Анри де Тулуз-Лотрек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Анри де Тулуз-Лотрек latin yazuında])
Анри де Тулуз-Лотрек
Туган телдә исем Henri de Toulouse-Lautrec
Туган 24 ноябрь 1864(1864-11-24)
Франция, Альби
Үлгән 9 сентябрь 1901(1901-09-09) (36 яшь)
Мальроме
Үлем сәбәбе сифилис
Күмү урыны Верделе
Милләт француз
Ватандашлыгы Франция байрагы
Әлма-матер Кондорсе литсие[d]
Һөнәре нәкышче, график (постимпрессионизм)
Ата-ана

 Анри де Тулуз-Лотрек Викиҗыентыкта

Анри де Тулуз-Лотрек (1864-1901) – француз нәкышчесе һәм графигы, постимпрессионизм осталарының иң күренеклеләренең берсе.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Анри де Тулуз-Лотрек 1864 елда Франциядә иң танылган дворян гаиләләренең берсендә туа. Яшүсмер чагында, егылып, ике аягын да сындыра һәм аның аяклары 70 см дан артык үсми. 152 см лы кыска буй, олы баш – бердәнбер улларының физик кимчелеген аеруча әти-әниләре авыр кичерә.

Кечкенәдән рәсем белән мавыккан малай 14 яшьтә рәссам Рене Принстода, соңрак аның киңәше белән пәртрит остасы Леон Бонда (1883), ә аның студиясе ябылгач, Фернан Кормонда шөгыльләнә (1884-1885). Соңгысы шәкерт-рәссамнарның (шул исәптән Ван Гог) җәнҗалы белән төгәлләнә. Алга таба рәссамның иҗат алымы формалашуга Эдгар Дега иҗаты һәм япон гравюрасы йогынты ясый. Парижга күченеп, төнге күңел ачу биналары белән даны чыккан районда яши башлау рәссамның иҗатында гына түгел, тормышында да турыдан-туры чагылыш таба.

Чордашларының Тулуз-Лотрекның тормышын артык «публичный» һәм «Мулен Руж» кабаресындагы биюче хатын-кызларның киемнәреннән дә чуаррак дип бәяләве очраклы булмый. Шунда ул биючеләрнең, җырчыларның пәртритләрен яза. Кыйммәтле бордельләрдә булып, фахишәләрне модель сыйфатында сайлап ала. Рәссам, беренчеләрдән булып, литография белән шөгыльләнә башлый. Кыска гына вакыт эчендә (1891-1899) алга таба да графика өлкәсендә зур йогынты ясарлык 350 эстамп һәм афиша ясый. Рәссамның 600 дән артык картинасы, меңләгән рәсеме кала. Үз чорында Париж мәдәни элитасының иң күренекле вәкиле саналган рәссам 37 яшен дә тутырмый дөнья куя.

2012 елның сентбярендә Казанда Тулуз-Лотрекның литографияләр күргәзмәсе эшләде.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Pas L. v. Genealogics — 2003.