Антонина Грибанова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Антонина Грибанова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык Flag of the Soviet Union.svg СССР
Туу датасы 9 февраль 1932(1932-02-09)
Туу урыны Нижгар, РСФСР, СССР
Үлем датасы 5 март 1999(1999-03-05) (67 яшь)
Үлем урыны Нижгар, Россия
Һөнәр төре тегүче

Антонина Сергеевна Грибанова (1932 елның 9 февраль5 март 1999 ел) — совет җиңел сәнәгате алдынгысы, РСФСР җиңел сәнәгать министрлыгының хатын-кызлар һәм балалар киемнәре тегү буенча «Маяк» җитештерү берләшмәсенең тегүче-мотористы, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Антонина Сергеевна Грибанова 1932 елда Нижний Новгород шәһәрендә туа.

1947 елда, җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1 нче тегү фабрикасына эшкә урнаша. Балалар һәм хатын-кызлар киемнәре тегү буенча тегүче-моторчы булып эшли башлый.

1964 елда иң югары 5 нче разряд бирелә, ә 1968 елда "Алтын куллар остасы"исеменә лаек була.

СССР Югары Советы Президиумының 1971 елның 5 апрелендәге Указы белән җиңел сәнәгатьтә югары нәтиҗәләргә ирешүе һәм кием тегү һәм җитештерү буенча рекорд күрсәткечләре өчен Антонина Сергеевна Грибановага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә, ул Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» медале белән бүләкләнә. Алга таба да җиңел сәнәгаттә эшләвен дәвам итә.

1974 елда ул "Үз һөнәренең иң яхшы хезмәткәре", ә 1978 елда "Иң яхшы остаз"исеменә лаек була. 29 ел производствода эшләгәннән соң, ул 8 нче училищега тегү укытучысы булып күчә.

Горький шәһәр депутатлар Советы депутатына сайлана.

1995 елда лаеклы ялга чыга.

Туган шәһәрендә яши. Антонина Сергеевна Грибанова 1999 елның 5 мартында вафат була, Афонин зиратына җирләнгән.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хезмәттәге уңышлары өчен бүләкләнде:

башка медальләр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Герои Труда - нижегородцы. - Нижний Новгород, 2001.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Hero of the Soviet Union medal.png  Антонина Грибанова «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә