Антон Силуанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Антон Силуанов latin yazuında])
Антон Силуанов
Россия байрагы РФ финанс министры
Вазыйфага керешкән
2011 ел, декабрь
Аңа кадәр Алексей Кудрин
Туган 12 апрель 1963(1963-04-12) (61 яшь)
ССРБ, РСФСР, Мәскәү
Әни Янина Николай кызы (1936)
Әти Герман Михаил улы
Белем Русия Федерациясе хөкүмәте каршындагы финанс университеты

Антон Силуанов, Антон Герман улы Силуанов (рус. Антон Германович Силуанов, 1963 елның 12 апреле, ССРБ, Мәскәү) — РФ дәүләт эшлеклесе, 2011 елдан РФ финанс министры. Икътисад фәннәре докторы. АСВ агентлыгы директорлар шурасы рәисе. ВТБ банкы күзәтүчеләр шурасы рәисе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1963 елның 12 апрелендә Мәскәүдә туган. «Финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Мәскәү финанс институтын (2010 елдан РФ хөкүмәте каршындагы Финанс университеты) тәмамлаган (1985). «Базар мөнәсәбәтләренә күчү чорында дәүләтнең бюджет сәясәте» темасына икътисад фәннәре кандидатлыгына (1994), соңрак докторлыкка диссертация яклаган. Алман телен камил белә. 1987-1989 елларда Совет Армиясе сафларында хәрби хезмәттә була.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1985-1987 елларда (армиягә киткәнче) РСФСР финанс министрлыгында икътисадчы, өлкән икътисадчы.

1989-1992 елларда РСФСР (1991 елдан РФ) финанс министрлыгында әйдәүче икътисадчы, 1нче категорияле икътисадчы, бүлекчә башлыгы урынбасары, киңәшче.

1992-1997 елларда РФ финанс министрлыгының бюджет белән идарә итү бүлеге башлыгы урынбасары, бюджет департаменты башлыгының урынбасары.

1997-2003 елларда РФ финанс министрлыгының макроикътисад сәясәте һәм банк эшчәнлеге департаменты җитәкчесе.

2003-2011 елларда РФ финанс министры урынбасары.

2011 елның декабреннән РФ финанс министры, РФ Куркынычсызлык Шурасы әгъзасы.

Кертемнәрне страховкалау агентлыгы (рус. АСВ) директорлар шурасы рәисе. 2017 елның апреленнән ВТБ банкы күзәтүчеләр шурасы рәисе.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]