Антикисәкчек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Антикисәкчек latin yazuında])
Сулда кисәкчекләр, уңда антикисәкчекләр:
электрон - позитрон
протон - антипротон
нейтрон - антинейтрон

Антикисәкчек — бүтән берникадәр элементар кисәкчекнең куш-кисәкчеге, икесе бертигез массалы, бертигез спинлы, ләкин башка тәэсир итешүләрнең сыйфатлама тамгалары (электр коргысы, төсле коргы, барион һәм лептон квант саннары) белән аерылып торалар.

Гадәттә тискәре коргылы лептоннар (мәсәлән электрон) кисәкчек, ә уңай коргылы лептоннар (позитрон һ.б) антикисәкчек дип атала, ә аларга туры килүче нейтрино һәм антинейтрино дип йөртелә.

Табу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1928 елда Поль Дирак үз тигезләмәсендә (Дирак тигезләмәсе) тискәре энергияле чишелешләрен таба, соңрак тискәре энергияле электронның юкка чыгуы бертигез массалы уңай энергияле, уңай коргылы кисәкчекнең (ягъни электронга карата антикисәкчек) хасил булуы белән аңлатыла. Әлеге кисәкчек - позитрон 1932 елда ачылган.

Соңрак тәҗрибәләрдә бүтән кисекчекләрнең антикисәкчекләре табылган: 1936 елда - мюон - антимюон, 1947 - мезон - антимезон, 1955 - протон - антипротон, 1956 - нейтрон-антинейтрон һ.б.

Чын нейтраль кисәкчекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайбер нейтраль кисәкчекләр өчен антикисәкчек кисәкчеккә тиң була. Мәсәлән: фотон, нейтраль пи-мезон, эта-мезон, Һиггс бозоны, кварконий, Z-бозон, гравитон.

Әлеге кисәкчекләр чын нейтраль кисәкчекләр дип атала.

Ләкин кайбер элекрик нейтраль кисәкчекләр үз антикисәкчегенә тиң түгел, мәсәлән: нейтрон, нейтрино, каон һ.б.

Әлегә билгеле чын нейтраль кисәкчекләр - бозоннар, ләкин теориядә дә фермионнар булырга мөмкин.

Тирбәнешләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әгәр чын нейтраль кисәкчекнең ниндидер квант саны сакланмый икән, шул очракта кисәкчек-антикисәкчек халәтләре арасындагы күчешләр (осцилляция яки тирбәнеш) булырга мөмкин.

Туу һәм аннигилянү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кисәкчек-антикисәкчек пары туу чигеннән югарырак энергияле (2mc2) кисәкчекләрнең бәрелешләрендә антикисәкчекләр барлыкка киләләр.

Кисәкчек үз антикисәкчеге белән бәрелешкәндә аннигилянү күренеше бара.. (лат. annihilatio — аннигиләнү - юкка чыгу). Мәсәлән:

e+  +  e-  →  γ  +  γ
позитрон электрон белән бәрелешкәндә ике фотонга әйләнә

Тәҗрибәләрдә антикисәкчекләр тизләткечләрдә тудырыла. Галәмдә антикисәкчекләр галәми нурлар матдә белән тәэсир итешкәндә барлыкка килә: Җир атмосферасында, пульсарлар, галактикалар актив төшләре тирәсендә.

Космология буенча кече массалы беренчел кара тишекләр нурландырганда антикисәкчекләр хасил була.

Галәмнең киңәюе тәүге дәверендә кисәкчекләр-антикисәкчекләр һәм нурланыш тигезләнештә торган. Ләкин соңрак С- һәм СР- инвариантлыгы бозылганга, барион саны сакланмаганга күрә барион ассиметриясе хасил булган, нәтиҗәдә кисәкчекләр антикисәкчекләрне "җиңгән" һәм аннигиләшкәннән соң тик матдә сакланып калган, ә антиматдә нурланышка әйләнгән һәм хәзер Галәмдә күзәтелми.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Власов Н. А. Антивещество. — М.: Атомиздат, 1966. — 184 с.
  • Широков Ю. М., Юдин Н. П. Ядерная физика. — М.: Наука, 1972. — 670 с.