Анна Потапова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Анна Потапова latin yazuında])
Анна Потапова
Туган телдә исем Анна Мөхәммәтҗан кызы Потапова
Туган 3 июнь 1950(1950-06-03) (73 яшь)
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре укытучы, министр, җәмәгать эшлеклесе
Бүләк һәм премияләре Россия Федерациясенең атказанган укытучысы - 2004
Сайт Вконтакте

Анна Потапова, Анна Мөхәммәтҗан кызы Потапова (1950 елның 3 июне) ― Тыва Республикасы мәгариф ветераны, Россия Федерациясенең һөнәри-техник белем бирү отличнигы (1993), Россия Федерациясенең атказанган укытучысы (2004), Тыва Республикасы Башлыгы киңәшчесе (2013 елдан). Тыва Республикасы Мәгариф һәм фән министры (2010-2011 елларда). 2017 елда Тыва татар-башкорт берләшмәсен оештыручыларның берсе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тывага унбиш яшендә килә. Укытучылык буенча югары һөнәри белем алган. Кызыл шәһәрендә балалар бакчасында, интернат-мәктәптә, 14нче мәктәптә эшли. 1995 елдан 4нче һөнәри училище (хәзерге Тыва төзелеш техникумы) директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары вазифасын башкара[1]. Шул чорда Тыва парламентына (Югары Хуралга) депутат итеп күрсәтелә[2].

2010-2011 елларда Тыва Республикасы Мәгариф һәм фән министры сыйфатында Тыва мәгариф системасына җитәкчелек итә [3]. А. М. Потапова министр постында һөнәри белем бирү системасын модернизацияли, мәктәпләрне Интернет челтәренә тоташтыра, белем бирү процессын компьютерлаштыра башлый [4].

2013 елның 21 мартыннан ― Тыва Республикасы Башлыгының мәгариф буенча киңәшчесе [5].

Тыва татар-башкорт берләшмәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017 елның 12 маенда А. М. Потапова Тыва татар-башкорт берләшмәсе коммерцияле булмаган җәмәгать оешмасына нигез сала, юридик теркәлү уздыра, аның беренче җитәкчесе була [6] (2018 елдан «Тыва татарлары һәм башкортлары ассоциациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән балалар бакчасы мөдире булып эшләүче Эльза Мөхтәбәр кызы Зиннәтова җитәкчелек итә [7]).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1990 – РСФСР мәгариф һәм фән министрлыгының һәм хезмәткәрләр профсоюзы Үзәк комитетының Мактау грамотасы
  • 1993 – «Россия Федерациясенең һөнәри-техник белем бирү отличнигы» күкрәк билгесе
  • 1998 – Тыва Республикасы Президентының Мактау грамотасы
  • 2004 – Россия Федерациясенең атказанган укытучысы
  • 2010 – Тыва Республикасы Хөкүмәте рәисенең Мактау грамотасы
  • 2015 – Россия һәм Тыва бердәмлегенең һәм Кызыл шәһәрен нигезләүнең 100 еллыгын билгеләп үтүче юбилей медале [8]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]