Антонис Мор
Антонис Мор (Антонио Моро, Антонис ван Дасхорст Мор, нидерланд телендә: Mor van Dashorst, Anthonie; як. 1519, Утрехт, Нидерланд — 1576, Антверпен) — Испания, Италия, Англия сарайлары яныннарында эшләгән XVI гасыр Нидерланд портретисты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Утрехтта туган. Италиядә өйрәнүнең әһәмиятен беренче булып аңлаган һәм Нидерландны югары итальян Ренессансы белән таныштырып караган һолланд рәссамы булуы белән мәшһүр живописец Ян ван Скорельдән (нидерланд телендә: Jan van Scorel) өйрәнгән. Үткәндә император Карл V-нең тәрбиячесе булган папа Адриан VI Утрехтлы 1524 елда үзенең постына сайланган булгач, Ян ван Скорель аның белән сарай яны рәссамы сыйфатында Римга барган. Фараз ителгәнчә Мор аның белән барган. В 1547 елда Мор Антверпенда Изге Лука гильдиясе әгъзаларына кабул ителгән булган, шуннан соң тиздән ул илдә Габсбургларның фактик наместнигы һәм мәшһүр меценат кардинала Николас Перрено де Гранвелла, Аррас епископы игътибарын җәлеп иткән. Ул аның даими яклаучысы булган һәм император Карл белән таныштырган. Рәссам сарай яны атмосферасына җиңел итеп кереп киткән. Ул төрле дипломатик һәм художество кушулары буенча еш сәяхәт итә башлаган (монда ул Рубенсның алдан килүчесе булган). Аны Лиссабонга җибәрәләр, кайда ул Португалия королевасы Катарина һәм аның балалары портретын ясый. Соңрак ул Мадридка кайта, кайда ул хөкем итүче династиянең Германия туганнарының сурәтләрен ясый.

Мор Англиядә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Филипп II һәм Мария Тюдор туена әзерләнү алдыннан ул Тициан тарафыннан ясалган латаларда кияү портретын үзе белән алып китеп Англиягә бара. Лондонда ул үзенең шедеврын - Мария Канлының портретын ясый, аның өчен, фараз ителгәнчә аңа рыцарь дәрәҗәсе бирелгән булган. Инглиз чорында Мор тагын берничә эш барлыкка китерә, аларның стиле шулкадәр камил ки, алар турында атрибуция турында еш шөбһә килеп чыга, алар шул чорда шулай ук Бөекбританиядә яшәгән данлырак Гольбейнга карамый микәнни дип. Шулай да дөресен генә әйткәндә колорист Мор алай ук нәзек һәм аңлаешлы түгел.

Соң чор
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мариянең үлеменнән соң рәссам тол Филипп белән кире Испаниягә кайта һәм анда берничә ел яши. Вакыт белән ул Ватанына кайта – я анда испан инквизициясе белән туган авырлыкларга күрә, я сирәк очрак – алар дуслар булган испан короле белән шәхси талашуга күрә. Үзенең соң чорында ул Вильгельм Оранлы, Алессандро Фарнезе, башка аксөяк вәкилләрене ң сурәтләрен барлыкка китерә.
Живопись
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Остасы ван Скорельдән Мор Төньяк Яңарыш портретист осталарына хас коры, реалистик һәм шул ук вакытта пластик манераны алган. Ул модельнең тәнлелеген аңлаешлылык һәм сиземлелек белән чагылдырган, тыгыз ясаган һәм аксессуарларны җентекләп ясаган. Итальян сәнгате белән танышу аның иҗади алымнарын баеткан, әмма итальян мәдәни климат белән контактлар ни аның пумаласының катылыгын, ни реалистик конкретлыгын очсызландырмаган. Аның йөзләренә тирән психологизм, бернинди идеализация элементларысыз характер тапшыруында реалистиклык хас. Ул ялкынланучы төссез салкын палитраны сайлап тукымаларында тыйнак һәм йомык кәеф барлыкка китергән.
Испан сарай яны портретына йогынты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Испан сәнгать белгечләре Морны испан сарае янының бөек портретистлар мәктәбенең башлангыч ноктасы дип атыйлар. Сарай яны портретының үсеш юлларын бу рәссамның тыйнак манерасы, аның тарафыннан игътибарны модельдә туплау һәм антуражга игътибарны таратмас өчен тәкъдим ителгән иконографик схемалар һәм алымнар билгеләгән. Ул испан портретына Ватаны живопись алымнарын ялгый – монархлар сурәтләнешендә пространство мохите юкка чыга, бары тик караңгы фон кала. Модельдә көчле һәм тере акцентлана, нейтраль фонда кырыс тәнлелек аерылып чыга. Башка хасият – предметлар белән соклану, тирән документальлекне биргән кечкенә зәркән эшләнмәләр, аксессуарларның кабатлавының җентеклелеге. Ул шулай ук традицион булачак. Филипп II сарае янында эшләгән, иҗатларына Мор манерасы йогынты ясаган испан рәссамнары
Атрибутланган эшләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Рәссамга 1548 ел «Курфюрст Иоганн Фридрих Эчкерсез испан аксөяге белән шахмат уйный» картинасы атрибутлана.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ RKDartists
- 1 2 FINA Wiki — Австрия фәннәр академиясе.
- 1 2 3 http://kmska.be/collection/work/data/6d177o
- 1 2 База данных Национальной библиотеки Чешской Республики
- ↑ Deutsche Nationalbibliothek Record #118784749 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- 1 2 https://www.museabrugge.be/collection/work/id/2014_GRO1247_III
- ↑ Метрополитен-музей — 1870.
- ↑ https://www.fine-arts-museum.be/nl/de-collectie/artist/mor-van-dashorst-anthonis-1
- ↑ Portret "Onbekende vrouw" op hout uit de omgeving A. Moro, 1561
- ↑ Anna van Saksen, 1577 — 1757.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- С. Пономарева. «Портреты испанских королей XV—XIX вв»
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мор // Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов. — М. : Большая российская энциклопедия, 2004—2017.
- Антонис Мор в Artcyclopedia
- Paintings
- More Paintings 2007 елның 30 сентябрь көнендә архивланган