Антисептика

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Антисептика latin yazuında])
Антисептика

Антисептика — организмда микробларны юк итәргә юнәлдерелгән дәвалау-профилактика комплексы. һәр өй аптечкасында йод яки яшел су (бриллиантлы яшел суның спиртлы эремәсе) бар, чөнки кечкенә генә яраны, киселгән урынны да микроблар кермәсен өчен йогышсызландырырга кирәк. Ләкин антисептикны ничек дөрес сайлап алырга? Русиядә кулланыла торган антисептиклар группасына 5769 препарат керә. Шуларның берничәсен карап китәрбез. ; *Иод. Өстенлеге — киселгән, сыдырылган урыннар, микротравмалар булган очракта микробларга каршы тора. Калган антисептиклар белән чагыштырганда, йогышсызландыру мәсьәләсендә эффектлырак препарат санала. Кимчелеге—яраны, тирене яндырырга мөмкин. Кайбер кешеләрдә аллергия тудыра, кычыткан бизгәге булганнарга да аны сак кулланырга кирәк. Яндырган урынында кислородны уздырмый торган кутыр барлыкка китә, шуның аркасында яра төзәлү процессы акрын барырга мөмкин.

Кутыр кубып төшкәннән соң, ул урында шактый вакытка эз кала. *Яшел су. Өстенлеге — сыдырылган, киселгән урынны, кечкенә яраны йогышсызландыра. Кимчелеге — кайбер кешеләр бу препаратка аеруча сизгер булалар, ягъни аллергик реакция бирә. *Водород перекисе. Өстенлеге—канны яхшы туктата, микробларга кар­ шы нәтиҗәле чара, яраны механик рәвештә чистарта. Исе юк, аллергиягә китерми, кулланганда авырттырмый. Кимчелеге—бүтән йогышсызландыру чаралары белән чагыштырганда, бактерияләрне үтерү активлыгы түбәнрәк. *Марганцовка (калий перманганаты). Өстенлеге — яраларны юганда ( яхшы йогышсызландыру эффекты бирә. Җитешсезлеге — порошогы йә кристаллы тирегә тисә, көчле химик яндыру куркынычы бар, ялгыш йотып җибәргәндә, ашыгыч ярдәм күрсәтергә кирәк була. Суда эреткәннән соң, марганцовка эремәсен кулланыр алдыннан берничә кат марля аркылы сөзәргә кирәк. * Аракы, спирт. Өстенлеге — спиртлар бактерицид үзенчәлеккә ия. Җитешсезлеге — көнкүрештәге 40 % лы этанолның (аракы) һәм чиста 96-98 % ; спиртның, 70 % лы спирт белән чагыштырганда, яраларны, сыдырылган, тишелгән урыннарны эшкәрткәндә тәэсир дәрәҗәсе түбәнрәк. Үзенчәлеге: бик зур яра булганда, 70 % лы спирт белән яраның читләрен үзәктән зарарланмаган урынга таба сөртеп эшкәртү таләп ителә.

Антисептикларның яңа формалары.

Леккер—йодны һәм яшел суны саклый торган фломастерга охшаш каты, тишекле җайланма. Ул түгелми, кулны буямый, походка чыккан шартларда бик уңайлы.

Кан туктата торган стериль салфеткалар. Кан бик көчле акмаганда кулай чара. Яраны тиз төзәлдерә торган салфеткалар антисептик һәм бәйләвеч материал рәвешендә кулланылалар. Гадәти йод белән «зелёнка»дан аермалы буларак, алар яндырмыйлар, корытмыйлар, яраны дәвалыйлар һәм шул ук вакытта зарарланган тукымаларда күзәнәкара алмашынуны тизләтәләр, тире табигый рәвештә тизрәк төзәлә.

Антисептикларны ничек кулланырга соң? Яраны, сыдырылган урынны эшкәртер алдыннан кулларны бик яхшы итеп юарга кирәк. Пычранган яраны җылы агымсу белән юу яхшы. Су бик салкын да, кайнар да булырга тиеш түгел. Спиртны, йодны, яшел суны зур яра өстенә тидерергә ярамый.

Бу тукыманың януына китерә. Шуңа күрә яраның читләрен генә эшкәртергә кирәк. Сыдырылган урынны һәм кечкенә яраларның бар өслеген эшкәртеп чыгарга ярый.

Йодны тире өслегенә тидергәч, ул тире рецепторларын ярсыта, ә бу, үз чиратында, организмның халәте яхшыруга китерә. Шулай итеп аның дәва­ лау эффекты барлыкка килә. Ярсыту зарарлы чикне узмасын өчен, йодны челтәр формасында, йә чәчәкләр кебек итеп тә тирегә сөртәләр, болай файдалырак дип санала.

Югарыда искә алынганнардан кала, антисептикларга фурациллин эре­ мәсе, «Спасатель» мазе, «Боро Плюс» кремы, «Витаон» мае, капрофер, стрептоцид, сульфадемизин һәм башка күп төрле чаралар керә һәм аларны табиблар еш куллана.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]