Антуан Пэн
Антуа́н Пэн[14], Песн[15], Пен[16][17][18] (француз телендә: Antoine Pesne; 1683 елның 23 мае, Париж, Франция Корольлеге — 1757 елның 5 августы, Берлин, Пруссия Корольлеге) — француз[19] һәм алмания[20] живописец-портретисты, фридерициан рококосының иң әһәмиятле вәкилләренең берсе. 1711 елдан бирле өч прусс короленең: Фридрих I, Фридрих Вильгельм I һәм Фридрих II-нең сарай яны рәссамы; 1722 елдан бирле Пруссия художество һәм механик фәннәр академиясе мөдире.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Киләчәк сарай яны рәссамы әтисе Жаннан һәм Парижда Король живопись һәм сынчылык академиясе мөдире һәм король Людовик XIV-нең сарай яны рәссамы булган туганнан туган бабасы Шарль де Лафосстан өйрәнгән. Академиядән стипендия Антуан Пэнга 1705-1710 елларда Венециядә, Неапольдә һәм Римда уку узарга мөмкинчелек биргән.
Римда ул остаз буларак берничә елга итальян рәссамы Андреа Челестины җәлеп итә алган. Шунда ук, Римда, Антуан Пэн рәссам-флорист Жан Батист Гайо Дюбюссонның кызы Урсула-Анна Дюбюссонга өйләнгән.
1710 елда Пруссия короле Фридрих I Берлинда сарай яны рәссам вазыйфасына яшь Пэнны чакырган. Пэн хатыны һәм аның гаиләсе белән Берлинга күчкән һәм 1711 елның 6 маенда үлгән һолланд Августин Тервестенны постында алыштырып рәсми рәвештә сарай яны живописецы булып билгеләнгән булган.
Пэн Фридрих Вильгельм I вакытында да сарай янында вазыйфасын калдырган, әмма сакчыл “король-солдат” рәссамның эш хакын ике мәртәбә киметкән. 1715 елда Антуан Пэн Дессауга укырга барган, ә 1718 елда Парижда Король живопись һәм сынчылык академиясендә тәкьдим итәр өчен Дрезденга зиярәт итеп “Самсон һәм Далила” картинасын ясаган. 1720 елда Антуан Пэн академия әгъзасы булган. 1722 елда ул Берлинда Прусс король сәнгать академиясенең мөдире булып билгеләнгән булган һәм шул сыйфатта 1723 һәм 1724 елларда Париж һәм Лондонда булган.
1736 елдан 1740 елга кадәр Антуан Пэн Райнсбергта француз сәнгате сөючесе һәм Антуан Ваттоның картиналарының дәртле туплаучысы нәсел принцы Фридрих сарае янында торган. Ул француз Пэнны аның өчен Ватто стилендә картиналар ясаячак дип өметләнеп тәэмин иткән. Пэн Фредерикның түгәрәк өстәле артында бик теләнгән кунак булып киткән. Райнсбергта 1738 елдан 1740 елга кадәр чорда ул күп санлы портрет ясаган һәм аллегорик-мифологик сюжетларга берничә плафон росписе ясаган. Монда ук аның аннан 1730-ынчы еллар башында Берлин сәнгать академиясендә өйрәнгән архитектор Георг Венцеслаус фон Кнобельсдорф белән уңышлы хезмәттәшлеге башланган. Тәхеткә утырганнан соң король Фридрих ике остага Шарлоттенбург сараен киңәйтергә, Потсдамда Сан-Суси сараен төзергә һәм Потсдан шәһәр сараен фридерициан рококосы стилендә янә төзергә кушкан[21].
1746 елда Пэн корольдән бүләк итеп Берлинда Обервалльштрассе, 3 адресы буенча утар һәм йорт төзү өчен материаллар алган. Рәссам анда гомере ахырына кадәр торган. Пэн үлеменең 145-енче еллыгында Берлин шәһәре “Фридрих Бөекнең сарай яны рәссамы турында хәтерне мәңгеләштерер өчен” бронза мемориаль тактаны куярга карар иткән. Мемориаль тактада шулай дип язылган булган: «Монда гомеренең соңгы елларында торган / король сарай яны рәссамы / Антуан Песне / 1683 елның 23 маенда туган, 5 августа 1757 елның 5 августында үлгән. / Аның турында истәлеккә / Берлин шәһәре 1901 ел». Йорт сакланып калмаган, ул Икенче бөтендөнья сугышы вакытында җимерелгән булган.
Граф Густав Адольф фон Готтер кушуы буенча 1747 ел тирәсендә Антуан Пэн Мольсдорф (Тюрингия) кальгасы проекты өстендә эшләгән, шуннан соң аның художество иҗаты күбесенчә тәмамланган булган. Бары тик 1754 елда Пэн пумала алган һәм ике кызы белән мәшһүр автопортретын иҗат иткән.
Өч прусс короленең сарай яны рәссамы булып хезмәт иткән Антуан Пэн 1757 елның 5 августында үлгән һәм киләсе көнне Берлинда Жандарменмаркт мәйданында Немец соборы (Deutschen Domes) склепында архитектор Кнобельсдорф янында күмелгән булган. Соборда реставрацион эшләр белән бәйле Пэн һәм Кнобельсдорф калдыклары 1881 елда Берлин Кройцберг районында Халлешес-Торда Иерусалим һәм Яңа чиркәү общинасының зиратында янә күмелгән булган. Мәрмәр такта һәм путти белән баштагы кабер комплексы я Икенче бөтендөнья сугышы вакытында бомбардировкалар тарафыннан җимерелгән булган, я Блюхерштрассе күчерү буенча төзелеш эшләре вакытында югалтылган булган. Хәзер рәссам турында Цоссенерштрасседа зиратка керү янында Берлин шәһәренә караган бизәлмәгән кабер ташы гына истәлек булып кала. 2014 елга кадәр кабер Берлин шәһәренең шәрәфле кабере булып саналган.
1983 елда Потсдам-Сан-Сусида Яңа сарайда һәм “Рим коену урыннарында” һәм шулай ук Берлинда Антуан Пэнның 300 еллыгына багышланган масштаблы күргәзмә үткән.
Замандашлары архитектор Георг Венцеслаус фон Кнобельсдорф һәм сынчы Иоганн Август Наль Олысы белән беррәттән Антуан Пэн фридерициан яки прусс рококосы тарихи-төбәк стиленең иң әһәмиятле вәкилләренә карый.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]-
Пигмалион һәм Галатея. 1747. Агач, май. Сан-Суси сарае, Потсдам
-
Фридрих Эрнст фон Книфаузен портреты. Як. 1707. Киндер тукыма, май. Милли музей, Варшава
-
Фридрих Вильгельм I. 1733 елдан соң. Киндер тукыма, май. Немец тарихи музее, Берлин
-
Фридрих I, Пруссия короле. 1713 елга кадәр. Киндер тукыма, май. Сан-Суси сарае, Потсдам
-
Фридрих II Пруссияле. 1745. Киндер тукыма, май. Сан-Суси сарае, Потсдам
-
Станислав Лещинский, Польша короле. Як. 1731. Киндер тукыма, май. Сан-Суси сарае, Потсдам
-
Элизабет Кристина фон Брауншвейг-Беверн. Як. 1739. Киндер тукыма, май. Сан-Суси сарае, Потсдам
-
Луиза Ульрика Пруссияле. Як. 1744. Киндер тукыма, май. Берлин картина галереясе
-
«Барбарина». Биюче Барбара Кампанини портреты. Як. 1745. Киндер тукыма, май. Шарлоттенбург сарае, Берлин
-
Марианна Кошуа. Як. 1750. Киндер тукыма, май. Шарлоттенбург сарае, Берлин
-
Биюче Марианна Кошуа. Як. 1723. Бавар дәүләт картина тупламалары, Мюнхен
-
Георг Венцеслаус фон Кнобельсдорф. 1737. Киндер тукыма, май. Дорн Музее, Нидерландлар
-
Элеонора Луиза Альбертина, графиня фон Шлибен-Зандитен, фрейфрау фон Кейзерлингк портреты. Як. 1745. Киндер тукыма, май. Шарлоттенбург сарае, Берлин
-
Бал-маскарад. Атенеум, Хельсинки
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ KulturNav — 2016.
- ↑ Discogs — 2000.
- ↑ 3,0 3,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #118592904 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 4,6 https://www.nationalgalleries.org/art-and-artists/artists/antoine-pesne
- ↑ Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
- ↑ Antoine Pesne
- ↑ Benezit Dictionary of Artists — OUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
- ↑ Union List of Artist Names — 2021.
- ↑ http://stiftung-historische-friedhoefe.de/antoine-pesne/
- ↑ 10,0 10,1 https://www.npg.org.uk/collections/search/person/mp124866/antoine-pesne?role=art
- ↑ Portret van August Wilhelm, prins van Pruisen (1722-1758) — 1750.
- ↑ Collectie Boijmans Online — 2010.
- ↑ Guiffrey J. Liste des pensionnaires de l'Academie de France a Rome: donnant les noms de tous les artistes récompensés dans les concours du Prix de Rome de 1663 à 1907 — 1908.
- ↑ Власов, 1997, с. 201; Федотова, 2006, с. 100–101.
- ↑ Сомов, 1898
- ↑ БСЭ, 1939
- ↑ Золотов Ю. К. Французский портрет XVIII века. — М. : Искусство, 1968. — С. 17. — (Из истории мирового искусства). — Калып:OCLC.
- ↑ Даниэль С. М. Рококо : От Ватто до Фрагонара. — [2-е изд.]. — СПб. : Азбука-Классика, 2010. — С. 263. — (Новая история искусства). — ISBN 978-5-9985-0651-2. — Калып:OCLC.
- ↑ Сомов, 1898, с. 422; БСЭ, 1939, стб. 488; Власов, 1997, с. 201.
- ↑ Федотова, 2006
- ↑ Sanssouci. Schlösser. Gärten. Kunstwerke. — Potsdam-Sanssouci, 1974. — S. 9-15
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Власов В. Г. Пэн Антуан // Стили в искусстве : Архитектура, графика. Декоративно-прикладное искусство. Живопись, скульптура : словарь : в 3 т. / В. Г. Власов. — СПб. : Кольна, 1997. — Т. 3 : Словарь имён : М—Я. — С. 201. — 655 с. : ил.. — ISBN 5-88737-010-6. — Калып:OCLC.
- Зернов Б. А. Германия и Австрия / Б. А. Зернов // Искусство XVIII века / А. М. Кантор, Е. Ф. Кожина, Н. А. Лившиц [и др.]. — М. : Искусство, 1977. — С. 203, 210. — 373 с. — (Малая история искусств ; вып. 6).
- Калып:БСЭ1
- Песн // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- Федотова Е. Д. Пэн, Антуан / Е. Федотова // Европейское искусство : Живопись. Скульптура. Графика : энциклопедия : в 3 т. / автор проекта А. Ю. Астахов; ред. коллегия: М. А. Бусев, В. В. Ванслов, И. А. Смирнова, Е. Д. Федотова (отв. ред.). — М. : Белый город, 2006. — Т. III : П—Я. — С. 100–101. — 511 с. — 3000 экз. — ISBN 5-7793-0920-5. — ISBN 5-7793-0924-8 (т. III).
- Шварцман Н. А. Грезы и миражи в садах Версаля / Н. А. Шварцман. — М : Воскресный день, 2013. — 480 с. : ил.. — ISBN 978-5-7793-4400-5.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Paintings by Antoine Pesne [1]