Анубис
| Анубис | |
|---|---|
| Lua хатасы: expandTemplate: template "lang-und" does not exist. | |
| Hiero иероглифик синтаксисында исеме | i-n:p-w-C6 |
| Ата | Сет[d] һәм Осирис[1][2] |
| Ана | Нефтида[d][2] |
| Ире яки хатыны | Инпут[d] |
| Балалар | Кебхут[d] |
| Илаһ карый | Борынгы Мисыр дине |
| Телгә алынган хезмәтләр | Jumilhac papyrus[d] |
Ану́бис (юнан телендә: Ἄνουβις, мисыр телендә: Jnpw, IPA:[a.ˈna.pʰa(w)] яки IPA:[i.ˈn.pʰa(w)], Инпу́; копт телендә: Ⲁⲛⲟⲩⲡ, IPA:[a.ˈnuːp]) — Борынгы Мисыр күмү ритуаллары һәм мумификация (бальзамирлау) Илаһы[3], Үлеләр патшалыгында Осирис хөкемендә "үлчәүләр сакчысы"[4], сихәтле үләннәр белгече[5].
Анубис эт башы яки эт сыман кыяфәттә, әмма тиресе кара түгел, ә соры яки ак булган башка Мисыр Ходае Упуаут белән бәйле. Тарихчылар фаразы буенча, вакыт узу белән бу ике Илаһ турында күзаллаулар бергә кушылган[6].
Сурәте
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Анимизм чорында Анубис 2015 елга кадәр шакалның астөре булган Төньяк Африка бүресе кыяфәтендә күзалланган[7][8]. С определённого периода развития Борынгы Мисыр диненең үсешенең билгеле чорыннан Анубисны Саб (Мисыр телендә: sb «судья») кыргый эте башы белән яки шакал, төньяк Африка бүресе башы белән кеше кыяфәте белән сурәтли башлаганнар[5][9][10]. Апулей Анубисның ике чырае турында искә ала: «берсе төн кебек кара, икенчесе — көн кебек алтын»[4].
Анубисны Фива некрополендә мөһердә Тугыз җәядә ятучы шакал кыяфәтендә сурәтләгәннәр[3][9].
Анубисның күк холкы турында Плутарх шулай дип язган[4]:
Анубис астында алар Нефтида дигән күренми торган дөнья өлешен Исида исеме бирелгән күренә торган дөнья өлешеннән аеручы горизонталь түгәрәкне аңлыйлар. Бу түгәрәк тигез рәвештә караңгы һәм яктылык чикләренә орынганга күрә аны алар өчен гомуми дип санарга була. Бу хәлдән Анубис һәм Эт, бер үк вакытта көндез дә, төнлә дә уяу булган хайван арасында күзалланган охшашлык килеп чыга да.
Мифология
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Жена Сетның по имени Нефтида исемле хатыны Осириска гашыйк булган һәм аның хатыны Исида кыяфәтен алып аннан угыл белән бугазлы булган. Ире ярсуыннан куркып, Нефтида бәбине камыш үскән җиргә ташлаган, анда аны этләр ярдәме белән [5] Исида тапкан һәм үстергән. Соңрак Анубис Исида белән Осирис тәнен эзли, аны дошманнардан саклый, мифның кайбер юрамаларында - аны күмә, Осирис судында була[3]. Пантерага әверелгән Сетны Ходайлар яндырырга карар кылган, ә Анубис Сеттан тирене сала һәм үзенә кия. Аннан соң ул Осирисның изге урынына бара һәм кызган тимер белән тиредә үз тамгасын ясаган. Бу риваять турында истәлеккә Анубис-Имнут каһиннәре леопард тиресен уң җилкәсенә кидерткән[5].
Гелиополь каһиннәре Анубисның хатыны итеп Инпут Алиһәсен санаганнар[5], ул кайвакыт Анубисның хатын формасы итеп табынылган[7]. Аның ир туганы Бата булган, бу «Ике ир туган турында повесть»та чагылган булган. Анубисның кызы Кебхут булган[3][5][9].
Бик борын заманда Анубис Галәми илаһ булган һәм төнге караңгылыкның нинди дә булса фазасын чаылдырган, шуңа күрә көнбатыш — үлеләр торагы — аның патшалыгы булган[4]. Анубисның агачы булып тамариск саналган булган[11].
Соңрак периодта Анубис белән кара эт (Дуат Илаһларының берсе) Исдесны тәңгәл китергәннәр, ул Осирис турында риваятьтә Сетны эзләргә ярдәм иткән[5]. Греклар Анубисны Гермес белән тәңгәл китергәннәр (үлеләрне Теге дөньяга озатучы буларак)[9][10][12], кайвакыт Крон белән тәңгәл китергәннәр[5].
Функцияләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башта («Пирамидалар текстлары» буенча) Анубис Дуатта үлеләрнең бердәнбер судьясы булган, әмма бу югары вазифа Борынгы Патшалык вакытыннан (б. э. к. 3-енче меңьеллык ахыры) (үлгән фиргавен дип саналган) Осирис тарафыннан узурпацияләнгән булган, ул Анубисның "көнбатыш хөкемдары» (Хентиаменти), «көнбатышта булганнарның хөкемдары» титулларын алган. Анубис шул ук чорда үлгәннәрнең мумификациясе һәм күмү йолалары белән бәйләнә[4][5][9]. Нәкъ менә Анубис үлчәүләрнең көянтәсендә ук куелуын күзәткән һәм Маат каурые үлгәннең йөрәген тигезләткәнме әллә юкмы икәне турында карар чыгарган. Хикмәт Ходае Тот карарны кире кагусыз кабул иткән һәм шулай ук Гор Осириска эндәшүен нигезләгән Ходай киңәшләрен дә кабул иткән. «Борынгы Мисыр үлеләр Китабы»нда Анубис үлгәнне үлчәүгә китерүе еш сурәтләнгән, башка сурәтләрдә үлчәүләр шакал башы сыман башлык белән күрсәтелгән[4].
Анубис үленең тәнен бальзамирлауга һәм аның мумиягә әверелүенә әзерләгән. Аннан соң ул аңа кулларын куйган һәм үлене ахка («яктыртылган», «алкышлы»га) әверелдергән. Анубис күмү камерасында Горның балаларын тезгән һәм һәрберсенә аларның сагы өчен үлгәннең эчәкләре белән канопаны биргән[3][9]. Анубис үлеләрнең тәннәре турында кайгырткан һәм аларны Осирис җәннәте булган урынга ташлы Көнбатыш чүле буенча алып барган. Бу эштә аңа Илаһ - бүре Упуату («юлларны ачучы») ярдәм иткән [4].
Культ
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
XVII Мисыр номы Кас (юнанча Кинополь, «эт шәһәре»)[10] башкаласы Борынгы Мисыр тарихы дәвамында Анубис культы үзәге булган[5]. Египтологдао иртә периодта бу культның тиз һәм бөтен урында таралышын билгелиләр. Кайбер чыганаклар буенча «Хентиаментиу» шул Илаһка табынылган храмның урынының атмасы булып тора[7].
Антик әдәбиятта Анубис
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Плутархның «Исида һәм Осирис» әсәрендә Анубис Исида тарафыннан табылган һәм тәрбияләнгән Сет һәм Нефтида улы булган дигән трактовка китерелә[13]. Шулай ук ул Анубисны күк һәм җир асты өчен уртак Илаһ Геката белән чагыштыра; Анубис вакытны белдердә дип саный. Плутарх карашынча, Анубисның бер исеме югарыга омтылышны чагылдыра, ә икенчесе, Германубис (юнан телендә: Ἑρμανοῦβις), — түбән дөньяга омтылышны[4]. Германубис антик мифологиядә Гермес (борынгы грек мифологиясе) һәм Анубис (Борынгы Мисыр дине) кыяфәтен берләштергән [14][15], был сыном Осириса и Нефтиды и разделял обязанности Анубиса (проводник душ)[16].
Страбон искә алуынча Анубис — XVII (Кинополис) югары Мисыр номында хөрмәт ителгән Мисыр Илаһы[17]. Вергилий буенча Анубис Эней калканында сурәтләнгән[18]. Ювенал Борынгы Римда Илаһ табынуы турында искә ала[19].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Любкер Ф. Anubis // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / мөхәррир Ф. Ф. Зелинский, А. И. Георгиевский, М. С. Куторга et al. — СПб: Общество классической филологии и педагогики, 1885.
- 1 2 Анубис // Энциклопедический словарь / мөхәррир И. Е. Андреевский — СПб: Брокгауз — Ефрон, 1890.
- 1 2 3 4 5 Швец Наталья Николаевна. Анубис // Словарь египетской мифологии. — М.: Центрполиграф, 2008. — 256 с. — (Загадки древнего Египта).
- 1 2 3 4 5 6 7 8 Бадж Э. А. У. Древний Египет. Духи, идолы, боги = From Fetish to God in Ancient Egypt / Переводчик: Игоревский Л. А. — М.: Центрполиграф, 2009. — С. 204—206. — 480 с. — (Загадки древнего Египта).
- 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Иван Рак. Мифы и легенды Древнего Египта. — Стрекоза, 2013. — С. 101, 254, 257.
- ↑ Gryglewski, 2002, 145 бит.
- 1 2 3 Калып:Iw. Egyptian Mythology(ингл.). — Courier Corporation, 2012. — 352 p. — ISBN 0486122786, 9780486122786.
- ↑ (2018) «Interspecific gene flow shaped the evolution of the genus Canis». Current Biology 28 (21): 3441–3449.e5. DOI:10.1016/j.cub.2018.08.041. PMID 30344120.
- 1 2 3 4 5 6 Рубинштейн Р. И. Анубис / Ред. С. А. Токарев. — Советская энциклопедия. — М.: Мифы народов мира, 1991.
- 1 2 3 Анубис // Энциклопедия мифологии. // Гладкий В. Д. «Древнеегипетский словарь-справочник»
- ↑ Тураев Б. А. Рассказ египтянина Синухета и образцы египетских документальных автобиографий. — М: Товарищество скоропечатни А. А. Левенсон, 1915. — С. 4. — (Культурно-исторические памятники Древнего Востока).
- ↑ М. Корш. Краткий словарь мифологии и древностей. — СПб.: издание А. С. Суворина, 1894.
- ↑ Плутарх. Об Исиде и Осирисе 14; 44, см. Любкер Ф. Реальный словарь классических древностей. М., 2001. В 3 т. Т. 1. С. 127.
- ↑ Peacock, 2000, 437–38 (Hellenistic kingdom) битләр.
- ↑ Hermanubis. Babylon.com.
- ↑ Riggs, 2005, 166 бит.
- ↑ Страбон. География XVII 1, 40 (стр. 812)
- ↑ Вергилий. Энеида VIII 698
- ↑ См. Ювенал. Сатиры VI 534.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]рус телендә
- [[s:ЭСБЕ/{{{1}}}|{{{1}}}]] // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
башка телләрдә
- Freeman, Charles (1997), The Legacy of Ancient Egypt, New York: Facts on File, ISBN 0-816-03656-X.
- Gryglewski, Ryszard W. (2002), "Medical and Religious Aspects of Mummification in Ancient Egypt" (PDF), Organon, 31 (31): 128–48, PMID 15017968.
- Peacock, D. (2000), "The Roman Period", in Shaw, Ian, The Oxford History of Ancient Egypt, Oxford University Press, ISBN 0-19-815034-2.
- Riggs, C. (2005), The Beautiful Burial in Roman Egypt: Art, Identity, and Funerary Religion, Oxford and New York: Oxford University Press, ISBN 978-0-19-927665-3.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карарга мөмкин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Калып:Древнеегипетская религия
Калып:Животная символика египетских богов