Антонина Макарова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Антонина Макарова latin yazuında])
Антонина Макарова
Туган телдә исем рус. Антонина Макаровна Макарова
Туган 1920(1920)
Сычёвский уезд[d], Россия
Үлгән 11 июнь 1979(1979-06-11)
Брянск
Үлем сәбәбе утлы коралдан ату ярасы[d]
Ватандашлыгы  СССР
Локотское самоуправление[d]
Һөнәре хәрби җинаятьче, җәллад
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Антонина Макар кызы Макарова (тумышында Парфёнова, кияүдә Гинзбург) (1920-1979) - Икенче Бөтендөнья сугышы чорындагы Өченче рейх басып алган Локоть үзидарәсенең җәллады. Алман оккупацион һәм рус коллаборацион хакимиятендә хезмәт иткәндә 1500 кеше уксибәрдән үтергән. Иң коточкыч үтерүчеләр берсе.

Атып үтерешләр вакытында "Тонька-уксибәрче" («Тонька-пулемётчица») кушаматы астында билгеле булган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елда фронтка санитар булып китә.

Вязьма операциясе нәтиҗәсендә совет гаскәре җиңелә, Антонина котылып кала, ләкин соңрак фашистлар тарафыннан кулга алына.

1942 елда Локоть коллаборацион үзидарәсенә эләгә, анда ул җәллад булып хезмәт итә башлый: партизаннар һәм аның гаиләсен уксибәрдән үтерә.

1945 елда Кызыл Гаскәр Белорусияне азат иткәндә, Антонина башка кеше документларын алып, шәфкать туташы булып кылана һәм совет госпиталенә керә.

Сугыштан соң ачыкланмаган хәрби җинаятьче, 1500 артык кеше үтергән Антонина кияүгә чыга һәм 30 ел дәвамында Белорусиядә тыныч кына яши, хәттә хәрби каһарман булып санала.

Тик 1976 елда яңа тикшеренүләр нәтиҗәсендә Антонина Гинзбург үткәне ачыклана.

1976 елда 1500 артык кеше үтергән Антонина Макарова мәхкәмә карары буенча атып үтерелә.

Фильмнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Антонина Макарова тормыш юлы буенча берничә фильм төшерелә:

  • "Кыз-җәллад" , "Тикшеренүләр алып барды..." документаль фильмы
  • "Җәллад" (2014) телесериалы.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]