Анна Донат

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Анна Донат latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Анна Донат
Donáth Anna Júlia 2020-ban.jpg
Туган 6 апрель 1987(1987-04-06) (34 яшь)
Будапешт, Маҗарстан Халык Җөмһүрияте[d]
Ватандашлыгы Flag of Hungary.svg Маҗарстан
Әлма-матер Гимназия имени Вереша Петера[d], Будапиш үнивирситите[d], Амстердам үнивирситите[d] һәм Амстердамский свободный университет[d]
Һөнәре сәясәтче, иҗтимагыятьче
Сәяси фирка Движение Моментум[d]
Ата-ана

Commons-logo.svg Анна Донат Викиҗыентыкта

Анна Юлия Донат (маҗар. Donáth Anna Júlia; 1987 елның 6 апреле, Будапешт, Маҗарстан) — Маҗарстан сәяси эшлеклесе. Моментум Хәрәкәте(ингл.) партиясе вице-президенты. 2019 елдан Аурупа парламентының депутаты. «Аурупаны яңартып» сәяси төркем әгъзасы булып тора.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Анна Донат 1987 елның 6 апрелендә Маҗарстан башкаласы Будапештта Ласло Донат(маҗар.)(Donáth László) һәм Ильдико Мунтаг (Muntag Ildikó) гаиләсендә туа[1]. Ул өч абыйның һәм апаның иң кечесе. Әтисе Ласло Донат — пастор һәм Маҗарстан Социалистик партиясеннән Милли җыелышның элеккеге әгъзасы[2]. Аның әтисе ягыннан бабасы, Ференц Донат(маҗар.) (Donáth Ferenc), юрист һәм 1956 елда Маҗарстан күтәрелеше вакытында Маҗарстан Социалистик эш партиясе Үзәк Комитетының өч секретаренең берсе була[3].

Будапештның Бекасмегьер районында Вереш Петер исемендәге гимназияне тәмамлаган. Будапешт университетында социологияне өйрәнгән, Амстердам университетында миграция һәм этник тикшеренүләрне өйрәнгән. Укуны тәмамланганнан соң Аурупа комиссиясендә стажировка уза, аннары, мигрантларга ярдәм итүче Menedék хөкүмәтнеке булмаган оешмасында проект менеджеры булу өчен, Маҗарстанга кайта. 2016 елда яшьләр Моментум Хәрәкәтенә кушыла һәм 2018 елның июнендә партиянең вице-президенты була. Донат 2018 елда Маҗарстанда Парламент сайлауларында кандидат була, анда партия бер парламент урынын да ала алмый.

2018 елның декабрендә ул эш сәгатеннән тыш сәгатьләрнең кискен артуын аңлаткан «коллык законы» дип аталган хезмәт законнарын үзгәртүгә каршы массакүләм протестларда катнаша[4]. Протест акциясе вакытында тоткарлана.

2019 елгы сайлаулар нәтиҗәләре буенча Аурупа парламенты депутаты итеп сайлана. Моментум Хәрәкәте партия исемлегендә икенче була һәм Каталин Чех белән бергә сайлана. 2019 елның 29 маенда «коллык турында» законга каршы протестлар турындагы эш буенча суд эзәрлекләвеннән саклаучы депутат кагылгысызлыгыннан баш тарта[5].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]