Антал Назул

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Антал Назул
чуаш. Антал Насул
Назул Антал.jpg
А.Я. Ерусланов (1932-1987)
Тугач бирелгән исеме: Анатолий Яков улы Ерусланов
Туу датасы: 1 октябрь 1932(1932-10-01)
Туу урыны: ТАССР Буа районы Яскүл
Үлем датасы: 4 ноябрь 1987(1987-11-04) (55 яшь)
Үлем урыны: Чабаксар
Милләт: чуаш
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1958-1987
Юнәлеш: проза, тәрҗемә
Жанр: хикәя
Иҗат итү теле: чуаш теле

Антал Назул (чын исем-фамилиясе Анатолий Яков улы Ерусланов, чуаш. Насул Антал) (1932 елның 1 октябре, Буа районы, Яскүл1987 елның 4 ноябре, Чабаксар) — язучы, тәрҗемәче. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1978 елдан).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1932 елның 1 октябрендә ТАССР Буа районы Яскүл авылында керәстиян гаиләсендә туган. 1947 елда авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, күмәк хуҗалыкта эшли. Ике елдан урта мәктәптә яңадан укый башлагач, хәрби хезмәткә алына. Авиациядә хезмәт итә: башта курсант, аннары кече авиабелгеч, очкычта укчы-радист була. 1955 елда армиядән кайткач, күмәк хуҗалыкта эшли, үзе әзерләнеп, экстерн рәвештә урта мәктәп өчен имтихан бирә. 1957 елда Горький тимер юлы Борындык тимер юл станциясендәге ашлык кабул итү пункты каршындагы клубның мөдире була. 1958 елдан Чүпрәле районы «Коммунар» газетасында әдәби хезмәткәр. 1959 елда Казанга фирка югары мәктәбенә укырга җибәрәләр, аннан Мәскәүгә, Ленинградка укырга күчә. «Коммунизм ялавĕ» газетасында, 1967-1982 елларда Чуаш китап нәшриятында эшли.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Егерме еллап иҗат гомерендә А. Назул утызлап кече проза әсәре язган һәм бастырган. 5 китабы нәшер ителгән. Рус язучыларының әсәрләрен тәрҗемә иткән: А. Купринның «Олеся», «Суламифь», «Поединок» (Бәрелеш), В. Титовның «Всем смертям назло» (Үлемгә үч итеп) һ.б.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Йĕрсем» (Эзләр)
  • «Пулăшу» (Булышу)
  • «Тута çинчи юр пĕрчи» (Очраклы кар бөртеге)
  • «Эсĕ пур чух...» (Син янымда чакта)
  • «Пурнăç чечекĕ» (Тормыш чәчәге)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Буа ягым-тау ягым (төзүче И. Әхмәтҗанов). К.: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01000-8
  2. Краткая чувашская энциклопедия. Чебоксары, 2001.
  3. П. Ялгир. Литературный мир Чувашии. Чебоксары, 2005.
  4. Чуваши Татарстана — Тутарстан чăвашĕсем (книга-альбом]. Чебоксары, 2006.
  5. Афанасьев П. Писатели Чувашии. Чебоксары, 2006.
  6. Чувашская энциклопедия. Чебоксары, 2008.
  7. Энциклопедия чувашской журналистики и печати. Чебоксары, 2014.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]