Анна Голубкина
![]() | |
Җенес | хатын-кыз[1] |
---|---|
Ватандашлык |
![]() ![]() |
Туу датасы | 16 (28) гыйнвар 1864[2] |
Туу урыны | Зарайск, Рязань губернасы, Россия империясе[2] |
Үлем датасы | 7 сентябрь 1927[3][4][5][…] (63 яшь) |
Үлем урыны | Зарайск, Рязань губернасы, РСФСР, СССР[2] |
Җирләнгән урыны | Зарайск |
Һөнәр төре | сынчы |
Әлма-матер | Мәскәү рәсем сәнгате, һәйкәл ясау һәм мигъмарият укуханәсе[d], Император сынлы сәнгать академиясе[d] һәм Академия Коларосси[d] |
Активлык чорнының башы | 1895[3] |
Активлык чоры тәмамлануы | 1927[3] |
Сәнгать юнәлеше | İmpressionizm |
Әсәрләр җыентыгы | Третьяков галереясе |
Автор буларак авторлык хокуклары халәте | автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d] |
![]() |
Анна Семён кызы Голубкина (рус. Анна Семёновна Голубкина) (16 [28] гыйнвар 1864, Зарайск - 7 сентябрь 1927, Зарайск) - рус сынчы.
Анна Семёновна Рязань губернасының Зарайск шәһәрендә (хәзерге Мәскәү өлкәсе) мещан bске йолалык гаиләсендә туган. Егерме биш яшендә Мәскәүгә укырга китә, архитектор А.О. Гунстның нәфис сәнгать классына укырга керә (1889-1890 еллар). С.И. Ивановның Мәскәү рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура училищесында берничә ел укый. 1894 елда Санкт-Петербургта Император Сәнгать академиясе каршындагы училищеда укый.
1895 елдан башлап, Анна Голубкина, укуын дәвам итү сыйфатында, озаклап Парижда яши. 1897 елдан француз сынчы Огюст Роден консультацияләреннән файдалана.[6] Язгы Париж салонында 1899 елда Париж академиясенең бронза медаленә "Картлык" (рус. Старость) скульптурасы өчен лаек булды.
1899 елда Мәскәүгә кайта. Анна Голубкина студент елларыннан социал-демократик түгәрәкләрдә катнашты. Беренче Рус революциясенең елларында марксист әдәбиятын саклау һәм тарату өчен кулга алына.[6] Ул төрмәгә ябылу елына хөкем ителгән, ләкин сәламәтлеге торышы буенча чыгарылган һәм Полициянең күзәтүенә куелган.[7] 1910 елдан башлап үзенең Зур Лёвшинск каләмендә яши һәм эшли (хәзер бу адрес буенча - А.С. Голубкина Музей-остаханәсе, Дәүләт Третьяков галереясе бүлеге). Мәскәү коммерция училищесында (1904-1906 еллар), Пречистенский эшчеләр курсларында (1913-1916 еллар) һәм ВХУТЕМАСта (1918-1922 еллар) укыткан.
Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Анна Голубкина хөрмәтенә Чулпандагы кратер аталган.[8]
- Анна Голубкина хөрмәтенә Кара диңгез Флотының йөк корабле.
Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
"Картлык" (рус. Старость), 1898.
Ваза "Томан"(рус. Томан), 1899.
Төлкечи (рус. Лисичка), 1902. Третьяков галереясе
Йоклаганнар (рус. Спящие), 1912
Каенчи (рус. Березка), 1927. Третьяков галереясе. Анна Голубкинаның соңгы әсәре.[9]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Record #42681630 // VIAF — [Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Зур Россия энциклопедиясе — Москва: Большая российская энциклопедия, 2004.
- ↑ 3,0 3,1 3,2 RKDartists
- ↑ FemBio database
- ↑ Брокгауз энциклопедиясе / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
- ↑ 6,0 6,1 Голубкина Анна Семеновна//Хронос(рус.)
- ↑ 5 побед и 5 поражений Анны Голубкиной//Культура.РФ(рус.)
- ↑ Planetary Names: Crater, craters: Golubkina on Venus(ингл.)
- ↑ Анна Голубкина. Третьяковская галерея(рус.)