Анна Кузнецова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Анна Кузнецова latin yazuında])
Анна Кузнецова
VIII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты
Вазыйфага керешкән
2021 елның 29 сентябре
РФ Президенты каршында Бала хокуклары буенча вәкил
Вазыйфада
2016 ел – 2021 ел
Президент Владимир Путин
Аңа кадәр Павел Астахов
Дәвамчысы Мария Львова-Белова
Шәхси мәгълүмат
Туган 3 гыйнвар 1982(1982-01-03) (42 яшь)
Пенза, РСФСР, ССРБ
Сәяси фирка Бердәм Россия
Белем Пенза дәүләт университеты

Анна Кузнецова, Анна Юрий кызы Кузнецова (рус. Анна Юрьевна Кузнецова, 1982 елның 3 гыйнвары, СССР, РСФСР, Пенза) — психолог, дәүләт һәм сәяси эшлекле, VIII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты (2021 елдан). РФ Президенты каршында Бала хокуклары буенча вәкил, балалар омбудсмены (2016―2021)[1][2]. 2нче класслы РФ хакыйкый дәүләт киңәшчесе[3].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1982 елның 3 гыйнварында Пенза шәһәрендә туган. Пенза шәһәренең 72нче санлы мәктәбен, 3нче санлы Пенза педагогика лицеен (1999), психолог белгечлеге буенча Пенза дәүләт университетының В.Г. Белинский исемендәге педагогика институтын (2003) тәмамлаган.

2008 елда «Благовест» иҗтимагый оешмасының оештыручысы була.

2015 елда аның башлангычы белән «Покрау» гаиләне саклау оешмалары берлеге оеша.

«Гомумрусия халык фронты»ның Пенза бүлекчәсе җитәкчесе.

Абортка каршы «Тормыш — бүләк ул» программасы җитәкчесе.

2016 елның 9 сентябреннән 2021 елның 29 сентябренә кадәр ― РФ Президенты каршында Бала хокуклары буенча вәкил[4][5].

2021 елдан ― VIII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты (Бердәм Россия сәяси фиркасеннән).

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Алексей, православие рухание (2003 елда өйләнешкәннәр).

  • 6 баласы: кызлары Марья, Дарья,
    уллары Иван, Николай, Тимофей, Лев.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]