Анна Дыбо

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Анна Дыбо latin yazuında])
Анна Дыбо
Туган 4 июнь 1959(1959-06-04) (64 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университетының филология факультеты[d] һәм Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре телбелгеч, төркиятче, тикшеренүче
Эш бирүче РФА тел белеме институты[d], Русия дәүләт һумантиар университеты һәм Сектор лингвистической компаративистики ИВКА РГГУ[d]
Ата-ана
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d] (1991)

Анна Владимировна Дыбо (1959 елның 4 июне, Мәскәү, ССРБ) — совет һәм Россия лингвисты, тюрколог, компаративист. Филология фәннәре докторы (1992), 2008 елның 29 маеннан Тарих-филология фәннәре бүлеге (тел белеме) буенча Россия Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире. Мәскәү компаративистика мәктәбе вәкиле[1].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Анна Дыбо 1959 елның 4 июнендә Мәскәүдә туган. Лингвистлар Владимир Дыбо һәм Валерия Чурганованың кызы. 1981 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының филология факультетының теоретик һәм гамәли лингвистика бүлеген тәмамлый, «XIII—XIV гасырларда Новгород диалектларында деклинацион аермалар һәм язма һәйкәлләрне локальләштерү мәсьәләсе» темасына диплом эше яклый. ССРБ Фәннәр академиясе Рус теле институтында читтән торып аспирантурада укый. Россия Фәннәр академиясе Тел белеме институтының Урал-Алтай телләре бүлеге мөдире. Россия дәүләт гуманитар университетының Көнчыгыш культуралар институтының Компаративистика үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре. Анна Дыбо баба телне һәм протокультураны семантик реконструкцияләү өлкәсендә (Алтай материалында) хезмәтләр башкара.

Филология фәннәре докторы дәрәҗәсе 1991 елда «Алтай этимологиясендә семантик реконструкция» (1991) кандидатлык диссертациясен яклаганда бирелә[2]. Россия Федерациясе Югары аттестация комиссиясенең филология һәм сәнгать белеме буенча эксперт советы әгъзасы (2013—2018), 2019 елдан — Югары аттестация комиссиясе әгъзасы.

Алты томлы «Төрки телләрнең чагыштырма-тарихи грамматикасы» (М., 1984—2006) һәм күп томлы «Төрки телләрнең этимологик сүзлеге» мәкаләләре авторы. Аурупаның Лингвистик атласында катнаша.

«Ак Торна» төрки телле поэзия халыкара тәрҗемәләр конкурсының жюри әгъзасы (2012). «Известия РАН. Серия литературы и языка» журналының редколлегия составына керә. 2019 елда төзелгән Россия Федерациясе Халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фонды идарәсе составына керә.

Кияүдә, өч баласы бар. Беренче ире — лингвист Сергей Крылов[3].

Хезмәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монографияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Семантическая реконструкция в алтайской этимологии. Соматические термины (плечевой пояс). М.: Гнозис, 1995. 385 стр.
  • An Etymological dictionary of the Altaic languages (совм. со С. А. Старостиным и О. А. Мудраком). Vol. 1-3. Leiden, 2003. — 2096 p.
  • Лингвистические контакты ранних тюрков: лексический фонд: пратюркский период. М., Вост. лит. 2007. 223 стр.

Мәкаләләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Деклинационные различия новгородских диалектов XIII—XIV вв. и их локализация // Балтославянские исследования. 1986—1987. М., 1987—1988. Ч. 1-2.
  • Инлаутные гуттуральные в тунгусо-маньчжурском и праалтайском // Сравнительно-историческое языкознание на современном этапе. М., 1990. С. 51-53.
  • Иранские названия пядей // Вопросы иранистики и алановедения. Владикавказ, 1990. С. 13-15.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Старостин Г. С. и др. К истокам языкового разнообразия. Десять бесед о сравнительно-историческом языкознании с Е. Я. Сатановским. — Москва: Издательский дом «Дело» РАНХиГС, 2015. — С. 246. — 584 с. — ISBN 978-5-7749-1054-0, УДК 81-115, ББК 81.
  2. Дыбо Анна Владимировна
  3. «На людей моего возраста никто не давил в смысле научного творчества» (интервью)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]