Эчтәлеккә күчү

Анна Билинская

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Анна Билинская latin yazuında])
Анна Билинская
Туган 8 декабрь 1854(1854-12-08)[1][2]
Златополь[d], Чигиринский уезд[d], Киев гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 8 апрель 1893(1893-04-08)[1][2] (38 яшь)
Варшава, Польша патшалыгы[d][3]
Үлем сәбәбе миокард инфаркты
Күмү урыны Повонзки зираты[d]
Ватандашлыгы Польша патшалыгы[d]
Әлма-матер Академия Жюлиана[d]
Һөнәре рәссам, укытучы
Эш бирүче Академия Жюлиана[d]
Җефет Antoni Bohdanowicz[d]

 Анна Билинская Викиҗыентыкта

Анна-Мария Билинская-Богданович (пол. Anna Maria Bilińska-Bohdanowicz, Bilińska-Bohdanowiczowa; 1854 елның 8 декабре, Златополь, Киев губернасы1893 елның 8 апреле, Варшава, Польша Патшалыгы) — Польша рәссамы. Реалистик юнәлеш вәкиле, импрессионизм йогынтысын кичерә. Еш кына портрет жанрында эшли, шулай ук натюрмортлар, жанр күренешләре һәм пейзажлар ясый.

Тормыш юлы һәм иҗаты

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Анна Билинская 1854 елның 8 декабрендә Киев губернасында поляк табиб гаиләсендә туа, балачагы да шунда үтә. Соңрак әтисе белән Россиядә яши. Вяткада аның беренче рәсем укытучысы сөргендәге поляк рәссамы Михал Эльвиро Андриолли була.

1875—1877 елларда Билинская Варшава консерваториясендә укый. 1877 елда ул рәссам Войцех Герсонның рәсем классына укырга керә. Шул вакыттан башлап рәссам үзенең эшләрен Варшаваның Сәнгать әсәрләрен яклау ширкәтендә күрсәтә башлый. 1882 елдан башлап ул күп сәяхәт итә, Мюнхенда, Венада, Зальцбургта, Италиядә була. Парижның Жюлиан Академиясендә рәсем сәнгатен өйрәнә. Парижда рәссам күп еллар уздыра.

1884 елда Анна Билинская Париж Салонында дебют ясый. Рәссам Салонда 1885, 1887, 1892 елларда да күргәзмәләрдә катнаша. 1886 елдан 1892 еллга кадәр Жюлиан Академиясендә укыта. Билинская картиналары Лондондагы Король сәнгать академиясендә куелалар (1889). Париждагы Бөтендөнья күргәзмәсендә (1889) аңа көмеш медаль бирелә (Автопортреты өчен). 1891 елда Берлинда Халыкара сәнгать күргәзмәсендә рәссам кече алтын медаль яулый.

1892 елда Анна Билинская табиб Антон Богдановичка кияүгә чыга. Рәссам булырга омтылган хатын-кызлар өчен мәктәп ачу өчен ире белән Варшавага кайта. «Kłosy» журналы белән хезмәттәшлек итә.

1893 елның 18 апрелендә Анна Билинская йөрәк өянәге нәтиҗәсендә вафат була. Повонзкидагы иске зиратта җирләнгән. Ире соңрак «Анна Билинская: хатын-кыз, польшалы һәм рәссам аның көндәлеге һәм дөнья матбугаты бәяләмәләре яктылыгында» исемле китап бастыра. Ул хатыны янында җирләнгән.

  1. 1 2 https://es.findagrave.com/memorial/239956236/anna-bili%C5%84ska-bohdanowiczowa
  2. 1 2 https://kapica.org.pl/bilinska-bohdanowicz-anna-maria-1854-1893/
  3. Deutsche Nationalbibliothek Record #1036492192 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.