Антонис ван Дейк
Сэр Антонис (Антун) Ван Дейк (һолланд телендә: Anthony van Dyck; Antoon, Anthonis Vandyck, Antonio, Anthonie, Anton van Dyck; 1599 елның 22 марты, Антверпен —1641 елның 9 декабре, Лондон) — фламанд живописецы, офорт техникасында рәсем ясаучы һәм гравёр, сарай яны портрет остасы. Камера (интим) һәм парад, репрезентатив портреты жанр төрләре барлыкка китерүчесе. Италиядә озак булудан соң Антонис Ван Дейк инглиз короле Карл I-нең беренче сарай яны живописецы булган (моннан аның нидерланд исемен инглизчә язу традициясе – ике сүз дә баш хәрефтән – килеп чыккан. Ул Питер Лели кебек алдагы инглиз рәссам-портретистларга әһәмиятле һәм озак йогынты ясаган. Замандашлары бик югары бәяләгән портретлардан башка, Ван Дейк Тәүрат һәм мифология сюжетларына картиналар язган. Ул шуннан техниканы һәм өлешчә стильне алган рәссам Питера Пауль Рубенсның өйрәнчеге һәм дусты булган.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Антонис ван Дейк 1599 елның 22 мартында Антверпенда (Брабант) бай тукыма сатучы гаиләсендә туган булган. Аның бабасы Антон (Antoon, 1529—1581) рәссам булган, әмма ефәк сату буенча контораны ачкан; аның үлеменнән соң аның хатына Корнелия Прюйстинк уллары Франческо һәм Фердинандо ярдәмендә ире эшен дәвам иткән. Сәүдә табыш китергән, гаиләнең Парижда һәм Лондонда һәм шулай ук фламанд шәһәрләренең күбесендә клиентлары булган. Антунның әтисе, Франсуа ван Дейк 1590 елда Мария Кайперска икенче мәртәбә өйләнгән булган. Аннан никахтан аның унике баласы булган, шулардан Антун Кече җиденче булган. Ул 1599 елның 23 мартында (Антонио исеме астында) чукындырылган булган. [31]. Гаиләнең муллыгы үсү белән ван Дейклар хәтта ванна бүлмәсе булган яңа, киң һәм зиннәтле җиһазландырылган «De Stadt van Ghendt» йортын сатып алырга булганнар. Антун сәләтле булган һәм аны 1609 елда живопись нигезләрен өйрәнү һәм тәҗрибә алу өчен мифологик сюжетларга картиналар ясаган Изге Лука гильдиясе деканы шәһәрнең иң яхшы живописецларның берсе Хендрик ван Баленның остаханәсенә җибәрелгән булган. [32]. 1615 елдан бирле Ван Дейкның Антверпенда Ян Брейгель Кечесе белән бергә үз остаханәсе булган, анда ул “Апостол башлары” картиналар сериясен барлыкка китергән. [33]. Аның иртә эшләренә «„Җитмеш яшьлек ир-ат портреты“» (1613) һәм «Автопортрет» (як. 1615, Вена, Сәнгать тарихы Музее) карый[34]. 1617 елдан бирле Ван Дейк озак вакыт Питер Пауль Рубенс белән хезмәттәшлек иткән һәм бәйсез остаханәсен калдырып аның өйрәнчеге булган. Аннан соң бергәләп эш айлары булган; Рубенс Ван Дейкны иң яхшы өйрәнчеге дип атаган. [35] Хәтта 1618 елның 11 февраленнән соң, Ван Дейк Изге Лука гильдиясенә кабул ителгәчтен дә ул Рубенс белән эшләвен дәвам иткән. Бөтен Европада танылган булып киткән Рубенсның Антверпенда остаханәсендә Ван Дейк аксөяк түгәрәкләрендә ат казанган һәм классик мәдәният һәм сарай яны этикет белән танышкан. Яшь рәссам “Император Феодосий һәм изге Амвросий” картинасында җиңел күренгәнчә сәнгатенең күп алымнарын алып оста манерасын кабатларга өйрәнгән.
1618—1620 елларда Ван Дейк агачта Гайсәне һәм апостолларны сурәтләгән унөч картинаны ясаган. Апостолларның чагылдыручы йөзләре ирекле живопись манерасында ясалган. Хәзер бу цикл картиналарның зур өлеше дөньяның төрле музейларында таралган[36].
[[Файл:Anthony van Dyck - Self-Portrait (Academy of Fine Arts Vienna).jpg|thumb|180px|left|А. Ван Дейк. Автопортрет. 1613—1614. Агач, май. Вена Нәфис сәнгать Академиясе Иртә чорында Ван Дейк еш берничә юрамада дини сюжетларга әсәрләр иҗат иткән: «Күгән тәкыя таҗын кидертү» (1621, 1-енче Берлин юрамасы — сакланмаган; 2-нче — Мадрид, Прадо); «Иуда үбүе» (як. 1618—1620, 1-енче юрама — Мадрид, Прадо; 2-нче — Миннеаполис, сәнгать Институты); «Хач белән йөрү» (як. 1617—1618, Антверпен, Синт-Паулускерк); «Изге Мартин һәм теләнчеләр» (1620—1621, 1-енче юрама — Виндзор кальгасы, Король тупланмасы; 2-нче юрама — Завентем, Сан-Мартен чиркәве), «Изге Себастьян газаплануы» (1624—1625, Мюнхен, Иске пинакотека). 1620 елның октябрендә егерме бер яшендә Ван Дейк Лондонга, инглиз короле Яков I сарай янына килгән. Англиягә килергә аны Бекингем герцогы һәм Томас Говард, 21-енче Арундел графы ризалаштырган, соңгысы зур сәнгать сөючесе, Рубенсның дусты һәм архитектор палладиан Иниго Джонсның яклаучысы. Лондонда булганда Ван Дейк Яков I-дән ел саен йөз фунт стерлинг пенсиясен алган. Әмма тиздән граф Арундел аңа сигез айга чикне узып китәргә рөхсәт иткән; Ван Дейк Англиягә унбер ел дәвамында кайтмаячак. Антверпенда рәссам сигез ай тирәсе булган; бу вакытта, Рубенс югында ул үзенең иң балкышлы портретларының кайберләрен ясаган, мәсәлән, Рубенсның беренче хатыны “Изабелла Брант портреты” һәм “Франс Снейдерс һәм хатыны Маргарета де Вос портреты”н ясаган. 1621 елда ул Италиягә китүе карары турында игълан иткәч (фламанд живописецларының традицион сәфәре), Рубенс аңа бару өчен акча һәм мәшһүр рәссамнарга һәм яклаучыларга киңәш хатларын биргән. Италиядә Ван Дейк Италия яңарышы бөек рәссамнарының эшләрен өйрәнеп алты ел торган, анда ук ул портретист буларак ат казанган. 1621 елның 20 ноябрендә ул Генуяга килгән. 1622 елның февралендә Ван Дейк Римга киткән, анда ул шул елның августына кадәр һәм 1623 елның күп өлешен уздырган. Папа Римында сәламләнеп, ул җәмгыятьнең иң яхшы даирәләренә кертелгән булган. Рубенстан аермалы буларак Ван Дейкның антиклыкка пиитеты беркайчан да булмаган. Моның шәһадәте булып аның Италия дәфтәре, Италиядә булганда әсәрләр нигезендә рәсемнәр көндәлеге булып тора. Шулай да Римда аның күбесенчә Людовизи Палаццосында һәм Боргезе Вилласында Яңарыш чорының бөек рәссамнарының шедеврларын күзәтергә һәм күчермәләрен ясарга мөмкинчелек булган.[37]. Папа шәһәреннән ул Флоренциягә күчкән, анда ул зур сәнгать сөючесе һәм юмарт меценат, бөек герцог Фердинанд I-нең улы Лоренцо Медичи белән танышкан. Венециягә юлында Ван Дейк Болонья һәм Пармада туктаган, анда ул Корреджо фрескалары белән сокланган. Ахыр чиктә ул Венециягә килгән, анда ул 1622 елның кышын уздырган. Аның яраткан рәссамнарның берсе Тициан торган лагуна шәһәрендә аның юлдашы булып Тицианның энесе Чезаре Вечеллио булган. Ван Дейк Тициан һәм Паоло Веронезе әсәрләрен чынлыкта күрергә күптәнге хыялын тормышка ашырган. Венециядән ул Мантуяга күчкән, анда ул Гонзага сарай янына тәкъдим ителгән булган. 1623 елда ул янә Римда булган, бу шәһәрдә ул аның яңа эстетик күзаллауларыннан ерак асаба фламанд рәссамнар ассоциациясе белән контактка керүдән баш тарткан. 1624 елда Сицилия вице-короле Эммануил Филиберт Савоялы Испания короле Филипп IV исеменнән Ван Дейкны аның рәсемен ясар өчен Палермога чакырган. Соңыннан Ван Дейк Прованста гуманист Никола-Клод Фабри де Пейреск кунагы булган 1625 елда кыска чордан кала 1627 елга кадәр күбесенчә Генуяда торган. Италиядән кайткан бөек портретист аты аңа испан Нидерландлары регентшасы эрцгерцогиня Изабелле Кларе Евгения Габсбургка хезмәткә керергә мөмкинчелек биргән, анда ул сарай яны живописецы булган. Ул эрцгерцогиняның портретын ясаган, шуның өчен алтын муенча алган. Аның заказчылары күп санлы булган әм Фландрия һәм Брабантның иң затлы гаиләләреннән булган [38]. 1631 елның сентябрендә Ван Дейк остаханәсендә куылышта Орлеан Гастоны кече улы белән Франция королевас Мария Медичины кабул иткән һәм аларның портретларын ясаган. Королева Ван Дейкка зиярәте турында истәлекләр калдырган, аларда ул тупланмасында берничә Тициан эшен күргән дип игълан итә. Рәссам чынлап та Италия рәссамнарының картиналарның зур санын җыя алган: Тицианның унҗиде эшен, Тинтореттоның ике эшен, Антонис Морның өч эшен, Якопо Бассаноның өч эшен һәм күп башкаларныкын. [39]. 1632 елдан Ван Дейк янә Лондонда торган, Карл I короленең сарай яны рәссамы булган. Ван Дейкның Карл I белән мөнәсәбәтләре 1629 елда башланган булган. Арадаш сэр Эндимион Портер аша король Ван Дейкның “Ринальдо һәм Армида” картинасын сатып алган. Европаның таҗлы меценатлары арасында Карл I барысыннан күбрәк нәфис сәнгать бәяләве белән аерылып торган һәм гел рәссамнарның юмарт яклаучысы булган. Корольнең яраткан рәссам Тициан булган һәм Ван Дейкта ул аның варисын күргән. Ван Дейкның Лондонга килүенә кадәр Карлның сарай янында күп чит ил живописецлары инде яшәгән, әмма Ван Дейк килү белән алар юкка чыккан. Карл ниһаять күп еллар хыялланган сарай яны рәссамын тапкан. 1632 елда король Ван Дейкны рыцарь-бакалавр дәрәҗәсенә кабул иткән. Темза ярында король бүләк иткән бакчалы зур йортта Ван Дейк мул сыйлап кунакларны кабул иткән һәм шунда ук картиналар ясаган. Берничә айдан соң, 1632 елның 5 июлендә Карл I аңа баронет дворян титулын биргән һәм Мунча Ордены (Order of the Bath) кавалеры итеп билгеләп аңа ел саен ике йөз фунт стерлинг керемен гарантияләгән һәм шулай ук беренче король живописецы итеп аның билгеләнешен рәсми иткән. Лондонда Ван Дейк корольнең «Карл I өч яктан» (өч ракурста портрет, 1635) мәшһүр портретын ясаган. Фараз ителгәнчә гадәти булмаган портрет соңыннан Римга җибәрелү өчен ясалган булган, анда аның нигезендә Италия сынчысы Джованни Лоренцо Бернини Карл I-нең бюстын эшләргә тиеш булган. 1638 елда папа Урбан VIII бу рим-католик һәм англикан чиркәвенең татулашуына китерер дип өмет итеп сынны җибәргән. Шулай ук Ван Дейкның бу әсәре Филипп де Шампень тарафыннан кардинал Ришельёның өч ракурста аналогик портретын (1637) ясауга йогынты ясаган дип фараз ителә[40][41]. Шулай да 1634 елда Ван Дейк гаиләсенә зиярәт кылыр өчен якынча бер елга Антверпенга һәм Брюссельга күчәргә карар кылган. Антверпенда йорт сатып алганнан соң, апрельдә ул Брюссельга чакырылган булган, анда ул Испания короле Филипп IVнең иртуганы испан Нидерландларның яңа регенты кардинал-ифант Фердинанд Габсбургның шәһәргә керүнең шәһите булган. Ван Дейк регентны һәм руханилар һәм аксөякләрнең күп санлы вәкилләрен берничә мәртәбә ясаган. Шул елларның иң грандиоз төркем портретларының берсе – “Граф Йоханнес Нассау-Зигенлы һәм гаиләсе портреты”. Брюссельда булуы вакытында ул шулай ук Кариньяноның беренче принцы һәм Нидерландларда испан гаскәрләренең башкомандующее Томазо Франческо де Савойя белән очрашкан, аннан ул зур җайдак портретын ясаган, анда принц бөтен бөеклегендә ясалган, ә матур ак ат арткы аякларына басып тора. Бу портрет Диего Веласкесның “Граф-герцог де Оливаресның җайдак портреты” (1638) өчен өлге булган. 1639 елда Лондонда Ван Дейк лорд Рутвенның кызы Мэри Ратвенга өйләнгән [38]. 1640 елда ул Парижда яшәгән һәм эшләгән[42]. 1640 елның маенда Рубенс үлгәч, Ван Дейкка Антверпенга аларның элеккеге остаханәсе белән идарә итәр өчен тәкъдим иттеләр. Шулай да, 1641 елның январенда ул Лувр сараен бизәү буенча эш табарга өметләнеп Парижга барган. Әмма бу эш булмаган. Майда Лондонга кайтып, октябрьдә ул янә Антверпенга барган, ә соңыннан янә Парижга. Ван Дейк 1641 елның 9 декабрендә Лондонда үлгән булган һәм сарай яны кешеләре булуында Лондон Изге Павел Соборында күмелгән булган. Табут берничә елдан соң соборның үзе белән 1666 елда Бөек Лондон янгыны вакытында җимерелгән булган.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ван Дейкның иҗаты эволюцияләгән. Англиядә беренче булуы вакытында ясалган әсәрләр аңа кадәр Фландриядә ясалганнардан шактый аерылып тора. Күптән түгел католицизмга кайткан Антверпенда Антонисның бары тик дини характерлы һәм рәсми портретлар ясарга мөмкинчелеге булган. Лондонда ул картиналар башкаруында да, темалар сайлавында күбрәк иреккә ия булган. 1621 ел һәм 1622 ел чигендә егерме яшьтән бераз гына узган Ван Дейк инглиз тәҗрибәсе һәм дини шартлылыгыннан ирегенә рәхмәтле портретларга өстәп, эротик подтекст белән сурәтләр булырга мөмкин мифологик сәхнәләргә багышлап иҗат өчен стимулга ия булган. Шулай, башкалар арасыда, Тицианның (яраткан рәссамы) стилен кабатлап Ван Дейк “Вертумн һәм Помона” картинасын иҗат иткән. Ван Дейк иҗатының тулы һәм образлы төгәл сыйфатламасын мәшһүр “Император Эрмитажы картина галереясе буенча юл күрсәткече”ндә (1910) А. Н. Бенуа биргән:
“Ван Дейк сәнгать тарихының беренче портретистларына карый. Портрет живописе нәкъ менә рәссамның шәхси характерына күрә аның белгечлеге булган. Аны художество богемасының пычрагы һәм ваемсызлыганнан, фламанд иҗатының оргиазмыннан ераграк нәзек тәрбияле кешеләр җәмгыяте җәлеп иткән... Әле Рубенс тулы балкышында булганда һәм беркемдә яңача ясау турында уйламаганда Ван Дейк шул вакытка кадәр тыңлаучан өйрәнчеге Италиягә киткән һәм анда Генуяда Фландриядә туйган һәм арган булырга охшарга теләгән аксөякләр яраткан ниндидер назлы меланхолия белән бәйләнештә аңа кадәр мәгълүм булмаган хасият „grandezza“[43] чагыла башлаган. Римда булганда, Ван Дейк тупас шаяртучылар һәм типтерүче фламандлылардан читтә торган һәм шуның өчен аннан көлгәннәрдән “живопись кавалерчыгы” кушаматын алган дип сөйлиләр. Алга таба иҗатында ул тупас гадилектән күбрәк һәм күбрәк арынырга тырышкан һәм ахыр чиктә чын„précieux“[44]. Аның өчен хас булган нәрсә булып гомеренең өчтән бер өлешен Фландриядән тыш уздыруын һәм гомере XVII гасыр хөкемдарларының иң нәзеге, әмма иң мескене дә булган инглиз короленең сарай яны кешесе буларак тәмамлануы тора. Останың портретларының микъдары анда чын фламанд җитештерүчәнлеге, гаҗәеп иҗади көч яшәвен исбатлый. Бу ахырсыз галереяның тигез диярлек дәрәҗәсе сәләтнең гаять зур көчен, Рубенсның фантастик энергиясе янында да зәгыйфьләнмәүче энергияне исбатлый. Әмма Ван Дейкның барлык портлетларының бер хасияте булып: тыйнаклык, ирешеп булмаганлык, ниндидер өстән аска караш һәм сагышның “затлы” күләгәсе анда авырган психологияне ача, нәкъ ул замандашларына, бигрәк тә югары җәмгыятькә ошаган.»[45]
Живописецның иҗади ысулының үзлегенең бу балкышлы сыйфатламасы үсешенә хәзерге заман өйрәнүчеләре төгәлләп куялар:
“Ван Дейк иҗаты Европа һәм беренче чиратта инглиз сәнгатенә гаять зур йогынты ясаган. Ван Дейк – Рубенсның өйрәнчекләреннән иң яхшысы һәм иң мәшһүре, ул - барокко экспрессиясен язу техникасы һәм манера нәзеклеге белән куша алган чын романтик. Ул остазга күзаллау куәтендә оттыра, әмма еш кына аннан колорит нюансларында, сызыкларның нәзек пластикасында, валёрлар камиллегендә ота. Ван Дейк нәкъ менә Англиядә, мәсәлән, Джошуа Рейнолдс һәм Томас Гейнсборо кебек антагонистларның иҗатында киң таралыш тапкан зур парад портретының композицион тибын барлыкка китергән. Ван Дейкның табигый аксөяклеге һәм Лондонда дөньяви тормыш алып баруы аның гаҗәеп эшчәнлегенә комачауламаган, ул анда бары тик Рубенска оттырган – гравюраларны һәм рәсемнәрне кертмичә мең ярымнан артык картина!»[46]
Санкт-Петербург Эрмитажында Антонис Ван Дейкның зур әсәрләр тупланмасы бар: егерме дүрт картина һәм шартлы рәвештә аның остаханәсенә карый дип саналган аның мәктәбенең сигез әсәре [47]. Россиядә бу живописец картиналарын һәрвакытта да бәяләгәннәр. Император Эрмитажының Картина галереясында аның тупланмасы императрица Екатерина II тарафыннан 1770 елда Ф. Троншен тупланмасын һәм француз банкиры Кроз тупланмасын сатып алудан башланган[48].
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Вертумн һәм Помона. Страда Нуова Музейлары, Генуя
-
Самсон һәм Далила. Як. 1618. Киндер тукыма, май. Далидж картина галереясе, Лондон
-
Изге Амвросий Феодосий I-гә Милан соборына керүне тыя. 1619 һәм 1620 арасында. Киндер тукыма, май. Лондон милли галереясе
-
Aмур һәм Психея. 1639 һәм 1640 арасында. Киндер тукыма, май. Король тупланмасы, Хэмптон-корт
-
Aвтопортрет. 1622—1623. Киндер тукыма, май. Дәүләт Эрмитажы, Санкт-Петербург
-
Гаилә портреты. 1621. Киндер тукыма, май. Дәүләт Эрмитажы, Санкт-Петербург
-
Король Карл I-нең шталмейстер Сен-Антуан белән җайдак портреты. 1633. Киндер тукыма, май. Король тупланмасы, Букингем сарае, Лондон
-
Король Карл I-нең портреты. Як. 1632. Киндер тукыма, май. Сәнгать тарихы музее, Вена
-
Карл I сунарда. Як. 1635. Киндер тукыма, май. Лувр, Париж
-
Принцлар Карл Людвиг һәм Руперт портреты. 1637. Киндер тукыма, май. Лувр, Париж
-
Карл I һәм хатыны Генриетта Мария портреты. 1632. Киндер тукыма, май. Кромержижа архиепископ музее. Чехия
-
Мария Луиза де Тассис портреты. Як. 1630. Киндер тукыма, май. Лихтенштейннар тупланмасы
-
Изге Екатерина образында королева Генриетта Мария. Шәхси туплама
-
Франс Снейдерс портреты. Як. 1620. Киндер тукыма, май. Фрик тупланмасы, Нью-Йорк
Ван Дейк “иконографиясе”
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1626 елда Италия, Германия һәм Англиядән туган Антверпенына кайтканнан соң Антонис Ван Дейк замандашларын “Иконография” дигән зур гравирланган портретлар сериясендә чагылдырырга теләгән. Аларның унсигезен ул офорт һәм кискеч кушылган техникасында үзе гравирлаган. Сериянең барлык битләре өчен, күбесенчә 1626 һәм 1633 ел арасында, Ван Дейк натурадан чагыштырмача зур булмаган форматта әзерлек рәсемнәрен башкарган (күбесенчә итальян карандашы белән һәм бистром пумаласы белән юып киңәйтү һәм тушь белән). “Бу рәсемнәр дөнья портрет графикасы шедеврларына карый һәм Ван Дейкның рәсемнәр мирасының иң кыйммәтле өлешләрнең берсе булып тора” [49]. Ван Дейк рәсемнәре буенча Л. Ворстерман, П. Понтиус, Дж. Гринхилл, С. Болсверт, П. де Йоде һәм башка гравёрлар эшләгән. Барлык битләр артистизм һәм штрихның виртуозлыгы белән аерылып тора. Таҗ кигән шәхесләр, кардиналлар, кенәзләр, куәтле заказчылар һәм меценатлар янында Ван Дейк рәссамнар портретларын урнаштырган. Алар арасында — үз портреты һәм “Үз вакытының Апеллесы” язмасы белән остазы һәм дусты П. П. Рубенс портреты. Шулай итеп, «Иконография» үз вакытының үзенә күрә сурәт панорамасына әверелгән. «Иконография»нең беренче басмасы (80 бит) 1632 елда Антверпенда башкарылган булган. Икенчесе, рәссамның үлеменнән соң — 1645 елда (100 бит). Бу серияне күп мәртәбә янә бастырганнар. Барысы унике бастыру башкарылган булган[50]. 1851 елда Парижда серия иң тулы кыяфттә бастырылган булган (соңгы вакытта аны башка гравёрлар тулыландырган) — йөз егерме алты бит итеп.
-
Лукас Ворстерман
-
Ян Снеллинк
-
Губерт ван ден Енде
-
Орацио Джентилески
-
Иоаннес Мейссен
-
Венцель Кобергер
-
Виллем де Вос
Ван Дейк офорт һәм кискеч белән үзе гравирларга яраткан һәм иҗатын популяштыруга зур игътибар биргән. Аның картиналарының живопись оригиналлары буенча Л. Ворстерман, П. Понтиус, Дж. Гринхилл, С. Болсверт, П. де Йоде гравёрлар эшләгән.
Ван Дейкның Англиядә көндәше һолландияле Д. Мейтенс, өйрәнчекләре — У. Добсон һәм Р. Уокер булга. Дәвамчылары һәм кабатлаучылар — Питер Лели, Готфрид Кнеллер, Джон Райли, Джон Вуттон булган. Рәссам исеме белән XVII—XVIII гасыр живописецлары ак грунт буенча еш кулланган сусыз тимер оксиды нигезендә кызыл-көрән “ван дик” буявы аталган. [51].
Мәгълүм булмаган картинасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2011 елның мартында Испаниядә Ван Дейкның 1625 елда Медина-де-лас-Торрес герцогы өчен ясалган элек мәгълүм булмаган “Бала белән Кыз Мәрьям һәм үкенүче гөнаһлылар” картинасын табу турында игълан ителгән булган. Картина 1808 елга кадәр Эскориал монастыренда, соңрак Король нәфис сәнгатьләр академиясендә сакланган булган һәм соңгы вакытка кадәр күчермә дип саналган[52].
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1972 елда ССРБ почтасы Ван Дейкка багышланган почта блогын чыгарган.
-
ССРБ почтасы, 1972 ел. Ван Дейк «Автопортрет».
-
ССРБ почта маркасы, 1970 ел
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 http://jordaensvandyck.org/archive/baptism-of-anthonio-van-dyck-23-march-1599/
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
- ↑ KulturNav — 2016.
- ↑ BeWeB
- ↑ http://jordaensvandyck.org/the-archival-research-begins
- ↑ 6,0 6,1 Anthony van Dyck
- ↑ 7,0 7,1 Held J. S. Encyclopædia Britannica
- ↑ 8,0 8,1 Ван Дейк Антонис // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ 9,00 9,01 9,02 9,03 9,04 9,05 9,06 9,07 9,08 9,09 9,10 9,11 9,12 9,13 9,14 9,15 9,16 9,17 9,18 9,19 9,20 9,21 9,22 9,23 RKDartists
- ↑ 10,0 10,1 10,2 Kindred Britain
- ↑ https://web.archive.org/web/20190311213134/http://ta.sandrart.net/en/person/view/2611
- ↑ Oxford Dictionary of National Biography / C. Matthew — Oxford: OUP, 2004.
- ↑ https://www.royalcollection.org.uk/collection/405322/charles-i-1600-1649-with-m-de-st-antoine
- ↑ 14,0 14,1 Union List of Artist Names — 2019.
- ↑ https://www.npg.org.uk/business/publications/anthony-van-dyck-the-last-self-portrait.php
- ↑ http://pba-opacweb.lille.fr/fr/search-notice?type=list&filters%5Bfacets.id%5D%5B%5D=5cc2aedf5c0284355b8b4a84
- ↑ NMVW-collection website
- ↑ https://collections.frick.org/people/83/anthony-van-dyck/objects
- ↑ https://www.fine-arts-museum.be/nl/de-collectie/artist/van-dyck-antoon-1
- ↑ http://kmska.be/collection/work/data/15pi8i
- ↑ gravure van Hubertus Vanden Eynden, c. 1645 door Lucas Vorsterman, druk 19de eeuw.
- ↑ borststuk bijna frontaal van Lucas Vorstermans, kaligraveur. Opschriften. Ets, Ant. van Dyck.
- ↑ Portret van Frederik Hendrik
- ↑ Portret van koning Karel I van Engeland
- ↑ Aanbidding der wijzen
- ↑ https://www.bellasartes.gob.ar/
- ↑ De Vischpoort, door Van Dijk
- ↑ Constantinvs Hugens Eqves Toparcha Suvlecom — 1650.
- ↑ https://gallica.bnf.fr/ark:/12148/bpt6k6227300f/f156.item
- ↑ https://www.museabrugge.be/collection/work/id/0000_GRO0340_I
- ↑ Antwerp, S.A.A., Parochieregisters, Doopakten, 30/03/1592 — 26/06/1606, fol. 147, 23-03-1599 Anthonio Van Dijck, retrieved by the Jordaens Van Dyck Panel Paintings Project (www.jordaensvandyck.org) on 06/04/2017
- ↑ Cust, Lionel Henry. Van Dyck Anthony. 2018-04-28 тикшерелгән.
- ↑ Brown. Р. 15
- ↑ Vlieghe H. Flemish Art and Architecture, 1585—1700. Yale University Press, 2004. Р. 124 ISBN 0-300-10469-3
- ↑ Brown Ch. Antonie Van Dyck 1599—1641. — Milano: RCS Libri, 1999. — ISBN 88-17-86060-3. — Рр. 38—40
- ↑ Martin G. The Flemish School, 1600—1900. — London: National Gallery Catalogues, 1970. — Р. 26. — ISBN|0-901791-02-4
- ↑ Brown. Р. 20
- ↑ 38,0 38,1 Калып:Url=http://muzei-mira.com/biografia hudojnikov/743-antonis-van-deyk-biografiya.html
- ↑ Brown. Р. 27
- ↑ Müller Hofstede J. Van Dyck. — Milano: Rizzoli—Skira, 2004. — Р. 56
- ↑ Charles I (1600—1649) in three positions. The Royal Collection. Дата обращения: 17 октября 2016. Архивировано из оригинала 20 ноября 2013 года [1]
- ↑ Neues allgemeines Künstler-Lexicon; oder Nachrichten von dem Leben und den Werken der Maler, Bildhauer, Baumeister, Kupferstecher etc. Bearb. von Dr. G. K. Nagler. — München, E.A. Fleischmann, 1835—1852
- ↑ итальян телендә: grandezza — бөеклек, намуслылык
- ↑ француз телендә: précieux — асыл зат булган
- ↑ А. Н. Бенуа. Путеводитель по Картинной галерее Императорского Эрмитажа (1910). — М.: Изобразительное искусство, 1997. — С. 125—126
- ↑ Власов В. Г. Ван Дейк, Антонис // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. — Т. 2. — Словарь имён, 1996. — С. 173. — ISBN 5-88737-005-X
- ↑ Государственный Эрмитаж. Западноевропейская живопись. Каталог 2. — Л.: Искусство, 1981. — С. 38—41
- ↑ В. Ф. Левинсон-Лессинг. История картинной галереи Эрмитажа (1764—1917). — Л.: Искусство, 1985. — С. 70 —76
- ↑ Флекель М. И. От Маркантонио Раймонди до Остроумовой-Лебедевой. Очерки по истории и технике репродукционной гравюры XVI—XX веков. — М.: Искусство, 1987. — С. 112
- ↑ Власов В. Г. «Иконография» // Власов В. Г. Новый энциклопедический словарь изобразительного искусства. В 10 т. — СПб.: Азбука-Классика. — Т. IV, 2006. — С. 80—81
- ↑ Киплик Д. И. Техника живописи. — М.: Сварог и К, 1998. — С. 29
- ↑ Lenta.ru: высоком: В Испании нашли неизвестную картину Ван Дейка.
Шулай ук карарга мөмкин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Антонис ван Дейк картиналары исемлеге
- Paintings by Anthony van Dyck [2]
- Anthony van Dyck catalogue raisonné, 1980 Larsen [3]
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Браун, К. Ван Дейк : [пер. с англ.]. — М., 1987.
- Булгаков, Ф. И. Антонис ван-Дейк // Сто шедевров искусства. — СПб. : изд. ред. «Нового журнала иностранной литературы», 1903. — С. 25—26.
- Варшавская, М. Я. Ван Дейк. Картины в Эрмитаже. — Л., 1963.
- Грицай, Н. И. Антонис Ван Дейк. — М., 1979.
- Лисенков, Е. Г. Ван Дейк. — Л., 1926.
- Смольская, Н. Ф. Антонис Ван Дейк. — М. ; Л., 1963.
- Шапиро, Ю. Г. Антонис Ван Дейк // Пятьдесят кратких биографий мастеров западноевропейского искусства XIV — XIX веков. — 3-е изд.. — Л. : Аврора, 1971. — С. 123–128. — 316 с.
- Glück G., Antonis van Dyck. Des Meisters Gemälde, 2 Aufl., Stuttg. — B., 1931
- Puyvelde L. van. Van Dyck, Brux. — Arnst., 1950.
- Larsen E. L. V. 2 // Opera Completa di van Dyck. — Milano, 1980.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Статья о художнике на образовательном сайте Эрмитажа 2018 елның 10 декабрь көнендә архивланган.
- Персональный сайт(ингл.)