачарья иҗадын яхшы белгән. Ул шагыйрьне табарга кушкан һәм аңа патша сарай янына кушылырга тәкъдим иткән. Аннамачарья аның артыннан Тангчерга барган, анда ул Кешава янында гыйбадәтханәдә торган, соңрак Пенагондага барган. Раджа аңа мәрхәмәтлелек күрсәткән - бүләкләргә таҗ, алтын беләзекләр, пар җилпәзә һәм зонтиклар, төкерү савыты һәм раджа резиденциясе янында йортны керткән. Берьюлы патша сарай яны каршысында Аннамачарьяга җырларга тәкъдим иткәннән һәм ул Венкатешвара һәм аның хатыны Аламелу арасында мәхәббәт әсәрен башкарган. Әсәрдә дус хатыннар мәхәббәт төнендә Аламелу тәнендә калган эзләр турында сөйләшәләр.[7]:Калып:Внешние медиафайлы
Emoko cigurutadharamuna әсәре, SCP 14, 5:57)[23] | |
---|---|
|
|
Раджа аны тагын һәм тагын җырларга сораган, ул башкару белән исереп, шагыйрь аның хөрмәтенә әсәр иҗат итәргә сораганчы. Аннамачарья колакларны куллар белән каплаган: аның лирикасы бары тик яратылган Илаһы өчен булган, ә башка беркем өчен дә түгел. Җавап итеп Аннамачарья шулай дип әйткән: «Ходайга җырлаган тел сине мактамый алмый. Вишнудан башка кемгә булса да җырлау үз бертуганың белән йоклаган кебек үк куркыныч. Мин сине кабул итә алмыйм һәм мәхәббәтеңне теләмим. Мин Ходаема кайтачакмын». Раджа кире шагыйрьне тотарга, чылбырлар белән богауларга һәм зинданга утыртырга кушкан. Шагыйрь шулай дип җырлаган: «Сине чылбырларга утырткач, яки үтерергә кушкач, синең арттан кредиторлар килгәч, сине бары тик Аның илаһи исеме коткарачак. Синең кебек үзсүзлеләр өчен башка юл юк…» (ACP 26, 1:107)[24].
Чылбырлар үзләре аның кулларыннан төште. Сакчылар раджага могъҗиза турында игълан итәргә ашыктылар. Ул шундук төрмәгә нәрсә булганын күрер өчен килгән. Аннамачарьяны ике кеше авырсынып күтәргән чылбырларга бикләгәннәр. Шагыйрь илаһи исем турында җырлаган һәм чылбырлар өлешләргә таркалган. Раджа аның алдында гадәти булмаган күренеш икәнен аңлаган һәм горурлык сәбәпле гөнаһ кылганын аңлаган. Хөкемдар елаган һәм шагыйрьнең табаннарына иелеп гафу үтенгән. Аннамачарья азатлыкка җибәрелгән булган — раджа аны паланкинда алып барган. Шагыйрь Пенагондадан Тирумалага туган Венкатешварага кайткан, аңа ул гомере ахырына кадәр дан җырлаган. Киләчәктә Раджа Нарасимхарайя Виджаянагар империясе тәхетенә утырачак һәм үз династиясен барлыкка китерәчәк.[24].
Аннамачарьяның Шаранагатисы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Аннамачарьяның иҗадының уникаль үзенчәлеге булып аның рухи һәм романтик жанрларга бүленүе тора. Әсәрләрнең төркемләнүе шигырьләрнең язмаларын калдырган бакыр пластиналарда бар инде. Аннамачарья шигырьләрен тыңлаучысы өчен ике жанр да бер шагыйрь аңында бер үк вакытта булуы аңлашылып бетми. Шул ук вакытта рухи жанр үз анализ формасына ия, аны ир кеше тавыш белән әйтә. Аннамачарьяның кеше аңына тирәнәю катлаулы һәм каршылыклы булып тора, еш кына чая, ә кайчак уйланучан һәм моңсу, әмма һәрвакыт - лирик. Шагыйрь үзендә кеше һәм рухи башлану арасында эчке диалогны кабатлый. [25]:
ACP әсәре 36, 1:150-151 | |
---|---|
|
|
Барлык рухи әсәрләр кебек, Аннамачарьяның шигырьләре интроспектив сыйфатка ия. Диалог нигезендә тынгысыз фикерләр океаны образы ята. Караучы авторның үзе белән сөйләшүенә шәһадәт булып тора. Ул дөньяви тавыш белән күрсәтелгән, ул ышанмый торган, иминлек гарантияләренә алмашка "Ходай белән килешү"гә әзер. Икенче тавыш аннан көлә, бөтен менталь хәйләләрне җимерә. Нәтиҗәдә аның белән сәүдә хисабына Венкатешварага ирешергә өметләр отылган була. Алкыш кеше шартлылыгы йогынтысы астында булган кадәр дөньяви аңлау чикләреннән тыш була. Аннамачарья җанның шартлылыгын тәннең булуына һәм аннан йогынтыга китерә. Кайбер шигырьләрдә ул моның турында әйтә[26]:
ACP әсәре 1, 1:3 | |
---|---|
|
|
Газапларны тасвирлап, Аннамачарья шул ук вакытта алардан арыну юлын күрсәтә. Ул Ходай алдында "капитуляция" белән күрсәтелгән, Вайшнав традициясендә ул «шаранагати» дип аталган ягъни Ходайда сыену табуда. Илаһи мәрхәмәткә бирелү юлын Аннамачарья үзеңнең тирәнрәк һәм чынрак "Мин"гә кайту буларак тасвирлый.[27]:
ACP әсәре 370, 4:278 | |
---|---|
|
|
Хөррият тугърылык булмаганда ирешелә, әмма "үзең булу" бер дә гади түгел. Венкатешвара якын, әмма аңа ирешүнең гади ысулы юк дип ышаныла. Ходай кайдадыр якында бертуктаусыз үз-анализда, әмма берникадәр арада. Аннамачарья бу проблеманың чишелешен тәкъдим итә. Венкатешвараның шулай булып күренә торган еракта торганлыгы автор тарафыннан аның белән шәхси һәм тирән интим мөнәсәбәтләр бәйләвенә рәхмәтле җиңелә. Аннамачарья шигырьләренең күбесен турыдан-туры Ходайга адреслый. Аның белән мөнәсәбәтләр характеры бөтен мөмкин булган спектрны колачлый: монда өмет тә, хөкем итү дә, капшап караудан шатлык та. Венкатешвара шагыйрьне барлык чагылышларда да белә дип тоела, риваять тарихларыннан алып аның илаһи, ә кайвакыт - кеше сыйфатлары белән. Кайвакыт Аннамачарья үзенә ироник-саркастик тон рөхсәт итә.[27]:
ACP әсәре 32, 1:133 | |
---|---|
|
Шәхси мөнәсәбәтләрендә Аннамачарья тагын да ераграк бара, Венкатешварага бик якыная һәм аңа «син» дип эндәшә. [28]:
ACP әсәре 208, 3:33 | ACP әсәре 173, 2:242 |
---|---|
|
|
Аннамачарьяның әсәрләре аның һәм Ходае арасында "уен" формасына рәхмәтле уникаль. Шагыйрь Венкатешварага ирешүнең һәм аның белән хисле аралашуның төрле ысулларын тасвирлый. Аның иҗады субъективлык, сизү һәм теология арасында иркен күчә. Аның өчен җир тәҗрибәсе, интеллектуаль күрү һәм сәламәт акыл арасында төгәл чикләр юк. Аңында пәйда булган сорауларны ул тавыш белән әйтә, аларга үз тану буларак һәм күләгәләр театрындагы марионеткаларга кебек карый, үзен проблемалар белән дә, үз акылының җитешсезлеге белән дә ассоциацияләми. Үз менталь авырлыкларын Аннамачарья Ходайның үзе карашына калдыра, аның белән оригиналь уен формасында. Фактик рәвештә ул бөтен чишелмәгән проблемаларын кире Венкатешварага кайтара, аларның чишелешен аның мәрхәмәтенә калдыра.[28]. Гәрчә, беренче карашка, шигырьләр гади булып күренә, алар нәзеклек һәм үткенлек белән тулы, алар тирән үз-анализы, эрудиция һәм илаһилыкны кичерү тәҗрибәсе белән тулы.[29].
ACP әсәре 30[30] | |
---|---|
|
|
Гасырлар аша хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Аннамачарьяның уллары һәм оныклары үзенең туганы стиленда падамалар иҗат итүләрен дәвам иткәннәр. Аннамачарьяның хатыны Тиммакка, «Субхадра калянам» (Subhadra Kalyanam) поэмасын язган, аның өчен аны Телугу телендә беренче хатын-кыз шагыйрә буларак дан җырлыйлар. Аларның улы Педда Тирумалачарья һәм оныгы Таллапака Чиннанна композиторлар һәм шагыйрьләр булып киткәннәр [31]. В Тирупатида Аннамачарья стиленда иҗат иткән шагыйрьләр һәм музыкантлар тулы бер җәмәгате оешкан. Аның нигезендә Таллапака гаиләсе кланы булган, алар Аннамачарьяның образын культивирланган булганнар. Бүген Таллапака гаиләсенең токымнары Тирумала гыйбадәтханә мирас тапшыру системасының алынмаслык өлеше булып тора.[32]. Шагыйрь тарафыннан уйлап чыгарылган җыр формасы киң таралган һәм традицион булган. Аннамачарьяның карнатик музыкаль традициясе варислары булып Кшетрайя (ягън аны Варадайя дип атаганнар, 1600—1680), һәм шулай ук Шарангапани (англ.), ул фараз ителгәнчә XVIII гасырда яшәгән.[33].
Аннамачарьяның рухи хәзинәсе мәдәни һәм дини оешмалар белән саклана. Аңа ике изге урын багышланган: Тирупатида Аннамачарьяның Гыйбадәтханәсе һәм Аннамачарьяның Мандиры (Sri Annamacharya Dhyana Mandiram, 14°14′05″ т. к. 79°08′53″ кч. о.HGЯO) Таллапакада аның туу урынында[5]. Венкатешвара гыйбадәтханәсе өчен җавап бирүче «Тирупати-Тирумала Девастханам» коммерцияле оешмасы, аның туу көнен һәм үлем көнен ел саен билгели. 1978 елда «Тирупати-Тирумала Девастханам» «Аннамачарья» проектын башлап җибәргән, ул публикацияләр һәм аудио таратуга багышланган. Калифорниядә «Шри Венкатешвара Аннамачарья» җәмгыяте оештырылган булган (Sri Venkateswara Annamacharya Society of America), ул бәйрәмнәрдән тыш рухи әңгәмәләр алып бара һәм музыка концертлары бирә.[5]. | topic = Фильм «Аннамайя» (1997) | subtopic = на телугу с субтитрами на английском языке | width = | image1 = | audio1 = | video1 = https://www.youtube.com/watch?v=tQWF56DAHgg }}
1997 елда режиссёр Рагхавендрой Рао тарафыннан Телугу телендә "Аннамайя" атамасы астында фильм төшерелгән булган. Аннамачарьяның баш ролен Нагарджуна уйнаган, Венкатешвара ролен Сумана уйнаган, ә Падмавати Алиһәсе ролен — Бхануприя[34]. 2017 елда дөньяга башка фильм чыккан — «ОМ Намо Венкатешая», ул Тирумалага 1500-енче елларда сәфәр кылган Төньяк-Һиндстан изгесе Хатирама Баба тарихын сөйли. Анда Аннамачарья йогынтысы астында барлыкка килгән мәдәни-дини мохит тулы дәрәҗәдә чагылган. Икенче фильмның оригинальлеге төп рольдә Нагарджуна булуында, ә ул шул ук Рагхваендра Рао тарафыннан төшерелгән булган.[35].
2009 елда Аннамачарьяның тууыннан 601-енче еллыгы көнендә Хайдарабадта «Гиннесс рекордлар китабы»на кергән рекорд куелган булган. Һөнәри артистлар да, һәвәскәрләр дә кергән 160 меңлек коллектив унисон итеп бөек шагыйрьнең җиде санкиртанын башкарган. Җырчылар арасында Нагарджуна да булган, ул ун ел элек шул ук исемле фильмда Аннамачарья ролен башкарган. Чара «Тирупати-Тирумала Девастханам», Андхра-Прадеш штатының мәдәни шурасы һәм Andhra Silicon компаниясе тарафыннан оештырылган булган.[36].
Хәзерге вакытта Аннамачарьяның иҗады өйрәнүен, мөхәррирләәвен һәм интерпретациясен көтә. Әмма аның әсәрләре мотивлары буенча музыкаль язмалар үз танылуларына ия булганнр һәм карнатик стильнең иң яхшы вәкилләре тарафыннан башкарыла.[37]. Аларны Тирумалага килгәч ишетергә була - Венкатешвара калкулыгында Ходайның даршанына чиксез чиратта.
Verrulāla mīku veduka galitenu әсәре, ACP 196, 2:333)[38] | |
---|---|
|
|
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ The Hindu — 1878. — ISSN 0971-751X
- ↑ తాళ్ళపాక పెద తిరుమలాచార్యుడు Sri Venkateshwara Vacanamulu — తిరుపతి: తిరుమల తిరుపతి దేవస్థానములు.
- ↑ 3,0 3,1 Narayana Rao V., Shulman D., 2005, VII бит.
- ↑ Narayana Rao V., Shulman D., 2005, 116 бит.
- ↑ 5,0 5,1 5,2 SVASA, 2019
- ↑ 6,0 6,1 6,2 6,3 Narayana Rao V., Shulman D., 2005, 109 бит.
- ↑ 7,0 7,1 Narayana Rao V., Shulman D., 2005, 110 бит.
- ↑ 8,0 8,1 Narayana Rao V., Shulman D., 2005, 108 бит.
- ↑ Narayana Rao V., Shulman D., 2005, 4 бит.
- ↑ 10,0 10,1 Sankeertanas (2014).
- ↑ 11,0 11,1 Narayana Rao V., Shulman D., 2005, 100 бит.
- ↑ Narayana Rao V., Shulman D., 2005, 126 бит.
- ↑ Narayana Rao V., Shulman D., 2005, 104 бит.
- ↑ Srihari G. {{{башлык}}}(ингл.) // The Hindu.
- ↑ Narayana Rao V., Shulman D., 2005, 105 бит.
- ↑ Narayana Rao V., Shulman D., 2005, 106 бит.
- ↑ Statue of litterateur Veturi Prabhakara Sastri unveiled. The Hindu (08.02.2008).
- ↑ S.V. Museum. Tirumala Tirupati Devasthanams (2015). әлеге чыганактан 2019-04-02 архивланды. 2019-03-20 тикшерелгән.
- ↑ {{{башлык}}}(ингл.) // The Hindu.
- ↑ Ragde L. (2009). Thandanana Abi (Brahma okaTE).
- ↑ Narayana Rao V., Shulman D., 2002, 147 бит.
- ↑ Narayana Rao V. Multiple Literary Cultures in Telugu: Court, Temple, and Public / Pollock S. (ed.). — Literary Cultures in History: Reconstructions from South Asia. — Berkeley and Los Angeles: University of California Press, 2003.анг--> — P. 408—413.
- ↑ Narayana Rao V., Ramanujan A. and Shulman D. When God Is a Customer: Telugu Courtesan Songs by Ksetrayya and Others / Pollock S. (ed.). — Literary Cultures in History: Reconstructions from South Asia. — University of California Press, 2003.анг--> — P. 49—50.
- ↑ 24,0 24,1 Narayana Rao V., Shulman D., 2005, 112 бит.
- ↑ Narayana Rao V., Shulman D., 2005, 123 бит.
- ↑ Narayana Rao V., Shulman D., 2005, 124 бит.
- ↑ 27,0 27,1 Narayana Rao V., Shulman D., 2005, 125 бит.
- ↑ 28,0 28,1 Narayana Rao V., Shulman D., 2005, 127 бит.
- ↑ Narayana Rao V., Shulman D., 2002, 148 бит.
- ↑ Narayana Rao V., Shulman D., 2002, 149 бит.
- ↑ Narayana Rao V., Shulman D., 2005
- ↑ Raghavan S. {{{башлык}}}(ингл.) // Times of India.
- ↑ Narayana Rao V., Shulman D., 2005, 138 бит.
- ↑ Annamayya (1997).
- ↑ {{{башлык}}}(ингл.) // The Indian Express.
- ↑ {{{башлык}}}(ингл.) // Hindustan Times.
- ↑ Johari A. {{{башлык}}}(ингл.) // Hindustan Times.
- ↑ Narayana Rao V., Shulman D., 2005, 93—94 бит.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Annamācārya. God on the Hill: Temple Poems from Tirupati / Narayana Rao V., Shulman D. — New York: Oxford University Press, 2005.
- Chandrasekhara H. Shri Annamacharya, a philosophical study: nature of reality and the individual self according to Annamacharya. — Mysore: Vidyashankara Prakashana, 1990.
- Classical Telugu poetry: an anthology / Narayana Rao V., Shulman D. — Berkeley: University of California Press, 2002.
- Jackson W. Religious and Devotional Music: Southern Area / Arnold A. — The Garland encyclopedia of world music. Volume V, South Asia, the Indian subcontinent. — New York: Garland Pub., 2000.
- History of Annamacharya. — Sri Venkateswara Annamacharya Society of America, 2019.
- Kylash A. The nayikas of Annamacharya: an interpretation for dance. — Hyderabad: Anupama Kylash, 2016.
- Rāmakr̥ṣṇarāvu A. Annamacharya. — New Delhi: Sahitya Akademi, 1989.
- Srinivasulu K.; Selvan K. Annamacharya. — Tirupati: Tirumala Tirupati Devasthanams, 1999.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Аудио: Tirumala Tirupati Devasthanams сайтында Аннамачарьяның санкиртаннары 2019 елның 16 июль көнендә архивланган.
- Аннамачарья тормышына һәм эшчәнелегенә багышланган Annamacharya Bhavana Vahini сайты. 2009 елның 1 сентябрь көнендә архивланган.
Викиҗыентыктагы медиафайллар? | |
«Индуизм» порталы |