Тамбу баш күтәрүе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тамбу баш күтәрүе latin yazuında])
(Антонов фетнәсе битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Тамбу баш күтәрүе
Төп низаг: Русия ватандашлар сугышы
Tambover Aufstand.png
Харита
Дата

19 август 1920 - июнь 1921

Урын

Тамбу губернасы

Нәтиҗә

Фәтнәне бастыру

Көндәшләр
Яшел баш күтәрүчеләр Кызыл Гаскәр
Сәргаскәрләр
Пётр Токмаков†

Александр Антонов, Дмитрий Антонов

Михаил Тухачевский,

Иероним Уборевич, Григорий Котовский

Яклар көчләре
якынча 50 мең якынча 55 мең
Югалтулар
11 мең артык һәлак билгесез

Тамбу баш күтәрүе яки Антонов фетнәсе1920-1921 елларда Тамбу губернасында булган Рәсәй ватандашлар сугышы вакытындагы Совет хакимиятенә каршы иң эре халык баш күтәрүе.

Кайчакта "антоновщина", "Антонов хәрәкәте" дип йөртелә, чөнки баш күтәрүнең җитәкчеләренең берсе эсер фиркасе әгъзасы, 2-нче баш күтәргән гаскәр башлыгы Александр Антонов булган.

Баш күтәрүнең чын башлыгы Пётр Токмаков - Берләшкән партизан гаскәренең һәм Хезмәтчел крестьяннар берлегенең рәисе була.

Баш күтәрү аяусыз рәвештә бастырыла, хәттә баш күтәргән халыкка каршы химик корал кулланыла.

Баш күтәрүдә катнашкан Тамбу губернасы һәм өлешчә Воронеж губернасы крестьяннары Хәрби коммунизм сәясәтенә, һәм беренче чиратта "продразверстка"га (кораллы көчләр ярдәмендә крестьяннардан ашамлыкларны көч белән тартып алуга) каршы чыга.

Баш күтәрүдә күбесенчә уртача милекле крестьяннар, шулай ук иң ярлы халык катнаша.

Бастыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1921 елда Кызыл Гаскәр Врангель җитәкләгән Рус гаскәрен тар-мар итә. Бу җиңү большевикларга фетнәгә каршы өстәмә көчләрне куллану мөмкинлеген бирә.

1921 елның 21 апрелендә Совет хөкүмәте Михаил Тухачевкийне Тамбу губернасындагы армия сәргаскәре, Иероним Уборевичне урынбасары, Какуринны штаб башлыгы итеп билгели.

Фетнәне бастыруда шулай ук Григорий Котовский катнаша.

Баш күтәргәннәргә каршы туплар, һава көчләре, бронетехника, хәттә химик корал (хлор Е56) кулланыла.

1921 елның җәен баш күтәрү тулысынча бастырыла, 11 мең катнашучы һәлак була. 1922 елда бөтен Тамбу губернасында Совет хакимияте торгызыла.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]