Антон Дельвиг

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Антон Дельвиг latin yazuında])
Антон Дельвиг
Файл:PGRS 2 029 Delvig — crop.jpg
А.А. Дельвиг (1798-1831)
В. Лангер рәсеме. 1830
Тугач бирелгән исеме: Антон Антон улы Дельвиг
Псевдонимнар: «Русский»
Туу датасы: 17 август 1798(1798-08-17)
Туу урыны: Мәскәү
Үлем датасы: 26 гыйнвар 1831(1831-01-26) (32 яшь)
Үлем урыны: Санкт-Петербург
Милләт: алман
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
Эшчәнлек төре: язучы, тәнкыйтьче, журналист
Иҗат итү еллары: 1814-1831
Юнәлеш: романтизм, тәнкыйть
Жанр: элегия, идиллия, ода, җыр, шигырь
Иҗат итү теле: рус теле
Дебют: «На взятие Парижа» (1814)

Антон Дельвиг, Антон Антон улы Дельвиг, алман. Anton Delwig (Dellwig), рус. Дельвиг Антон Антонович (1798 елның 17 августы, Мәскәү — 1831 елның 26 гыйнвары, Санкт-Петербург) — язучы, тәнкыйтьче, журналист.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1798 елның 6 (17) августында Мәскәүдә, чыгышы белән Балтик буе алманнарыннан булган, бөлгән лифлянд бароны гаиләсендә туган.

Лицейда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәүдәге шәхси пансионда, 1811 елдан Царское Селодагы лицейда укый. Шигърият белән тирәнтен кызыксына. Г.Р. Державин, В.А. Жуковский иҗатларын ярата. Горацийны, Вилһелм Кюхельбекер йогынтысында XVIII гасыр алман шагыйрьләрен (Ф. Шиллер, Ф. Клопшток, Г. Бюргер, Л. Һелти һ.б.) өйрәнә. Лицей директоры (1816—1823) Г.А. Энгелһардт (ru) (1775-1862) фикеренчә, «рус әдәбиятын башка иптәшләренә караганда күпкә яхшырак белә һәм аның матурлыгын һәрдаим якларга әзер була». Лицейда Пушкиннан да алдарак шигырьләр яза башлый һәм бик тиздән әлеге уку йортының беренче шагыйрьләре рәтенә баса. «Дионга» (1814), «Лилетага» (1814), «Доридага» (1815) кебек беренче шигырьләре үк гармонияле булулары, классик төзеклеге белән үзенә җәлеп итә. Матбугатта «Парижны алуга» патриотик одасы (1814) «Русский» исеме белән басыла. 1814-1815 елларда «Вестник Европы», «Российский музеум» һ.б. журналларда шигырьләрен даими бастыра. 1817 елда язган «Царское Село лицеенда тәрбияләнүчеләрнең хушлашу җыры» лицейның гимнына әйләнә.

1817 елда лицейны тәмамлап, төрле ведомстволарда (Тау һәм тоз эшләре департаменты, Россия империясенең финанс министрлыгы, эчке эшләр министрлыгында) хезмәт итә[1]. 1820-1825 елларда И.А. Крылов кул астында Публичный китапханәдә эшли. Күпчелек вакытын иҗатка бирә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А.С. Пушкин тирәсендә тупланган «Шагыйрьләр берлеге»нә (Кюхельбекер, Боратынский һ.б.) һәм «Рус телен яратучыларның хөр җәмгыяте»нә керә. Дельвиг беренчеләрдән булып (әле лицейда укыганда ук) Пушкинны Державинның «иҗаттагы мирасчысы» дип игълан итә («Державинның үлеменә» (1816), «А.С. Пушкинга» (1816) шигырьләрендә). «Шагыйрьләр берлеге» әгъзалары шигърияттә хөрлек рухы өстен булуны, үзара дуслыкны, тормыш рәхәтлекләрен татуны алга куюларын ассызыклый.

Дельвиг лирикасында сәясәттә һәм диндә хөрлек өмет итү мотивлары күренә башлый. «Шагыйрь» шигырендә (1820) ирек сөюе һәм шагыйрьнең җәмгыятьтә өстенлекле бурычлары булуын аңлавы турында бәян итә. Булачак декабристлар катнаша торган сәяси-әдәби түгәрәкләргә (А.Н. Муравьевның «Изге әртиле»нә, «Яшел лампа»га) йөри, Ф.Н. Глинка, А.А. Бестужев, К.Ф. Рылеев белән якыная. Декабристлар чыгарган «Полярная звезда» әлманахында катнаша. Ләкин декабристларның җәмгыятьне үзгәртүнең инкыйлаб-ихтилал юлын сайлауларын кабул итми, соңыннан 14 (26) декабрь фетнәсен кискен кабул итмәвен белдерә.

1820 елларда лирик шагыйрь буларак таныла. Романслар, элегияләр, антологик шигырьләр яза. Идиллия, җыр жанрларына өстенлек бирә. XIX гасыр шагыйрьләреннән беренче булып, сонет жанрына мөрәҗәгать итә. Әлеге жанрларга яңа рух, эчтәлек бирергә тырыша. Һәр яктан гүзәл булган кеше идеалын эзли. Сынлы сәнгатьтә, скульптурада бик матур итеп бирелгән, физик һәм рухи яктан гармонияле, бербөтен булып күзалланган борынгы антик заман кешесенең тойгыларын һәм уй-фикерләрен иҗатында өр-яңадан ачмакчы була. Рус рәссамнары һәм сынчылары белән якыная. Шигырьләрендә скульптурадагы пластиканы һәм гармония тудыру принципларын файдаланырга омтыла (мәсәлән, «Сын ясауны уйлап табу» идиллиясендә (1829). Пушкин Дельвигны «рәссамнарның дусты һәм киңәш бирүчесе» дип атый. Антик заманны тасвирлаганда, шигырьләрендә гекзаметр, элегия дистихы, катлаулы строфа кебек антик шигърият формаларын даими куллана башлый. Пушкин Дельвигның «XIX гасырдан Алтын гасырга шулай җиңел генә күчә алуына, борынгы грек шигъриятендәге нечкәлекне, гүзәллекне оста тоемлавына» соклана [2].

Рус шагыйрьләре арасында халык җырларын иң яхшы белүче буларак, җыр жанрындагы шигырьләр дә иҗат итә. Аларны чын халык җыр үрнәкләренә ияреп яза, романска якынайта төшә. Күп кенә шигырьләренә композиторлар көй язган (Пушкинга багышланган «Соловей мой, соловей» романсы (А.А. Алябьев), «Пела, пела пташечка» А.Г. Рубинштейн һ.б.).

Нәширлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1825 елдан (О.М. Сомов белән берлектә) башкала язучылары арасында абруйлы булган «Северные цветы» (7 китап), 1829 елда «Подснежник» әлманахлары, 1830 елдан (Пушкин һәм Вяземский белән берлектә) «Литературная газета» нәшер итә башлый, әлеге басмаларда А.С. Пушкин, В.А. Жуковсий, И.А. Крылов, Н.И. Гнедич, П.А. Вяземский, Е.А. Боратынский, И.И. Козлов һ.б. язучыларның әсәрләрен бастыра, хөкем ителгән Кюхельбекер, А.И. Одоевский, Н.А. һәм А.А. Бестужев һ.б.ларның әсәрләре дә, исемнәрен күрсәтми генә булса да, даими чыгып килә.

1825 елда декабристлар фетнәсенең җиңелүен шәхси фаҗига итеп кабул итә. Декабристларның инкыйлаби түнтәреш ясау тактикасын хупламаса да, җәзага тартылган һәм сөргенгә җибәрелгән декабристларга (алар арасында якын дуслары Пущин, Кюхельбекер да бар) карата дустанә мөнәсәбәтен саклый. Сәяси шигырьләр язмаса да, лирикасында фаҗигале аһәң күбәя. Мәсәлән, «Алтын гасырның бетүе» идиллиясендә (1828) гармонияле тормышның җимерелүен сурәтли.

«Литертурная газета»да тәнкыйтьче буларак сәләте ачыла. Ф.В. Булгаринның «Северная пчела», Н.А. Полевойның «Московский телеграф» һ.б. рәсми басмаларда басылган мәкаләләр белән бәхәскә керә. Әзерлексез укучылар өчен язылган, «акчага корылган әдәбият»ны тәнкыйтьли, яшь язучыларда әдәбиятка карата югары таләпләр тәрбияләргә омтыла, Пушкин иҗатын югары күтәрә.

Соңгы еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тыелган шагыйрьләргә сүз биргән өчен, III бүлек һәм хөкүмәт тарафыннан даими күзәтү астында тора. 1830 елда Франциядәге июль вакыйгалары турындагы дүртьюллык шигырь бастырган өчен «Литературная газета» чыгудан туктатылып тора, А.Х. Бенкендорф Дельвигка сәяси ышанычсызлыгы өчен җәзага тарту, сөргенгә җибәрү белән яный. Бу даими янаулар аның гомерен кыскарта. Сәламәтлеге какшаган Дельвиг салкын тиеп берничә көн авырый һәм 1831 елның 26 гыйнварында 32 яшендә үлә. Замандашлары, дуслары, бигрәк тә Пушкин, Дельвигның үлемен бик авыр кичерәләр.

« Дөньяда Дельвигтан да якынрак кешем юк иде[3]
»

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1825 елда Софья Михаил кызы Салтыковага өйләнә, кызлары Елизавета туа. Дельвиглар йорты чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә Санкт-Петербургның әдәби салонына әйләнә, аларда Пушкин, Жуковский, Языков, А. Мицкевич, Плетнёв, Боратынский, яшь шагыйрьләр катнаша, әлеге әдәби кичәләрдә, француз телендә аралашучы башка салоннардан аермалы буларак, русча гына сөйләшү кабул ителгән була.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Алтын Дельвиг» премиясе
«Алтын Дельвиг» премиясе

2012 елда «Литературная газета» «Алтын Дельвиг» премиясе («Литературная газета»ның беренче мөхәррире А.А. Дельвиг исемендәге «Сүзгә һәм Ватанга тугърылык өчен» премия) булдыра. Бүләкләнүчеләр арасында — Ренат Харис (2014) [4][5], Марсель Сәлимов (2015)[6].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. М.: НИ БРЭ, 2006-10. ISBN 5-85270-320-6

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Русские писатели. Биобиблиографический словарь (под ред. П.А. Николаева). В 2-х томах. I том (А-Л). М.:Просвещение, 1990. ISBN 5-09-003931-3

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]