Эчтәлеккә күчү

Антонио Паломино

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Антонио Паломино latin yazuında])
Сурәт
Ватандашлык  Испания
Туу датасы 1 декабрь 1655(1655-12-01)[1][2][3][…]
Туу урыны Бухалансе, Кордова[d], Әндәлүс, Испания[4]
Үлем датасы 12 август 1726(1726-08-12)[4] (70 яшь)
Үлем урыны Мадрид, Испания[4]
Һөнәр төре рәссам, сәнгать белгече, тарихчы, язучы
Башкарган вазыйфа придворный художник[d]
Шәкертләр Juan Bautista Simó[d] һәм Dionís Vidal[d]
Файлы артиста по адресу Frick Art Research Library[d]
Әсәрләр җыентыгы Прадо[d], Музей искусств Нельсона-Аткинса[d], Museum of Fine Arts of Córdoba[d], Детройтский институт искусств[d], Художественный музей Сиэтла[d], Museo de la Trinidad[d], Музей изобразительных искусств Бильбао[d] һәм Венгерская национальная галерея[d]
Сәнгать юнәлеше барокко
Йогынтысын кичергән Лука Джордано[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Commons Creator бите Antonio Palomino
 Антонио Паломино Викиҗыентыкта

Аси́скло Анто́нио Паломи́но де Ка́стро и Вела́ско (испан телендә: Acisclo Antonio Palomino de Castro y Velasco; 1655, Бухалансе1726 елның 12 августы, Мадрид) — шулай ук ул язган испан Алтын чоры күп осталарының биографияләрен колачлаган испан рәссамнарының тәрҗемәи хәлләре тупланмасы өчен мәшһүр барокко чоры испан рәссамы[5]. Бу иншага рәхмәтле Паломино «испан Вазарисы» кушаматына ия булган.

Паломино 1655 елда бай гаиләдә туган булган. Балачагында гаиләсе белән Бухаланседан Кордовага күчкән булган, анда яхшы белем алган; грамматика, фәлсәфә, юриспруденцияне өйрәнгән, һәм шулай ук живопись сабакларын алган — башта Хуан де Вальдес Леальдән (1672), ә аннан соң Хуан де Альфародан (1675 год). 1678 елда Паломино Мадридка күчкән, кайда үзен тулысынча живописька багышлаган. Шул ук елда ул Мадрид Алькасарында королеваның шәхси йокы бүлмәсендә түшәмне буяган. Соңыннан аның тарафыннан Лука Джордано кушуы буенча Эскориал росписе өчен эскизлар башкарылган булган. Моннан тыш аның тарафыннан Мадрид шәһәр ратушасы түшәм плафоннары буялган булган. Рәссам эшләре уңыш казанган, ә ул үзе яше буенча олырак рәссам Хуан Карреньо де Миранда яклавында булган. Кайбер очракларда Клаудио Коэльо белән бергә эшләгән[6].

1691 елда сарай яны рәссамы званиесенә ирешкән. 1697 елда Валенсиягә күчкәч, Паломино Сан-Хуан-дель-Меркадо чиркәве өчен Иоанн Чукындыручы һәм Иоанн Богослов тормышыннан күренешләр белән фрескалар ясаган. Саламанкада, Сан-Эстебан чиркәвендә зур “Ышану триумфы” (1705) фрескасын барлыкка китергән булган. 1712 елда Паломино Гранадада картезиан монах ордены монастыре ризницасы гөмбәзен ясаган (бу эштә сәнгать белгечләре рококо хасиятләрен билгели һәм аны рәссамның иң яхшы эшләр санына кертә). Шул ук елда Паломино Кордова соборының престол арты образын башкарган. Моннан тыш, Паломино тарафыннан кимендә тагын бер Валенсия чиркәвендә росписьлар иҗат ителгән булган. 1705 һәм 1715 еллар арасында Испания өчен авыр елларда Саламанка, Гранада һәм Кордовада торган, аннан соң янә Мадридка кайткан. 1725 елда хатыны үлгәннән соң Паломино каһин булган. Паломино 1726 елның 12 августында Мадридта үлгән булган. 1714-1724 елларда Паломино өч томда инша «El museo pictorico» нәшер иткән. Паломино иң әһәмиятле дип санаган беренче ике том живописьнең теория һәм практикасына багышланган булган һәм махсус танылу тапмаган. Аның карав испан рәссамнарының биографияләренә багышланган өченче том күп испан осталарының тормыш эпизодлары турында төп язма чыганак булган һәм Испаниядә сәнгать белеме үсешенә башлангыч биргән.