Антигуа һәм Барбудада ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Антигуа һәм Барбудада ислам latin yazuında])
Антигуа һәм Барбудада ислам
Дәүләт  Антигуа һәм Барбуда
Бу мәкалә Ислам турында

Антигуа һәм Барбудада ислам (ингл. Islam in Antigua and Barbuda, гарәп. الإسلام في أنتيغوا وباربودا‎) ― азчылык дине [1][2]. 2007 елга мөселманнарның гомуми саны 200 кеше [3], ягъни дәүләт халкының гомуми саныннан (97 120 кеше, 2019 елга бәяләү[4]) 0,3 % тәшкил итә [5].

Утраулардагы зур күпчелек мөселманнарСирия яки Ливаннан чыккан гарәпләр. Ислам тарафдарлары арасында шулай ук Фәләстыйн, Пакистан, Нигерия, Гана, Сьерра-Леоне һәм Гайанадан чыккан кешеләр дә бар. Антигуа һәм Барбуда мөселманнары Согуд Гарәбстаны, Төркия, Нигерия кебек эре ислам илләре белән элемтәләр урнаштырган [3].

1981 елның 1 ноябреннән бәйсез дәүләт булган Антигуа һәм Барбуда Конституциясе нинди дә булса дингә рәсми статус беркетми. Руханиларга парламент әгъзаcы булу тыела. Мәктәп чиркәүдән аерылган, дини фактор сәясәттә зур роль уйнамый.

Антигуа һәм Барбудада яшәүчеләрнең күпчелеге (76 %) – христианнар (англикан чиркәве тарафдарлары, католиклар һ. б.). Ислам, Бәһаи, яһүд дине, буддизм һ. б. диннәр вәкилләре саны күп түгел.

Илнең башкаласы Сент-Джонста(ингл.) ике танылган ислам оешмасы бар: сириялеләр һәм ливанлылар нигез салган «Антигуа һәм Барбуданың халыкара ислам җәмгыяте» (Antigua and Barbuda International Islamic Society, ABIIS) [6] һәм Америка Антигуа университетының(ингл.) (медицина факультеты) мөселман студентлары ассоциациясе (American University of Antigua (School of Medicine) Muslim Students Association). Антигуа утравында Әхмәдия миссиясе дә бар [7]. Кодрингтонда(ингл.) «Антигуа һәм Барбуда мөселман җәмгыяте» (Muslim Community of Antigua and Barbuda) урнашкан.

2016 елда Пью тикшеренү үзәге(ингл.) үткәргән сораштыру күрсәткәнчә, Антигуа һәм Барбуда мөселманнарының гомуми саны 950 кеше тәшкил итә.

Антигуа һәм Барбудада мөселманнар өчен зур мәчет яки ислам үзәге булдырырга кирәк. Антигуа һәм Барбуданың халыкара ислам җәмгыяте шундый мәчетне Сент-Джонста Американ-роуд урамында төзергә ниятли. Хәзерге вакытта мәчет өчен кулланылучы урын зур булмаган алачыктан гыйбарәт, анда утызга якын кеше гыйбадәт кыла ала.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Sara Louise Kras. . — P. 93. — 152 p. — ISBN 978-0-7614-2570-0.
  2. Irving Epstein. . — P. 16. — 434 p. — ISBN 978-0-313-33617-1.
  3. 3,0 3,1 Caribbean Muslim Directory. Antigua & Barbuda (ингл.).
  4. The World Factbook – Central America:: Antigua and Barbuda. Central Intelligence Agency.
  5. International Religious Freedom Report 2007 — Antigua and Barbuda
  6. . — P. 369. — 424 p. — ISBN 978-0-7614-7927-7.
  7. Mirza Mubarak Ahmad. Ahmadiyya Muslim Foreign Missions. p. 65. https://books.google.com/books?id=qTQhAAAAMAAJ&q&dq&hl=en&sa=X&ei=PjuMU9e6I8rKOa2EgdgE&ved=0CEQQ6AEwAg.